16+

Алар кулында кеше гомере (ФОТОЛАР)

Кеше бәла-казага тарыганда, беренчел ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт аларның эшләре. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларына, көн дәвамында гаиләләрен, үзләрен онытып, кеше гомерен саклап калу өчен көрәшергә туры килә. Бу һөнәрне үзләштерү өчен зур һәм батыр йөрәкле булырга кирәктер. Әнә шундый яшь егет һәм кызлар Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә белем ала.

Алар кулында кеше гомере (ФОТОЛАР)

Кеше бәла-казага тарыганда, беренчел ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт аларның эшләре. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларына, көн дәвамында гаиләләрен, үзләрен онытып, кеше гомерен саклап калу өчен көрәшергә туры килә. Бу һөнәрне үзләштерү өчен зур һәм батыр йөрәкле булырга кирәктер. Әнә шундый яшь егет һәм кызлар Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә белем ала.

Бу - республикада коткаручылар әзерләүче бердәнбер уку йорты. Укучыларның барысы да хәрбиләр кебек махсус формадан йөри. Элек мин бу һөнәрне бары егетләр генә сайлый дип уйлый идем. Укучыларның яртысы кызлар булуы шаккатырды. Алар да егетләр белән бертигез дәрәҗәдә нормативлар бирә, физик һәм рухи көч туплый.



18 яшьлек Кристина Морозкина да кечкенәдән коткаручы булырга хыялланган. Бүген ул - республиканың иң яхшы студент-коткаручысы. Әле күптән түгел командасындагы дүрт егет белән «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионатының төбәк этабында җиңү яулап кайттылар. 16 мартта исә аларны Мәскәүдә тагын бер сынау көтә.

- Бу һөнәр миңа бик кызык булып тоелды. Егетләр кебек, мин дә корал белән җенләнәм. Укуның теоретик өлеше аеруча да җиңел бирелә. Елына ике тапкыр ГТО нормалары тапшырабыз. Иң авыры - физик әзерлек нормативлары тапшыру. Әйтик, республика чемпионатында миңа барлык эшләрне дә егетләр белән бертигез дәрәҗәдә башкарырга туры килде. Тау­га менү кебек күнегү дә авыр бирелә. Егетләр белән кызлар эше бер генә җирдә аерыла: егетләр юл һәлакатеннән соң машинадан кешене чыгарырга тиеш булса, җәрәхәт алучыга беренчел ярдәмне мин күрсәтергә тиеш. Бу эшкә барлыгы 8 минут вакыт сарыф ителергә тиеш. Коткаручы формасын кию буенча да ярыш бар. Аны «бишле»гә бирү өчен 21 секунд вакыт бирелә, - ди Кристина.

Вазифасы авыр булуга карамастан, ул тормышын коткару эшенә багышламакчы.

Башка һөнәри белем бирү учреждениеләрендәге кебек үк, биредә дә «WorldSkills» стандартлары буенча укыталар. Шуңа да алар янгын сүндерүчеләрнең махсус күнекмәләрен ел дәвамында яхшы үзләштергән. Ләкин һәр уку йортындагы кебек биредә дә чемпионатка әзерлек эшләрендә җиһазлар җитми икән.



- Безнең көллияттә янгын сүндерүчеләр өчен каршылыклы полоса юк. Лабиринттан чыгу, торбадан төшү, җимерек күпердән бару, асылмалы баскычтан менү кебек һәр биремне аерым өйрәнәбез. Юл һәлакәтеннән соң кешене җимерек машинадан дөрес итеп чыгара белергә дә кирәк. Аны өйрәтү өчен, укучыларга иске «Волга» машинасын көйләдек. Алар аны аркылыга-буйга тураклап бетерде инде, - ди укытучылары, республика буенча «WorldSkills» чемпионаты эксперты Игорь Мамкин.

Аның сүзләренчә, «WorldSkills» чемпионаты - укучыларга яхшы эшкә урнашу мөмкинлеге.

- Быелдан Татарстанның Мә­гариф һәм фән министрлыгы урта һөнәри белем бирүче уку йортларында имтиханнарны «WorldSkills» стандартлары буенча тапшырырга мәҗбүр итте. Бу исә һәр укучының белем дәрәҗәсе Европа стандартына тиң булырга тиеш дигән сүз. Ә чемпионатның үзендә катнашучыларга махсус сертификат тапшырыла. Ул исә студент алдында күп кенә зур оешмаларның ишеген ача, - диде Игорь Мамкин.

«WorldSkills»ның тө­бәк­ара этабында 15 команда көч сынашачак. Биш җиңүче Краснодарда Россия этабын уза. Ил күләмендә җиңгән команда Абу-Даби шәһәренә халыкара чемпионатка юллама алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading