Сынап та карады язмыш. Туй сәяхәтеннән кайтып килгәндә үк тол калды...
Апасы ишетмәсен, дип, телефонын тиз-тиз генә кесәсенә тыгып куярга ашыккан Булат, телефонны сүндерергә оныткан иде булса кирәк.

Апасы ишетмәсен, дип, телефонын тиз-тиз генә кесәсенә тыгып куярга ашыккан Булат, телефонны сүндерергә оныткан иде булса кирәк.
-Туйдым мин синең бу хәерче туганыңнан! Туй-ды-ы-ым!
Киленнәре Ләйләнең ачулы тавышын аермачык ишетеп алды Гөлзәминә. Йөрәгенә әллә ничек авыр булып китте. Бер мизгелдә “Ишетсен, дип, махсус шулай эшләде микән әллә Булат?!” – дигән уйлар да килеп китте газиз башкаена. Аннан: “Я, Раббым, көфер уйлардан үзең сакла”, – дип, бик тиз кулга алды үзен.
Кечкенәдән миһербанлы, шәфкатьле, олысына-кечесенә ярдәмчел, әниләре Әлфинур кебек юмарт булды Булат. Аралары биш яшь булса да, бер алманы тигез итеп бүлеп, бер эшне икәүләшеп эшләп, бергә уйнап үстеләр Гөлзәминә белән Булат. Энесе тугач та, урамда: “Минем әни Булат алып кайта!” – дип сөенеп, сикереп йөргәне Гөлзәминәнең хәтер дәфтәрендә аермачык якты бер хатирә булып саклана. Башка балалар кебек сугышмыйча, талашмыйча да үсмәде түгел инде үзләре. Елашып, үпкәләшеп йөргән чаклары да булгалады. Тик аларның үпкәләре, сандугач йокысы кебек, бик кыска була торган иде.
Чираттагы үпкәләшүләре вакытында әниләре Әлфинур икесен ике якка утыртып, “Сак” белән “Сок” әкиятен сөйләгән иде үзләренә. Кочаклашып елаганнар иде шунда Гөлзәминә белән Булат.
– Бүтән беркайчан дп сугышмыйбыз яме, апай, – дигән иде Булат күз яшьләренә буылып.
– Беркайчан да... – дип, елый-елый, мышкылдаган борынын тарта-тарта, энесен кысып-кысып кочаклаган иде Гөлзәминә.
Вакыт-вакыт бер-берсен үртәп, төрткәләшеп алсалар да, сугышыр дәрәҗәгә үк җитмәделәр үзләре. Үсеп, бераз акыл керә башлагач, кабат балаларын икесен ике якка утыртып, үгет-нәсыйхәт бирде Әлфинур.
– Газизләрем минем, балачакта мондый гына сугышулар һәркемдә дә була инде ул. Без дә шулай үстек. Тик сез хәзер зур үсеп киләсез. Әйтер сүзем шул сезгә: беркайчан да туганлык җепләрен өзмәгез. Бармак арасына ит үсми, дигән борынгылар. Сез дә арагызга салкын җилләр кертмәгез, бер-берегезгә ярдәмләшеп яшәгез. Улым, монысы синең колагыңа: кыз туганыңның хәлен белеп, һәрчак хөрмәтләп яшә. Тормыш дулкыннары кая гына ташласа да, сез бер-берегезне ташламагыз. Берегезне берегез күрергә тилмереп яшәгән чакларыгызда да, сугыш уеннарыгызны искә төшереп, үкенерсез әле.
Тормыш дулкыннары Булат белән Гөлзәминәне икесен ике якка илтеп ташлады. Гөлзәминә, югары уку йортына кереп, әнисенә якынрак булу ниятеннән, Татарстанда калды. Ә Булат дус егете белән Мәскәүгә үк китеп барды. Читттән торып укырга керде, төзелеш компаниясенә эшкә урнашты. Булачак архитекторны бер тапкыр гына сынады җитәкче кеше. Булатны сүзендә торучы, төгәл хезмәткәр булганы өчен генә түгел, изге күңелле, шәфкатьле, кешелекле булганы өчен хөрмәт итте. “Мәскәүлеләргә яраклашма, энекәш. Шушы сыйфатларыңны югалтма!” – дип, якын итеп аркасыннан бер генә тапкыр какмады компания җитәкчесе. Бик иртә әтисез калганлыктан, җитәкчелек тарафыннан ниндидер бер җылылык һәм кайгыртучанлык тойды Булат. Кеше бер-берсен этеп егарга торган заманда бик тансык иде аңа мондый җылылык. Мәскәү-авыл арасына тузан кундырмады Булат. Җае чыгу белән күчтәнәчләрен төяп, иң газиз кешеләре янына ашыкты. Әнисе белән апасын да бер генә тапкыр алып килмәде Мәскәү күрсәтергә. Көне буе шәһәр күзәтеп арыган әниләрен фатирга кайтарып куярлар иде дә, Гөлзәминә белән икәүләшеп төнге Мәскәүне күзәтергә чыгып китәрләр иде. Онытылып китеп, чыр-чу килеп, көлешеп алырлар, бала чактагы кебек, бер-берсен куя тотынырлар иде. Булат, сиздермичә генә артыннан килеп, Гөлзәминәне күтәреп алыр да, озак итеп әйләндерер иде. Аннан төрткәләшеп алырлар үзләре. Кыланмышларына сәерсенеп узучыларда аларның эшләре юк. Беләмени алар инде өченче дистәсен ваклый башлаган бу ике җанның күңелләреннән әле һаман балалыклары чыкмаганын?! Аңлыйлармени, мондый рәхәт очрашуларның бик еш булмаганын?!
Аязы белән дә шушы Мәскәү юлында танышты Гөлзәминә. Күз ачкысыз буран кубып, Мәскәү-Казан һава юллары ябылгач, аэропортта урыннары янәшә туры килде аларның.
–Тынар, Аллаһы боерса, иң мөһиме – өйдә буран булмасын да, күңел тынычлыгы булсын, – дип, сабыр гына белгән догаларын укып алды Әлфинур.
– Дөрес сөйлисез, апа. Һава торышының начары булмый аның. Бер тынар әле, – дип, матур итеп, саф татар телендә Әлфинурның сүзләрен җөпләп куйган иде Аяз. Әллә ни чибәр булмаса да, бер сөйкемле сөяге белән әсир итте ул Гөлзәминәне. Хыялында йөрткән озын буйлы, зәңгәр күзле, сары чәчле егетнең капма-каршысы булып чыкты Аяз: каратутлы, тәбәнәк буйлы, янып торган чем-кара күзле. Сул як битендәге җәрәхәтенә кадәр яратты Гөлзәминә. Әнисенең: “Биттәге җәрәхәт ир-атны бизи генә ул”, – дигән сүзләрен үзенчә хәер-фатыйха дип кабул итте. Тормыш корыр өчен яше дә җиткән иде инде. Энесе әнә, Ләйләгә өйләнеп, кыз үстерә.
Туйны тыйнак кына үткәреп җибәрде яшьләр. Туй бүләге итеп чит илгә юллама бүләк итте Булат. Мөмкинлеге барда нигә яраткан апасын сөендермәскә? Соңгы акчаларына чыгарылыш кичәсенә затлы кием алып кидергәнен мәңге онытасы юк Булатның.
***
11 нче сыйныфны тәмамлаганда, әниләре бик нык авырып китте аларның. Асма, диделәр. Мәктәптән дә китәргә туры килде. Яраткан укучыларыннан, хөрмәт иткән коллективтан аерылуны авыр кичерде Әлфинур. Ә иң күңеленә тигәне – Гөлзәминәсенә акчалата булыша алмавы иде. Пенсиягә чыгарга да берничә елы бар иде әле. Хөкүмәт билгеләгән икенче төркем инвалидларга түләнә торган акчага иркенләп яшәп булмаячагына Әлфинур гына түгел, Гөлзәминә дә бик тиз төшенде. Әнисеннән ярдәм көтеп булмаячагын да яхшы аңлады Гөлзәминә. Соңгы елы булса да, эшкә урнашырга мәҗбүр булды. Авырлыкларга түзәргә ияләшкән Гөлзәминәгә төнге эшкә җайлашуы да әллә ни авыр булмады. Көндез укуда булды, зачет-имтиханнарга әзерләнде, төнлә кичке ресторанда официант булып эшләде. Чыгарылыш бәйрәмнәре бер көнгәрәк туры килде Булат белән Гөлзәминәнең. Укытучыларына бүләк алып, кафеларга түләнгән акчаның калганына затлы костюм-чалбар алып кидерде Гөлзәминә энесенә. Ә үзе мәктәпне тәмамлаганда чыгарылыш кичәсендә кигән сыек яшел төстәге бәби итәкле күлмәген киеп китте. “Кызым, үзеңә дә берәр күлмәк аласың калган инде,” – диде Әлфинур, көзге каршында бөтерелгән кызына карап.
– Вакытым юк шул, әни, базар буйлап йөрергә. Монысы да бик матур. Группадашлар күрмәде бит әле минем бу күлмәкне, – дигән булды Гөлзәминә, үз сүзләренә үзе сөенгәндәй.
Апасының бөтерелүен башларын бора-бора күзәтеп басып торган Булат:
– И, апай, мондый бәби итәкле күлмәкләр модадан чыкты бит инде, – дип әйтеп куйды.
Гөлзәминә энесенә дә җавапны тиз тапты:
– И, наный, наный! Кем әйтте сиңа бу сүзләрне? Кемгә нәрсә килешә, менә шул була инде ул мода, – диде, энесен иңнәреннән кочып, битләреннән үбеп алды.
Ә чынлыкта бәби итәкле күлмәкләрне яшь кызлар күптән кимиләр иде инде. Гөлзәминәнең дә группадашлары белән кафега матур күлмәк киеп барасы килгән иде килүен. Тулай торак каршында урнашкан “Сквозняк” кибетеннән ялтыр-йолтыр килеп торган күлмәк тә карап йөргән иде үзе. Ул күлмәкне нәкъ тә менә Гөлзәминәнең үзенә атап теккәннәр диярсең: нәзек билләрен тагын да нечкәртеп, гәүдәсенә килешле итеп керде дә утырды. Түш тирәләренә тегелгән коңгырт ялтыравык ташлар аның коңгырт-кара күзләренә бик пар килгәннәр иде кебек. Әллә ни кыйммәт булмаса да, акчасы җитеп бетмәде шул Гөлзәминәнең. Бер бүлмәдә яшәүче Сарман кызыннан алып торырга бер уйлаган иде үзе, әнисенең: “Юк-бар әйбергә күзегез төшеп, кешегә бурычка керә күрмәгез!” – дигән сүзләрен искә төшереп, бу уеннан кире кайтты. “Аңа карап, укам коелмас, бәби итәкле күлмәк кигән, дип, кафедан куып чыгармаслар”, – дигән уйлар белән үз-үзен юатты.
Ул чакта бер мәл үзен гаепле кебек хис итеп тә йөргән иде Булат. Әнисе Әлфинур бер генә әйтте: “Ярар, улым, үзеңне гаеплегә санап йөрмә! Туганнар шуның өчен кирәк тә инде алар. Ярдәм кирәк чакта, ярдәм кулын сузар өчен. Син дә укып бетереп, эшли башларсың, Аллаһы боерса. Апаңа да синең ярдәм кирәк булган вакытлар булыр. Тормыш бит бу...”
...Менә бүген дулкын кебек бер ярдан икенче ярга бәрелеп йөри торгач, чарасызлыктан ярдәм сорап, энесенә шалтыратуы иде Гөлзәминәнең. Болай да гел акчалата ярдәм итеп торган энесен артык борчыганы да булмады бугай инде аның. “Көн-төн эштә, ике бала үстерә”, – дип, үзенең барлыгын артык искә төшереп яшәмәскә тырышты Гөлзәминә. Тормыш, чарасызлык дигәннәре һич көтмәгәндә яшәү рәвешенә үзенең төзәтмәләрен дә кертә икән. Ничарадан – бичара, дигәндәй, иелмәс башларны түбән идерә.
***
Сынап та карады соң язмыш Гөлзәминәне! Утлардан алып, суга салды, сагыштан басылган иңнәрен кара шәл белән бөркәндерде. Хәсрәт уты көйдереп торган йөрәгендә шатлык-куанычларга бөтенләй дә урын калмаган кебек иде.
Туй сәяхәтеннән кайтып килгәндә үк тол калды Гөлзәминә. Бер кочак хис-кичерешләр, шатлык-сөенечләр төяп кайтып килүче Гөлзәминәне Аязның самолетта йөрәк өянәгеннән вафат булуы чын-чынлап бәхетсез итте. Матур киләчәккә булган өметләрен, якты хыялларын чәлпәрәмә китерде. Кызының беркая чыкмый, көннәрен мендәр кочып, өзгәләнүен күрү Әлфинурга аеруча да авыр иде. Әллә Гөлзәминәсенә килгән кайгыны йөрәгенә якын алуы булды, әллә үкенечле күрәчәк – киявенең кырыгы көнне кинәт кенә җан бирде. Ике яктан битләрен куйган ике йөрәк парәсен назлап үпте дә, Булатына: “Апаңны ташлама, улым”, – дип кенә әйтә алды.
Ишелеп төшкән кайгы-хәсрәттән бураннарга кереп адашасы, дулкыннарга кереп югаласы килгән мизгелләре аз булмады Гөлзәминәнең тормышында. Шул чакларда туасы сабые хакына үзен кулга алып, сабыр булырга туры иде.
Зарыгып көтеп алган Зәринәсе генә йөрәк авырулы булып туды. Кызының тууы Гөлзәминәнең тормышына мәшәкать өстенә мәшәкатъ өстәде. “Нәселдән күчкән авыру”, – диде табиблар. Аязы үзеннән соң матур истәлекләр генә түгел, Зәринәсенә авыруын да калдырып киткән булып чыкты. Җиңелләрдән бирелмәде шул Гөлзәминәгә тормыш дәрьяларын кичү. Әнисенең сеңлесе – Әлфия апасына рәхмәт. Эш, дип район белән авыл арасын таптаганда кечкенә Зәринәне ул барлап торды. Рәхмәтнең иң зурысы энесе Булатка булды. Апасына җиңелрәк булсын, дип, акчадан өзмәде. Зәринәгә ясалган операцияләрнең чыгымнарын да Булат күтәрде.
Чираттагы операцияне Мәскәүдә ясарга кирәклеге турында хәбәр алгач, энесенә хастаханә буенча сөйләшергә, дип кенә шалтыраткан иде югыйсә. Киленнәре Ләйләнең: “Туйдым бу хәерче туганыңнан. Аның ул авыру баласы сиңа нәрсәгә?! Тапкан икән, үзе баксын. Күпме булышырга була?!” – дигән сүзләрен ишеткәч, өнсез калгандай булды Гөлзәминә.
Булатның: “Нәрсә сөйлисең син, Ләйлә? Ул бит минем бер карында яткан апам...” – дип сөйләнүен ишеткәч, телефонны өзеп куйды Гөлзәминә. Әллә кимсенү, әллә язмышка булган үпкәсе, күз яше булып, тышка бәреп чыкты.
Шул сөйләшүдән Булат белән Гөлзәминә арасыннан салкын җилләр узган кебек булды. Булат хатынының әйткән сүзләре өчен оялып, шактый вакыт Гөлзәминәгә сүз ката алмый йөрде. Тәвәкәллеген җыеп сөйләшергә – аңлашырга, дип шалтыратканда Гөлзәминә трубкаын алмады, язган хәбәрләренә дә җавап бирмәде, ярдәмне дә кабул итмәде. Гөлзәминә инде ул арада үзенчә нәтиҗә дә ясап куйган иде: “аларның үз тормышы, минем үз тормышым. Энемә авыр йөк булмаска! Бу тормышта бары тик үзеңә генә таянырга!”
“Суынгач, аңлагач, үзе элемтәгә чыгар әле”, – дип көткән Булатның да өметләре акланмады. Үпкәләде, йөрәге белән үпкәләде Гөлзәминә энесенә.
Мәскәүгә кызы белән хастаханәгә чираттагы операциягә килгәнен белгәч тә, очрашулар эзләде Булат, хастаханә юлларын да шактый таптады, ярдәм дә тәкъдим итте. Тик Гөлзәминә генә барысыннан баш тартып килде. Кырыс язмышына, төссез тормышына, гомумән, бар дөньясына булган үпкәсе энесенә дә кагылмыйча калмады. Операциягә түләргә, дип, соңгы байлыгы – тулай торактан алган бүлмәсен сатарга мәҗбүр булганы өчен дә Булатны гаепләде ул.
Авыру кызын алып туган нигезенә – әнисе йортына кайтып урнашудан гайре башка чарасы юк иде Гөлзәминәнең.
***
Авыл мәшәкатьләре, тормыш ыгы-зыгысында вакытның узуы, елларның агышы сизелмәде дә. Зәринәсен еш кына хастаханәгә күрсәтеп тору кирәк булу сәбәпле, ипотекага фатир алып, район үзәгенә күченде Гөлзәминә. Шулай да, балачак эзләре, әнисе җылысын саклаган туган йортны ташламады. Һәр ял саен кайтып, барлап, саклап, чистартып, юып торды. Ел саен күрше карчыкларын гына җыеп, туган нигезендә әнисе рухына атап Коръән ашы уздырды. Энесенә шалтыратып, ашка дәшергә, дип, телефонын кулына бер генә тапкыр алмады ул. Шул чакта хатынының әйткән сүзләре колагында яңгырап киткән кебек була да, ниятеннән кире кайтып, энесенә сүз катырга янә тәвәкәлли алмый кала иде Гөлзәминә. Йөрәге белән Ләйләнең әйткән сүзләре өчен энесенең гаебе юклыгын да аңлый үзе, тик акыл дигәне генә иләс-миләс уйларга ирек биреп, беренче адым ясарга комачаулый иде кебек.
Еллар узу белән бишенче дистәсен ваклый башлаганда акылы белән башкачарак фикерләде Гөлзәминә. Йөрәккә ук булып кадалган сүзләрнең ярасы төзәлмәсә дә, авыртуы басыла төшкән иде инде. Язмышына язылган ачы сынаулар бар дөньясына ачу хисе булып укмашып, аңын томалап, болай да кылдан нечкә булган туганлык җепләрен тагы да нечкәртеп җибәрүен аңлау өчен унбиш елга якын вакыт кирәк булды Гөлзәминәгә. Зәринәсе унбиш яшькә җитеп килә әнә! Ә ул Булат абыйсын бары тик фотолардан гына күреп белә. Ләйлә әйткән сүз өчен энесенә үпкәләп яшәве өчен оят булып китте Гөлзәминәгә. Бүгенгесе белән үткәнен тоташтырып торучы күпернең януын күрү, апа белән энекәшне бәйләп торучы җепләрнең “менә өзеләм”, дип тартышып торуын сизү, әниләре Әлфинурның әманәтенә колак салмавын аңлау аеруча да авыр иде аңа. Күңелендә йөрткән үпкә-рәнҗешләрне бер читкә алып ташлап, телефоныннан кыска гына хәбәр җибәрде Гөлзәминә. “Бер күрешәсе иде, энем?...”
***
Район үзәгендә көндезләрен кеше аз йөри торган паркта күрешергә сүз куештылар алар. Сирәк-мирәк узып киткәннәрне күз карашы белән озатып, ромашкалар кочаклап басып торган Булатны ерактан ук таныды Гөлзәминә. Аның гомер буе ромашка чәчкәләренә гыйшык тотып яшәгәнен энесе белән әнисе генә белә иде. Кыска гомерле Аязы да белми калды Гөлзәминәнең ромашкаларга булган яшерен мәхәббәтен.
Кечкенәдән җәйге кызуда температурасы күтәрелеп, авырып ала иде Гөлзәминә. Ә Булат, апасы торганчы дип, көн саен ромашкалар җыеп кайта да, апасы яткан диван янәшәсенә урындык куеп, чәчкәләрне вазага утыртып, апасының аяк очына кунаклый да, аның уянганын сагалый. Гөлзәминә озаграк авырып ятса, “Апай терелә – терелми, терелә-терелми”, – дип такмаклап, ромашка таҗларын өзә.
Ромашка белән бәйле хатирәләрен хәтерендә яңарта-яңарта, әкрен генә энесенә таба атлады Гөлзәминә. Күз яшьләрен сөртеп, эченнән генә күпме еллар җыелып килгән сүзләрен барлады үзе, арттан гына туганын күзәтте. Мәтәлчек атып уйнап үскән шаян малай да, үсмер егет тә түгел инде хәзер Булат. Дүртенче дистәсен түгәрәкләп килүче, киң җилкәле әзмәвердәй ир-ат. Еллар чәчләрен дә көмеш төсләр белән шактый бизәргә өлгергән.
– Минем яраткан чәчәкләремне онытмагансың, – диде Гөлзәминә, килеп җитәргә ике адым калгач.
– Теләсәм дә оныта алмас идем. Синең бу мәхәббәт олы кызым Алисәдә дәвам итә. Ул да синең кебек ромашкаларга гашыйк. Ел әйләнәсе шул сары күзле чәчкәләр бизи безнең өйне. Балачак еллар хатирәсе бит ул, апай, – дип сөйләнде Булат, яшьтән мөлдерәгән күзләре белән Гөлзәминәне баштанаяк күзләп.
Ромашкалардан башланган әңгәмә тиз генә бәйләнеп китә алмады. Ике арада яткан шул ике адым ике җанга якынаерга һич ирек бирмәде. Чәчәк гөлләмәсе дә бер кочактан икенче кочакка шул ике адым ераклыгы аша гына күчте. Гөлзәминәнең “Рәхмәт”е дә ишетелер-ишетелмәс кенә чыкты кебек. Һич көтмәгәндә чыккан җил ике арада тузаннар уйнатты. Гөлзәминәнең күңеле дә бүгенге һава торышы белән аваздаш иде кебек. Күңеленә өмет чаткылары өстәп, саран гына кояш та елмаеп алган шикелле, берән-сәрән җиргә төшкән тамчылар кебек күз яшьләре дә тамарга чамалый сыман. Тузаннар туздырып исеп куйган салкынча җил кебек күңелендә дә давыллар кубып, дулкынланырга мәҗбүр итә.
– Кара син бу погоданы... Иртән бернәрсә юк иде бит әле, – дип әйтеп куйды Булат, сүз булмаганда сүз булсын, дигәндәй.
– Әйтмә дә, телевизордан да мондый һава торышы җиткермәделәр бүгенгә, – дип, энесенең сүзен җөпләп куйды Гөлзәминә.
– Мин юлга чыкканда Мәскәүдә калган иде мондый погода.
– Менә бит, синең арттан кайтып җиткән.
Булат белән Гөлзәминәнең әңгәмәсе шактый вакыт һава торышын сөйләшүдән ары китмәде. Ул минутта һәркемнең күңеле үзенчә дулкынлана иде.
“Бер карында ятып, бер ананың күкрәк сөтен эчеп үскән туганнарның очрашуы болай булырга тиеш түгел иде кебек. Шул ике адымны якынайтырлык җылылык та калмаган инде әллә?! – дип үрсәләнде Гөлзәминә үз эченнән.
“Миңа булган үпкәсе бетмәгән, күрәсең. Ерагая барган араларны ничек тә якынайтасы иде”, – дип эчтән генә өзгәләнде Булат та.
Бар үпкәләрне онытып, җылы эзләп күрешкән ике җан бер-берсенең кочагына сыенып, җыелып килгән матур сүзләрне бер-берсенә әйтә алмый тилмерде.
Яңгырда шактый чыланып, эчкә салкын җил үтә башлагач, һава торышына тагын бер кат канәгатьсезлек белдереп, күрешүне йомгакларга чамалады Булат:
-Китим инде мин, апай. Кайтасы юл озын. Бар, син дә кайт, туңма, салкын тидерә күрмә... Исәнлектә күрешергә язсын!
Энесенең соңгы җөмләсе Гөлзәминәне сискәндереп җибәрде. “Әгәр дә язмаса?!”. Үзенең көфер уйларыннан үзе үк калтыранып куйды Гөлзәминә. Яшьле күзләрен энесенә төбәп, яңгырда юешләнеп, чалара башлаган чәчләреннән сыйпап, якын кешесен кочагына алды. Сүзләр артык иде бу мизгелдә. Күрешү шатлыгын озаккарак сузу теләкләре булса да, санаулы сәгатьләр бик тиз үтеп китте.
-Булат, гаиләңне алып, авылга кайтыгыз әле. Туган нигезгә җыелышыйк. Әни каберен зират итәрбез. Шул нигездә калган балачак хатирәләрен яңартырбыз, – диде Гөлзәминә, күз яшьләрен тыеп тора алмыйча.
-Кайтырбыз, апай, кайтырбыз. Эшләремне җайлап бетерү белән үк кайтып җитәрбез. Син көт кенә яме, апай, – диде Булат, уч төпләре белән яшьле күзләрен сөртеп.
Ел саен кызлары белән туры зиратка гына кайтып, кеше-кара күрмәгәндә, кичке эңгер-меңгер төшү белән, туган йорты ишегалдының хәтфә үләннәренә утырып ял итеп, әлеге нигездә яшәлгән һәрбер елны күңелендә яңартып, йөрәгенә ял һәм тынычлык алып китүе хакында сүз куертып тормады Булат.
Машина кузгалып киткәч тә, күздән югалганчы карап калды Гөлзәминә кадерле кешесен. Бу минутта җир шарында аннан да бәхетлерәк кеше юктыр кебек иде. Күктән яуган яңгыр да аңа бәхет тамчылары булып тоелды, әле кайчан гына тәннәрен өшетеп искән җил дә назлап, иңнәреннән кочкан сыман булды. Күңелдә таш булып торган үпкә хисе эреде дә, күз яше булып тышка бәреп чыкты. Яшьтән чыланган иреннәре берөзлексез: “Хәерле юллар сиңа, энем! Исәнлектә күрешүләр насыйп булсын!” – дип кабатлады.
Гүзәл Хәбибуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Гаилә автомобиле» программасы яңартыла. Аны кемнәр куллана ала?
-
#Дин
Намаз укымаган кешенең корбаны кабул буламы?
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов казанлылар белән аралашты һәм Бауман урамында төзелеш объектларын тикшерде
-
#Җәмгыять
Дәүләт Советының унынчы утырышы 11 июньдә узачак
-
#Сәламәтлек
Яман шеш барлыкка килүен ис ярдәмендә ачыкларга була.
Комментарийлар