16+

Юллама тарихыннан: Рөстәм Миңнеханов узган елларда нәрсә турында сөйләде?

2010 ел - икътисадны үстерү һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча төп бурычлар билгеләү. - Бүген барыбыз алдында да бөек татар телебезне саклап калу, аны камилләштерү, киләчәк буыннарга бай һәм матур мирас итеп калдыру җаваплылыгы зур бурыч булып тора. Әлбәттә, балалар бакчаларында да һәм башлангыч мәктәпләрдә дә туган телне өйрәнүгә...

Юллама тарихыннан: Рөстәм Миңнеханов узган елларда нәрсә турында сөйләде?

2010 ел - икътисадны үстерү һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча төп бурычлар билгеләү. - Бүген барыбыз алдында да бөек татар телебезне саклап калу, аны камилләштерү, киләчәк буыннарга бай һәм матур мирас итеп калдыру җаваплылыгы зур бурыч булып тора. Әлбәттә, балалар бакчаларында да һәм башлангыч мәктәпләрдә дә туган телне өйрәнүгә...

2010 ел

- икътисадны үстерү һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча төп бурычлар билгеләү.
- Бүген барыбыз алдында да бөек татар телебезне саклап калу, аны камилләштерү, киләчәк буыннарга бай һәм матур мирас итеп калдыру җаваплылыгы зур бурыч булып тора. Әлбәттә, балалар бакчаларында да һәм башлангыч мәктәпләрдә дә туган телне өйрәнүгә без барлык шартлар тудырырга тиеш.


2011 ел

- 2012 елда хәзерге Татарстан Республикасы Конституциясенең 20 еллыгын билгеләп узачакбыз. Аны кабул итү үсешебезнең яңа тарихи этабында төп вакыйга булды. Татарстанның Россия дәүләтен федерализм принципларында төрле яклап ныгытуны һәрвакыт яклавы принципиаль әһәмияткә ия. Федераль үзәк белән шартнамәле мөнәсәбәтләр вакыт сынавын узды, законнарда беркетелде һәм тормышыбызның аерылгысыз өлешен тәшкил итә.
- Кызганычка, республика мәгариф стратегиясен гамәлгә ашыруда системалылык, мәсьәләләрне төптән уйлап эшләү, беренче нәүбәттәге чараларны тормышка ашыруда тиешле темплар җитми әле. Мәктәпләрдә телләр өйрәтүнең сыйфатына карата ата-аналар тарафыннан нигезле дәгъвалар белдерелә. Аерым алганда, бу татар телен өйрәтүдә кебек үк, рус телен өйрәтүдә дә яңа мәгариф технологияләрен кертүгә кагыла.
- Авылда тормыш үзенчәлеген саклап, җитештерү күләмнәрен һәм нәтиҗәлелеген арттыру максатларында эшкуарлыкка булышлык итү аерым әһәмияткә ия.


2012 ел

- Республиканың иҗтимагый-сәяси үсешенә илдә бара торган сәяси реформа зур йогынты ясый. Сәяси партияләр спектры киңәя, аларның җәмәгать тормышында катнашуы арта бара. Демократик процедураларның роле үсә, аларга һаман саен күбрәк гражданнар җәлеп ителә. Гамәлдә яңа сәяси чынбарлык формалаша.
- Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы ачылыр көн җитәчәк вакытны санау башланды. Универсиада уздыру - Татарстан тарихында һәм аның үсешендә гаять әһәмиятле вакыйга, мөһим чор. Казан бу көннәрдә дөньяның спорт башкаласына әвереләчәк. Универсиаданы иң югары халыкара стандартлар дәрәҗәсендә уздыру - безнең бурычыбыз.


2013 ел

Татарстанның эчке һәм тышкы хәле. Анда яңгыраган төп фикерләр:
лизинг компанияләренә түгел, үзебезнең товар җитештерүчеләргә булышырга кирәк;
- югары технологияле медицина җиһазлары тәүлек әйләнәсе эшләргә тиеш;
- сыйфатсыз һәм нәтиҗәсез эшләүче торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләрен бу эштән алырга кирәк;
- Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү стратегиясенә төзәтмәләр кертеләчәк.


2014 ел

Төп фикер - икътисадны үстерү
Татарстан мөстәкыйль үсеш алачак - без Көнбатышка карамыйбыз, үзебезгә ышанабыз!
Язучыларга, яшь авторларга игътибарны арттырырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә балалар әдәбиятын һәм халыкара элемтәләрне үсешенә юнәлтелгән проектларга ярдәм итәргә кирәк.
Парк һәм скверларны яшелләндерү, территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре.


2015 елда

Төп тема - импортны алыштыру
- Республикабыз гына түгел, без барыбыз да үзгәрдек. Тагын да бердәмрәк, көчлерәк, тәҗрибәлерәккә әверелдек, үз-үзебезгә ышанычыбыз һәм горурлыгыбыз артты.
- Бүгенге көндә сәламәтлек шәхеснең социаль үзенчәлеге булып тора, ул кешегә аның конкурентлылыкка сәләтлелеген, һөнәри актив гомеренең озынлыгын һәм, ахыр чиктә, матди җитешлеген тәэмин итә.
Сәламәт булу модага керергә тиеш!


2016 елда

- Гомер-гомергә гаилә җәмгыятьнең нигезе булып тора. Республикабызда күпбалалы һәм тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең ишәюе гаять куанычлы хәл. Соңгы елда гына да аларның саны 2 меңгә артты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading