Элек урта һөнәри белем бирә торган уку йортларына «өчле капчыклары» гына укырга керә дигән фикер яши иде. Республикага 2012 елда килгән «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионаты агымы бу карашны капма-каршы якка үзгәртте. Хәзер көллият, техникум тәмамлаган яшь белгечләр инглиз телен су кебек эчә, чит ил стандартлары буенча эшли, дөньяның теләсә кайсы...
Скопировать ссылку
Элек урта һөнәри белем бирә торган уку йортларына «өчле капчыклары» гына укырга керә дигән фикер яши иде. Республикага 2012 елда килгән «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионаты агымы бу карашны капма-каршы якка үзгәртте. Хәзер көллият, техникум тәмамлаган яшь белгечләр инглиз телен су кебек эчә, чит ил стандартлары буенча эшли, дөньяның теләсә кайсы...
Дәрәҗә дә, җаваплылык та
Чемпионат стандартлары кертелгәннән бирле, республика һөнәри белем бирү учреждениеләренең биналары, материаль-техник базасы да саллыланды. «WorldSkills» стандартлары буенча белем бирә торган 20 ресурс үзәк булдырылды. Аларны ачу өчен, республика бюджетыннан өч миллиард сум акча тотылды. Тагын шундый биш үзәк ачарга уйлыйлар. Моның өчен 670 миллион сум акча бүлеп бирелгән, 107 миллион сумга аны техник яктан җиһазландыру каралган.
Үзәкләр Казанда гына түгел, ә республиканың социаль-икътисади яктан мөһим булган районнарында да урнашкан. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сүзләренчә, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга шәһәрләрендә дә урта һөнәри белем бирә торган уку йортлары көчле.
- Җиһазландыру, техник базаны карасак, Казан алардан бераз артта да кала әле. Бу уку йортларына белгечләр әзерләргә зур оешмалар ярдәм итә, - ди Андрей Поминов.
Якын киләчәктә мондый үзәкләр республиканың барлык төп һөнәри уку йортларында булдырылачак.
Мөмкинлекләре чикле булганнарның үз эшче һөнәрләр чемпионаты бар. Ул Абилимпикс дип атала. Ишетмәүчеләр яки начар ишетүчеләр үзара DeafSkills чемпионатында көч сынаша. Ул беренче тапкыр быел апрель аенда Казанда узды.
Май аенда Краснодар шәһәрендә узган WorldSkills Russia чемпионатында Татарстан ил буенча гомум медаль зачетында II урын яулады. Республика командасы 16 алтын, 8 көмеш, 7 бронза, 10 «Осталык өчен» медаленә ия булды.
Тагын бер дөнья чемпионаты
2019 елның 17-22 август көннәрендә безне чираттагы дөнья чемпионаты көтә. Казан WorldSkills Championship халыкара эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итәчәк. Республика бу хокукны 2015 елда Париж белән Шарлеруа шәһәрләрен уздырып яулады.
Чемпионатка кадәр тагын ике ел вакыт булуына карамастан, Казан инде кунакларны кабул итәргә әзерләнә. Аны үткәрү өчен «Казан» халыкара аэропорты янындагы 74,8 гектар җирдә «Kazan Expo» үзәге төзелә. 2018 елның язында анда инде төбәкара, ил күләмендәге ярышларны үткәрергә уйлыйлар. Бу чемпионатка кадәр безгә ил буенча беренче урынга күтәрелергә кирәк, дигән максат куйган республика җитәкчеләре.
- Республика бүген IT юнәлешендә - лидер. Быел декабрьдә Иннополис шәһәрендә «Айтек» мәгълүмати технологияләр буенча эшче һөнәрләр чемпионатын каршылыйбыз. Шулай ук төзелеш, сервис, сәнәгать өлкәсендә дә көчле без. Бу юнәлешләр республика икътисадына да уңай тәэсир итә. Татарстан Президенты сүзләрен хуплап әйтәм: республикага спорт ярышлары имидж өчен мөһим булса, «WorldSkills» чемпионаты киләчәгебез өчен кирәк, - ди «Спорт һәм социаль проектлар» дирекциясенең генераль директор урынбасары Эмиль Гобәйдуллин.
Комментарийлар