...Авыллары табигатьнең искиткеч гүзәл җиренә урнашкан аларның: олы юлдан бераз уңга борылуга, ерактан ук дәртле җыры белән үзенә дәшеп, Катыклы чишмә каршы ала.
Дәвамы. Башы: Гөләндәм Галиева «ЯРА» (хикәянең беренче өлеше)
Заманында уракчылар әлеге чишмә буена әбәткә алып килгән катыкларын куеп калдыра торган булганнар – чишмәнең исеме шуннан килә. Авылны икегә бүлгән инеш тә, бу урында тагын да ярсып, тагын да ургыбрак ага башлый. Ә авыл читенә буып куелган буага һәр язда пар торналар кайтып, оя кора, бала чыгара. Читтә яшәүчеләрнең төшләренә кереп бимазалаучы, авыл халкын җәен-кышын үзенә тартып торучы тагын бер урын – йөзьяшәр наратлар үскән биек тау башы – илаһи бер бөеклеккә ия. Шул тау башына менеп, түбәнгә күз ташласаң, авыл куш учындагы кебек күренә: ераклардан ук үзенә дәшеп, алтынсу ярымае белән балкып торучы мәчет бинасы, аның янында гына ике катлы зур мәктәп, стадион, медпункт, балалар бакчасы, Мәңгелек ут, клуб, сәүдә йортлары, рәт-рәт тезелеп киткән, яшеллеккә чумган авыл урамнары, төзек, матур өйләр...
Күптән түгел Нурислам белән Раушания дә туган нигезләрендә яңа йорт җиткереп керделәр. И, узган гомерләр, игезәкләре Рүзәл белән Гүзәл дә инде унынчыга бара быел!.. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр – шөкер, балалары, кече яшьтән үк, әби-баба, ата-ана үрнәгендә дингә тартылып, иманлы, милли җанлы булып үстеләр, хәзер исә үзләре кичләрен мәчеттә сабыйларга ислам нигезләрен, дин йолаларын өйрәтәләр.
–Ният кылдым ошбу мәет өчен җеназа намазын укымакка, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә...
Фәйзулла картны озатырга килүчеләр дә, Нурислам хәзрәткә ияреп, җеназа намазы укырга кереште. Намаз тәмам булгач, хәзрәт, гадәттәге сорауны яңгыратты:
– Җәмәгать, Кортай углы Фәйзулла яхшы кеше идеме?
– Әйе, яхшы кеше иде, Аллаһының рәхмәтендә булсын!..
...Әтисенең җидесе җитеп килгән көннәрдә Руслан кабат Нурисламнар капкасын шакыды. Гадәттәгечә, кызмача, күңелендәге тынгысызлык, хәсрәт-борчу хисе йөзенә үк чыккан:
– Кордый, нишләргә дә белгән юк... Ашым – аш, йокым йокы түгел... Бар тынычлыгым югалды, беләсеңме, күземне йомуым була, әткәй күзалдыма килә дә баса... Нәрсәдәндер риза түгел ул, ачулы карашы белән йөрәгемне өтеп ала...
– Догалар өйрәнергә кирәк сиңа, яшьти... Эчүеңне туктатырга...
– Менә сиңа әйтүе рәхәт!.. – Руслан өстендәге күлмәк изүен як-якка каерып ачып, ике кулы белән күкрәген төяргә, ачынып кычкырырга ук тотынды. – Йөрәгем яна, аңлыйсыңмы, йөрәгем яна!.. Җаным тулы яра бит минем, я-ра!..
Ул, бермәл тын торды да, Нурисламның маңгаендагы ярага ишарә ясап, сүзен дәвам итте:
– Тән ярасы төзәлә ул, җан ярасы төзәлми... Хәер, ничек исән калдың инде ул чакта... Малай чак – җүләр чак... Гафу ит син мине... Гомер буе синнән көнләшеп, синең шулхәтле дөрес булуыңа үчләшеп яшәдем. Сезнең нәселне авылда яраталар, хөрмәт итәләр, ә безнекен өнәп бетермиләр... Ни өчен икәнен үзең дә беләсең... Әткәй мәрхүм гомере буе бабайның шул гамәле өчен үкенеп яшәде, авылдашлар чит итмәсен диеп, барысы алдында баш иеп, тез чүгеп дигәндәй, көн күрде... Әмма мин әткәй түгел, мин – башка, мин – Руслан!..
– Куй, Руслан, ни сөйлисең, юкка үчләшеп, ачу саклап йөрмә... Киресенчә, нәсел-нәсәбеңне матур эшләр белән бизәргә тырыш. Шулай, җан ярасын төзәтү авыр, әмма бу фани дөньяда бер-береңне аңлый, кичерә белү дә кирәк... Ә әткәң турында син ялгыш фикердә: Фәйзулла агай беркайчан да тез чүгеп яшәмәде, аның күңеле гел яхшылыкта иде, шуңа халык арасында абруе да зур булды. Бакчы, үзен озатырга күпме кеше җыелды, бөтен авыл, яше-карты, олысы-кечесе... Ә сиңа үзеңнең мин-минлегең, тәкәбберлегең тынгылык бирми... Иман юлына, намазга бас, мәчеткә йөр... Шул чагында җаныңның ярасы да төзәлер, әткәң мәрхүм дә, иншаллаһ, төшләреңә елмаеп керә башлар...
Комментарийлар