16+

Үзебез белгән кебек

Без инде бик белемле булып сөйләшергә яратабыз. Дипломнар белән уйнап карыйбыз. Кайчагында: «Әй, шуны да белмисеңмени?!» - дип җиффәрәбез. Үзебезнең белемле булудан тәм табып яшибез, кыскасы.

Үзебез белгән кебек

Без инде бик белемле булып сөйләшергә яратабыз. Дипломнар белән уйнап карыйбыз. Кайчагында: «Әй, шуны да белмисеңмени?!» - дип җиффәрәбез. Үзебезнең белемле булудан тәм табып яшибез, кыскасы.

Менә мин дә әллә нәрсәләр беләмдер кебек. Әллә кайда китмичә генә, барыбызга да таныш булган нәрсәне алыйк әле. Җир. Җирнең түгәрәк икәнен беләм. Аның кояш тирәли әйләнүен. Кояш системасында зурлыгы буенча өченче урында торган планета икәнен. Тагын әллә нәрсәләр.

Теләсә кем теләсә кайчан уятып сорасын, мин күз дә йоммыйча җавап бирә алам: «җир түгәрәк... һ.б., һ.б...» һәм уятып сораган кеше дә бу сүзләрне дөрескә исәпләп: «Вәт, маладис!» - дип баштан сыйпарга мөмкин. Баштан сыйпамаса да гаепләп булмый, моны белүче бер мин генә түгел ич. Бөтен кешенең дә башын сыйпый башласаң, гомерең җитмәс.
Без күп нәрсәләрне беләбез. Сорасалар, сорамасалар да, кеше маймылдан яралган дип җавап бирәбез. Бергә берне кушсаң, ике була дибез... Без - белемле кешеләр.

Әмма кайчак мин шикләнеп куям. Белемме соң бу? Менә дини китаплар бар, аларда адәм туфрактан яратылган, диләр. Җирне яссы дип сурәтләгәннәре дә бар. Кит балыгы сыртында яки үгез җилкәсендә тора дию бар. Һәм дингә бирелүчеләр моңа ышана. Алар өчен җир чынлап та үгез сыртында тора. Тик без инде яхшы аңлыйбыз, алар - надан, һәм болай дип әйтүләре бер нигезсез, бу белем түгел, бары тик ышану гына.
Ә без беләбез...

Тукта, ә мин кайчан күрдем әле Җирнең түгәрәк икәнен? Аның әйләнәсен соңгы тапкыр кайчан үлчәп карадым? Кояш системасына чыгып Җирнең зурлыгын башка планеталар белән чагыштырып йөргәнгә дә хәтсез вакыт узган бугай. Чава-то, хәтердә түгел. Бәлки ул арада тагын берәр планета зуррак булып үсеп киткәндер?

Бактың исә боларның берсен дә күргәнем юк икән бит. Әлбәттә, кемнәрдер күргәндер инде, кемдер тикшергәндер. Шул күргән кешеләр сөйли торгандыр. Ә мин алар сүзенә нигезләнәм, аларга ышанам. Бәй, шулай булгач, минем «беләм» дип уйлаган нәрсәләрем дә чын гыйлем түгел, ә ышану гына булып чыга.

Дини кешегә әйтәләр: «Менә җир яссы, ул үгез җилкәсендә тора, җир читенә чыгып аяк салындырып утырырга мөмкин», - диләр. Ул шуңа ышана. Ә миңа әйтәләр: «Җир түгәрәк. Бернинди үгез дә юк. Ул кояш тирәли әйләнә», - диләр. Мин шуңа ышанам. Ышанмый да булмый. Үгезе юк та юк инде аның. Булса, әллә кемнәр суеп саткан булыр иде. Җир тиклем җирне җилкәсендә тотарлык булгач, ите ничава чыга дигән сүз бит инде ул үгезнең. Ә итнең бәясе әнә күпме тора!

Ярый, чурт с ним инде ул үгезе белән. Ә чынлыкта бит дини кешенең ышанулары да, безнең «белем» дә бер үк нәрсәгә нигезләнгән. Кеше сүзенә ышану ул. Һәр ике очракта да без үз акылыбыз белән ирешкән нәрсәләрне түгел, ә кемдер әйткәнне сөйлибез. Сөйләми дә булмый. Дәшмәсәң, надан дип уйлаулары бар. Ә чынлап та җир түгәрәкме икән, әйләнәсе күпме икән дип тикшеренеп йөрергә берәүнең дә җилкәсе кычытып тормый.

Шуңа күрә безнең һәр өлкәгә кагылышлы сорауларга җавап әзер. Үз акылыбыз белән ирешкән җавап түгел, әлбәттә. Кемнәндер ишеткән җавап. Фәлән фәннәр академигы Фәлән Фәләнов авызыннан ишетелгән сүзләр. Бездә әле сорау туганчы ук башыбызга сеңдерелгән сүзләр.
Һәм без уйлап та тормый җавап бирәбез. Үзебез белгән кебек.
Фото: basik.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading