16+

Йорт эшләрендә ир белән хатын-кыз арасында бүленеш булырга тиеш түгел?!

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда катнашучыларның 74 проценты шундый фикердә. Ә менә 17 проценты, өй эшен фәкать хатын-кыз гына алып барырга тиеш, дигән. Сезнең өйдә вазифалар бүленгәнме?

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда катнашучыларның 74 проценты шундый фикердә. Ә менә 17 проценты, өй эшен фәкать хатын-кыз гына алып барырга тиеш, дигән. Сезнең өйдә вазифалар бүленгәнме?

Тимур Закиров, Казан:

- Вазифалар бездә бүленмәгән. Кемнең вакыты бар, кемнең мөмкинлеге бар - шул эшли. Урын-җирне җыештыру, ашарга пешерү генә хатын өстендә. Идән дә, савыт-саба да юам, тәрәзә пәрдәләрен дә салдырып юып куйган бар.

Гөлчәчәк Мөбарәкшина, Балык Бистәсе, Иске Арыш:

- Ирем күрше районга йөреп эшли. Ул өйдә булмагач, бакча да, абзарда да бөтен эш минем өстә. Терлеген дә карыйм, тиресен дә түгәм. Ирем кайткач, бу эшләр аның өстенә кала. Мин өйдә юкта ашарга да пешерә, савыт-сабаны да юып куя.

Харис Һадиев, Балтач, Арбор:

- Өйдәге эшләр, бакчадагылар бүленмәгән. Чәй эчкән чынаягымны, ашаган тәлинкәмне үз артымнан юып кую гадәтем бар. Савыт-саба юуда проблема күрмим. Зуррак, җаваплырак эшләрдә ир-ат башлап йөрергә тиеш дип саныйм. Өй төзеп чыкканда бөтен оештыру эшләре минем өстә булды. Чын ир-ат эшенә хатын-кыз катышканны гомумән яратмыйм.

Фото: shkolazhizni.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading