16+

Партияләр үзара намуслы көндәшлеккә әзерме?

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында “Бәйсез җәмәгатьчелек мониторингы” ассоциациясе экспертлары, Бөтенроссия партияләренең төбәк бүлекләре һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында “түгәрәк өстәл” булды. Сайлаучылар мәнфәгатен ничек яхшырак якларга? Бу сорау һәр партиягә кагыла.

Партияләр үзара намуслы көндәшлеккә әзерме?

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында “Бәйсез җәмәгатьчелек мониторингы” ассоциациясе экспертлары, Бөтенроссия партияләренең төбәк бүлекләре һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында “түгәрәк өстәл” булды. Сайлаучылар мәнфәгатен ничек яхшырак якларга? Бу сорау һәр партиягә кагыла.

Россиядә сентябрь аенда Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрелү уңаеннан, сәяси көндәшлек темасына фикер алышу барды. Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева үзенең кереш сүзендә әйткәнчә, сайлауларда көндәшлек мәсьәләсен Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Максим Григорьев күтәреп чыккан.
— Сайлаучылар мәнфәгатен ничек яхшырак якларга? Бу сорау һәр партиягә кагыла. Башкарылган эшләр сүздән яхшырак,- диде Зилә Вәлиева.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин белән “Бәйсез җәмәгатьчелек мониторингы” ассоциациясенең төбәк координаторы Рафаэль Фәхретдинов партияләр арасындагы көндәшлекнең халык өчен файдага булсын, дигән фикерне алга сөрделәр. “Роста партиясе” әгъзасы, Казан шәһәр Думасы депутаты Михаил Кузнецов та:”Мин эшкуар булганлыктан, бизнестагы көндәшлекне яхшы аңлыйм. Көндәшлек сыйфатны яхшыртуга этәрә. Патрияләр арасындагы көндәшлек тә халыкка файдага булсын”,-дип әйтте. ЛДПР партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев:”Татарстанның Иҗтимагый палатасы сайлауларга җәмәгатьчелек күзәтүчеләре оештырып, әһәмиятле эш башкара. Кандидатлар законнарны бозмасын, без барыбыз да Татарстанда яшибез һәм Татарстанның үсеше өчен тырышабыз”,-диде. “Новые люди” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Юлия Костяева да сайлауларда законнарның өстенлеген искәртте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Юрий Бикеев сайлауларда халыкка буш вәгъдәләр бирүнең мәгънәсез һәм нәтиҗәсез пропаганда икәнлеген бәян итте.

Фикер алышуларга йомгак ясаганда Зилә Вәлиева белән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков “сайлау алды көндәшлеге башланды инде, әмма партияләр арасында үзара хөрмәт булсын, сайлау кампаниясе законлы узсын” дип, халык өчен хезмәткә чакырдылар. Партияләр вәкилләре намуслы көндәшлекне хупладылар. Сүзләрендә торырлармы? Монысын вакыт күрсәтер.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading