16+

Залесный бистә­сендә яшәүчеләр: «Безгә яхшы юл кирәк»

Тукталыштан Залесный бистә­сендәге мәдәният йортына бару бер газапка әйләнде. Юл тар, ике яктан койма белән уратып алынган, ике машина кара-каршы очрашса, үтәрлек түгел. Җитмәсә, язын, җәен, көзен пычрак.

Залесный бистә­сендә яшәүчеләр: «Безгә яхшы юл кирәк»

Тукталыштан Залесный бистә­сендәге мәдәният йортына бару бер газапка әйләнде. Юл тар, ике яктан койма белән уратып алынган, ике машина кара-каршы очрашса, үтәрлек түгел. Җитмәсә, язын, җәен, көзен пычрак.

Җәяүлеләр өчен тротуар да ясамаганнар. машиналар еш кына пычрак чәчрәтеп уза. Бәлки бу урамга машиналар кермәслек итеп махсус юл билгесе куярга кирәктер. Берсендә бозлавыклы вакытта бер бала, тыкрыктан барганда аягы таеп китеп, чак машина астына керми калды. Бер әби егылып, пычракка батып беткән иде. Клубка еш кына балалар, пенсионерлар йөри. Берничә метр юлга асфальт салырга әллә ни зур чыгымнар да кирәк түгелдер. Җитәкчелектән Залесный бистәсендә тукталыштан мәдәният йортына илтә торган юлны төзекләндерүне сорап, «Шәһри Казан» газетасы аша мөрәҗәгать итәргә булдык.


Мәдәният йортына йөрүче әби-бабайлар исеменнән, Гүзәл Гыйбадуллина.


Без бу мәсьәлә уңаеннан Киров һәм Мәскәү районы хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Районның матбугат үзәге җитәкчесе Екатерина Ямбаршева аңлатуынча, Залесный бистәсендә дә, Казанда да ремонт таләп иткән юллар бар. Кызганычка, быелга финанс чыгымнары җитәрлек булмау сәбәпле, бар урында да юлларны төзекләндерү мөмкин түгел. «Әмма укучыларның үтенечен, ягъни Осиновский тыкрыгын ремонтлауны 2018 елга юл төзелешләре программасын формалаштырганда исәпкә алачакбыз», - диде Екатерина Ямбаршева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading