Җир йөзендә төрле авырулар, эпидемияләр бар, шулар аркасында халык саны кими бара. Аларның күбесе кешенең физик халәте белән бәйле, әмма психологик характердагысын да онытырга ярамый – соңгы елларда ышанычсызлык эпидемиясе тамыр җәя.
Халык сәясәтчеләргә, җитәкчеләргә, журналистларга гына түгел, бер-берсенә дә ышанмый. Бүгенге җәмгыятьтә кемне дә булса алдау һәм шуннан тәм табу күренеше чәчәк ата. Башкаларны алдарга, аларның аңы белән идарә итәргә өйрәтүче китаплар бихисап, алдау ысуллары төрлечә пропагандалана, төрле төркемнәр оештырып, алдау серләренә төшендерүчеләр дә җитәрлек. Бер-береңне алдау – ашау-эчү, йоклау, сулау кебек гадәти нәрсәгә әйләнде, аңардан башка яши дә алмабыз кебек. «Хәйләсез дөнья – файдасыз» дигән әйтеме дә бар әле.
Россиядә ике кешенең берсе әйләнә-тирәсендә ышанырлык кеше аз яки бөтенләй юк дип исәпли. Ә өчтән беренең фикеренчә, ышанычны акларлык кешеләр саны азайган. Коллегаларга ышаныч – 25, дусларга 18 процентка кимегән. Кеше иң беренче чиратта гаиләсенә, якыннарына, туганнарына ышана, әмма бу күрсәткеч тә хәзер 12 процентка азрак икән. Кемгә генә ышанырга кала соң? Институтларга ышаныч бик түбән. Соңгы 15-20 елда, тикшеренүләрдән күренгәнчә, халык түрәләргә, судларга, сәламәтлек саклау системасына ышанмый. Бу тикшеренүләрнең нәтиҗәләренә ышансаң, алар шундый нәтиҗәгә килгән.
Әмма тагын да куркынычрагы – шәхесара ышанмаучанлык, без ышанычсыз җәмгыятькә әверелә барабыз. Кемгәдер сереңне сөйлисең икән, ул, һичшиксез, өченче кешегә барып ирешәчәк, аннан соң дүртенчесенә – чыбыксыз телефон һәрчак яхшы эшли. Шундый хәлгә юлыгып бер кат авызы пешкәч, кеше нәрсә дип читләргә серен ачып салырга тиеш? Начарлары белән беррәттән, яхшы кешеләргә дә ышаныч югала. Тәҗрибәлеләр күпмедер дәрәҗәдә яхшыдан яманны аера аладыр әле, ә яшь буын үз эченә бикләнә, җәмгыятьтән читләшә, бары тик үз-үзенә генә ышана, кайберсе үзенә дә ышанмый башлый. Үз дөньясында гына яшәгән кешенең тирә-юньдәге вакыйгаларга исе китми, аның тәрәзәсенә пәрдәләр корылган, тимер ишекләр бикләнгән. Дөньяның асты өскә килсә дә, ул күзәтүче ролендә генә булачак, ярдәм кулы сузу, кеше хәленә керү дигәне башына кереп тә карамаячак, үз башына төшкәнче, әлбәттә...
Әлеге эпидемия аерым бер илдә генә бармый, ул теләсә кайсы дәүләттә бар, күп очракта аны сәясәтчеләр үзләре үк китереп чыгара. Кешеләр бер система булудан туктый, ә бердәмлектә – көч, дип юкка әйтмәгәннәр югыйсә. Бу мәшәкатьне эпидемия дип атау бер дә арттыру түгел, ул күбәя, тарала бара, Җир йөзендә аның белән маңгайга-маңгай килеп бәрелмәгән бер генә кеше дә юк. Күп авырудан дәва бар, ә бу очракта нәрсәгә өметләнергә? Бер-береңә ышаныч булганда, авыру чигенәчәк, әмма тагын бер тапкыр өметең акланмаганда, ышаныч уен картасыннан өелгән өй кебек җимерелеп төшәчәк, ә кабаттан аны төзү мөмкин булмый инде. Без башкалардан ярдәм көтәбез, кемгәдер өметләнәбез, ә үзебез һәрчакта да ярдәмгә ашкынабызмы соң? Бәлки башкаларга ярдәм күбрәк кирәктер? Әмма «нишләп соң әле мин?» дигән корт эчтән тынгылык бирми, көнчелек, хөсетлек утында көйдерә. Ышанычсызлар җәмгыяте битарафлар җәмгыятенә әверелә бара. Бу урында бәлки җәмгыять дию дөрес тә түгелдер? Без бөтен нәрсәгә битараф булган хайван көтүенә әверелә барабыз.
Әлеге эпидемиядән котылу юлы бармы? Бер варианты – Җир йөзен тулысынча пычратып, бөтен нәрсәне җимереп бетергәнче бер-береңне төп башына утыртып калдыру ярышын финиш сызыгына хәтле җиткерү. Шуннан соң адәм баласы үткәннәрне уйлап, яхшы нәрсәләрне искә төшереп, нәрсәнедер үзгәртергә тотыныр бәлки? Без бит гел эш эшләнгәч кенә уйланабыз, югалткач кына юксынабыз, нәрсәгәдер үкенгән булабыз. Ә хәзергә әле без бер-беребезне алдау белән мәшгуль һәм ул безгә бик кызык тоела. Әмма һәрбер кызык өчен, иртәме-соңмы, түләргә туры киләчәк һәм ул исәп-хисап кәгазе тоткан официант кыяфәтендә килмәячәк, алдап булмас аны...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар