16+

“Зиратка кем беренче керә?”

Җәйге каникул вакытында, балдан татлы оныклары өчен җаннарын ярып бирергә әзер торган мәрхәмәтле, юмарт әби- бабайлары янына Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән, Сургуттан, Төмәннән, тагын әллә кайлардан авылга кайтып тулган бер көтү “шәһәр шалапайлары”, таңнан төнгәчә эштән башлары чыкмаган, ана телен су урынына эчүче, инсафлы гади авыл балаларыннан, үтерически заманча тышкы кыяфәтләре, үзенчәлекле кыланмышлары белән аерылып торалар иде.

“Зиратка кем беренче керә?”

Җәйге каникул вакытында, балдан татлы оныклары өчен җаннарын ярып бирергә әзер торган мәрхәмәтле, юмарт әби- бабайлары янына Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән, Сургуттан, Төмәннән, тагын әллә кайлардан авылга кайтып тулган бер көтү “шәһәр шалапайлары”, таңнан төнгәчә эштән башлары чыкмаган, ана телен су урынына эчүче, инсафлы гади авыл балаларыннан, үтерически заманча тышкы кыяфәтләре, үзенчәлекле кыланмышлары белән аерылып торалар иде.

Кенәри койрыгы төсләренә буялган чәчләре, “эракиз”рәвешендәге прическалары, тезе ертык шортиклары, артына чит телдә нидер язылган, алдына кеше башлары, шыксыз скелетлар төшерелгән футболкалары, йоклаганда да кулларыннан төшмәгән кыйбатлы айфон-айпадлары, берничә телдәге сүзләрне катыштырып, шуңа сленг өстәп җибәрелеп, чуртым да аңламас дәрәҗәдә бозылган үзенчәлекле сөйләмнәре теләсә кемне аптырашка калдырырлык, шаккатып тел шартлатырлык иде.

Күпчелеге әби-бабасын ихластан сагынып, җәй буе табигать кочагында рәхәт чигәргә, кабыргаларын кояш пешерә башлаганчы туйганчы йоклап, көнозын тырай тибеп, иреннәре зәңгәрләнгәнче су коенып, күлдә балык сөзеп, тәмле ашап, рәхәт чигәргә өметләнеп кайткан иде. Кайберләренең ипотека сазлыгында изаланучы, очын- очка ялгап азап чиккән әти-әниләре, җәйге лагерьларга юлламалар сатып ала алмаганга, газиз балаларын ирексезләп авылга кайтарып куюы сер түгел. Ул-кызларыбыз үзебез эштә чакта кайнар асфальт тузанын йотмасын, ыслы кала һавасын сулап интекмәсен, урам әләм-әтрәкләренә ияреп, шикле эшләр эшләп, бәлагә тарымасын, дигән изге теләктән чыгып, бу юлны сайлаулары гаҗәп мени?

Олылар мәҗбүр иткәнгә генә авылга кайтып, туганнары янында бушлай каймаклы катык чөмереп, парлы сөт эчеп, витаминлы җиләк-җимеш, бәрәңге-кишер, эсвежи йомырка ашап, укырга кергәнче аз булса да хәл җыярга, саф һава сулап сәламәтлеген ныгытырга тиешлекләрен белсәләр дә, салага кайткан мәлләрендә борыннары салынган, сөмсерләре коелган иде. “Мәҗбүриләп сөргенгә сөрелгән хокуксыз затлар” кебек хис итүләре аксыл чырайларына, тар маңгайларына язылса да, үзләренең эчке халәтен гади “авыл гыйбадларына“ сиздермәскә, бирешмәскә, үзләрен бер башка өстенрәк тотарга тырышалар иде.

Көтү кайтып, сыерлар савылгач, эре мал туарны авыл башындагы чирәмлеккә алып чыгу гадәте бар. Авылның бөтен бала-чагасы, яшүсмерләре бергә җыелышып, сыерлар утлаган арада күмәкләшеп нинди генә уеннар уйнамый! Мәзәк хәлләр, тузга язмаган ярыш-бәйгеләр, уеннан уймаклар да булып куйгалый. Гадәттә, авыл балаларын санга сукмыйча, борын чөеп йөрүче каладан кайткан үсмерләр: Илгиз,Тәфкил, Мәҗит тә ул көнне кичке уенга төште. Авылныкыларның әйдәманы саналган Рузил: “Егетләр, әйдәгез бүген кайсыбызның куш йөрәкле икәнлеген ачыклыйбыз. Кем дә кем төн уртасында зиратка кереп, курыкмыйча, аны аркылысын буйга әйләнеп чыга ала, шуңа мәрхүм бабакайдан калган чып-чын “Батырлык ордены”н тапшырам”, - димәсенме? “Зиратка кем беренче керә?” дигән сорау гына һавада эленеп калды.

- Анда төнлә өрәкләр чыга бит, куркыныч... Утлы күзләре шар кебек янып тора, ди. Тотып алып, аска сөйрәп алып төшеп китсәләр, - диештеләр. Тәфкил бу сүзләрне ишеткәч, шаркылдап көләргә кереште:
- Слабаклар икәнсез! Унбиш минуттан Боевой Орден абзагызныкы булачак! - дип, зур-зур атлап, зиратка кереп китте. Ярты сәгать көттеләр Тәфкилне, кырык минут узды, бер сәгать. Ул чыкмады. Үсмерләр: “Безне алдап, икенче яклап чыгып сызган имансыз”, - дип, “ышанычсыз качкынны” җыйнаулашып сүктеләр дә, өйләренә таралыштылар.

...Бу вакытта Тәфкилнең хәле чыннан да мөшкел икәнлеге башларына килмәде. Зират эченә кереп, куе агачлар арасыннан берничә адым атлавы булды, каяндыр, җир астыннан: “Нигә терәлеп каттың? Әйләнә буенча шуыш диләр сиңа! Приказ бирәм!” - дигән тонык тавыш ишетелде. Үсмернең куркуыннан коты ботына төште. Тез буыннары калтыравын җиңәргә тырышты. Куркыныч команда авазы кабаттан яңгырагач, чыклы үләнгә сузылып ятты. Кай якка, ник шуышканлыгын аңларлык хәлдә түгел иде ул. Өрәкнең ачуын чыгармас өчен, бары тик астан яңгыраган командага гына буйсынды. Хәлдән таеп туктарга гына җыенуы була, янәдән: “Ползешь что-ли! А, ну-ка, слушай мою команду!” - дигән боерулы тавыш ишетелә.

Бәхеткә, авылда таң әтәчләре кычкырды. Җәйге таң нурлары чыклы үләннәрне, агач яфракларын сыйпап узды. Өрәкнең тавышы тынды. Ни булса - шул булыр, - дип, Тәфкил тәвәккәлләп торып басты. Аның аяк очында гына диярлек, балчыгы ишелеп, убылган борынгы кабер чокыры төбендә авылның мәңге айнымас бәндәсе – “Душман” кушаматлы Хиразетдин әзи бөгәрләнеп йоклап ята иде. Исерек килеш адашып зиратка кереп, чокырга мәтәлгән салмыш бәндәнең Әфган сугышында контузия алып, башы авышкалап куя торган гадәте барлыгын авылдашлары белсә дә, кала малаена бу мәгълүм түгел иде шул. Бичара сугыш инвалидының “әсирлектән” чыгар юлны тапмаганга, үз-үзенә приказлар биреп ятканлыгын Тәфкил каян белсен соң?

...Үсмергә орден тәтемәсә дә, “Куш йөрәк” кушаматы тагылып калды.

Хәмидә Гарипова

Казан 
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading