16+
#Хикәя 11 мая 2025, 14:15 Уку өчен 6 минут
3916
0
10

Тормыш язган хикәя: «Ни бергә, ни аерым яши алмыйбыз»

11 мая 2025, 14:15
3916
0
10
Уку өчен 6 минут

Бер сәгать эчендә бөтен гомерен сөйләп чыкты бугай юлдашым. Әллә сөйләшергә тилмергән булган инде дияр идең.

Тормыш язган хикәя: «Ни бергә, ни аерым яши алмыйбыз»

Бер сәгать эчендә бөтен гомерен сөйләп чыкты бугай юлдашым. Әллә сөйләшергә тилмергән булган инде дияр идең.

Ялгызлыктан интеккән картлач түгел ул, иллесен яңа тутырган сөйкемле генә ир-егет. Күңел касәсе мөлдерәмә тулып, түгелергә тиешле мизгелендә мин тыңлаучы булдым ахры. 

– Бер дә юктан аерылыштык хатыным белән. Егерме биш ел бергә яшәп, әллә ни талашкан да юк иде. Ә бит ул Арыслан, мин Кучкар. Гороскоп буенча диюем. Икебез дә горур, кире. Менә шул горурлыгы комачаулады бугай аңа. Мин гафу иткән дә булыр идем. Гафу итмәслек хатын түгел иде ул.
– Хыянәтмени? – дим, кыяр-кыймас кына, руленә авыр гәүдәсе белән ята төшеп барган юлдашыма. Әллә миңа гына шулай тоелды, тирәлегендә дә авыр аура иде аның. Була бит шулай, кайвакыт берәр кеше янына барасың, ә анда биш минут элек кенә җил-давыл узган. Давыл басылган үзе, әйтеләсе сүзләр әйтелгән, ә һавада ниндидер авырлык калган кебек. Җаныңның кайсыдыр кыллары шул вибрацияләрне эләктереп ала.

– Ю-у-ук, нишләп хыянәт булсын? Хыянәт иткән булса, аның ягына борылып та карамый торган кеше мин.
Ул тынып калды. Мин дә машина тәрәзәсе аша еракта күренеп торган киртләч тауларны, яшь наратлар янәшәсенә үк сыенып утырган сылу каен кызларын күзәтеп бара башладым. Дөресен әйткәндә, бик җәелеп китеп сөйләшәсем дә, тыңлыйсым да килми иде. Ун кешенең сигезе аерылыша, һәркем үз юлын үтә. Бернигә дә аптырамаска өйрәнеп барам инде.
– Ике ел бер хатын-кыз да күренмәде күземә, – ир тагын сөйләп китте. – Аннары гына берсе белән торып киттек. Кырык алты яшенә кадәр кияүдә булмаган. Берсе белән биш ел, икенчесе белән биш ел торып алдым ди үзе. Кем белгән инде аныкын. 
Мин юлдашымның йөзенә карадым. Баштарак аерылган хатынын сагына, үкенә бугай дип уйлаган идем, ялгыштым бугай. Һич тел төбен аңлый алмыйм. Аннары килеп, нәрсәгә инде ул миңа?

– Атнасына ике аерылышып, ике кушылабыз моның белән.
“Моның” дигән сүз диагноз инде ул. Яраткан кешегә алай әйтмиләр. Шулай уйлап куйдым, дәшмәдем. Уйлаган бөтен сүзне кычкырып әйтмәвең дә хәерле. Монысына да үз тырмаларым өйрәтә тора.
– Беренче никах Алладан дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде. Егерме икедә өйләндем бит мин аңа, ул миннән ике яшькә зуррак иде. Әйбәт тордык. Питерда ике фатирым бар, бергәләп шәһәргә якын гына йорт та алган идек. Шул гына бозды араларны.
Әһә! Имәндә икән чикләвек.

– Ничек инде? – дип куйдым мин, сихерле йорт тарихын тыңларга әзерләнеп. Сөйлисе килә икән, әйдә, сөйләсен инде, тыңлый беләм лә мин. 
– Ул йортка ремонт кирәк иде. Обойлары, идәннәре дигәндәй. Бригада да ялладык, кайбер нәрсәләрне үзебез дә эшләдек.
Бер-берең белән ызгышасың килсә, бергәләп обойлар ябыштыр диләр иде. Аңлашылды. Монысын да эчтән генә уйладым.
– Кара халык каршында мине өйрәтә башлады бер тапкыр. На высоких тонах! Мин Кучкар бит, әйттем инде, тавыш күтәрергә ярамый миңа. Хәрби летчик, үзем командир!
– Ә-ә-ә...Катырак әйттегез дә үпкәләдемени? 
– Шулайрак булды шул. Хәзер инде нәрсә әйткәнемне дә хәтерләмим. Каты үпкәләде. Киемнәрен җыйды да икенче фатирга күчеп китте.
– Ә нишләп гафу үтенмәдегез? Суынгач дип әйтүем.
– Мин ул кире кайтыр дип көттем.
– Ул сез килер дип көткәндер...

Юләр инде сез, диясе килсә дә, дәшмәдем. Гомеремдә беренче тапкыр күргән кешегә шулай дияргә ни хакым бар инде минем. Шулай да бу абсурд хәл егерме биш еллык уртак тормышны сызып ташларга сәбәпмени инде? Ай, юләр...
– Әйтәм бит, ул Арыслан, мин Кучкар. Горур ул. Миннән киткәч, ун килога ябыккан, ди. Аннары минем бер хатын белән очраша башлаганны ишеткәч, бөтенләй чирләп киткән. Нервный срыв булган, диделәр. Скорый чакырганнар. 
– Шуннан соң да бармадыгызмы янына? Уртак балалар бардыр? Әйбәт яшәдек дисез ич.
– Бармадым шул. Улыбыз гына безнең. Яшьрәк чакта бер гарнизоннан икенчесенә күчеп йөрдек, шулай бер белән генә калдык. Бармадым шул... – ир көрсенде.
– Нишләп?!

Адәм балаларының юк-бар сәбәп аркасында ызгышып китүләре инде гаҗәпләндерми дә сыман дисәм дә, минем барыбер бу хәлгә ышанасым килмәде. Нишләп?! Тәкәбберлектәнме бу? Яраткан кешегә карата мондый мөнәсәбәт мәхәббәт дип аталамы инде?
– Белмим, – дип куйды ир. Исеме Марат иде аның. Төз, тыгыз бәдәнле, чигә чәчләре генә бераз көмешләнеп торган матур йөзле кеше. 
– Ул вакытта аның артыннан да берәү йөри башлаган дип ишеттергән иделәр. Яныннан да китми, диделәр.
Ир заты элеккеге хатынының һәр адымын күзәтеп, барлап торган булса кирәк. 

– Минем яңа хатын, хатын дип, шулай инде, гражданский, бик көнче нәрсә. Телефонымдагы бөтен хатын-кыз номерларын алып атты, хатыным белән аралашуны бөтенләй тыйды.
– Менә сиңа мә! Кучкар ич сез! – Мин көлеп җибәрүемне сизми дә калдым. – Шуңа юл куйдыгызмы? 
– Аның белән тавыш та гел шул көнчелеге сәбәпле чыга. Ә беренчесе андый түгел иде, минем телефонга якын да килмәде.
– Беренчесе сезгә ышанган, икенчесе – юк, – инәңне икән, миндә киңәш бирергә яраткан психолог уянды! – Үзара ышаныч булмагач, ничек яшәргә була ул?
Ул миңа күз кырые белән генә карап алды. Әллә ачуланды, әллә килеште, кем белсен. Йөзе җитди иде.
– Аның әле машинада барганда миңа килгән смсларга җавап бирү гадәте дә бар! Бер тапкыр элеккеге хатыным “Миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар” дип язган булган. Юлда идем, смс килгән тавышны гына ишеттем. Ә бу алган да: “Бик яхшы! Бәхетле булыгыз!” дип җавап биргән. Шул кичне үк ризалашкан. Кияүгә чыгарга диюем.

–Ул бәлки сез башкача җавап бирсәгез, ризалашмаган да булыр иде. Бу бит аның суга батканда саламга тотынуы шикелле булган! Ул бит сездән ирләрчә сүз көткән!
Әллә нигә бу ирнең беренче хатынын кызгану хисе уянды. Йа раббым, яраткан инде ул бу имгәкне! Үзенең горурлыгы аша атлап уза алмаган кешене тагын кем дип атыйсы. 
– Ул ир тол калган кеше диделәр. Бик бай ди. Озаклап уйлап торырга юл да калдырмаган. Әллә ничә йөз кешелек ресторан, кыйммәтле бүләкләр, туй бүләге итеп сәяхәт...
– Хатыныгыз барыбер сезне яраткан бит ул.
– Шулайдыр. Кияүгә чыгарга ризалашканда, яратмыйм бит мин сине дигән. Тегесе сине бәхетле итәр өчен барын да эшләячәкмен дигән...

Мин юлдашымның йөзенә карадым. Тавышы тыныч кебек тоелса да, яңак сеңерләре уйнап-уйнап китә икән. Борчыла бит бу. Әллә көнләшүеме? Әллә үпкәме?
– Их! – дип куйдым мин. – Күптән кияүдәме инде?
– Берничә ай гына әле. 
– Сез дә икенчесе белән никах укытырга җыенмыйсызмы соң?
– Юк. Инде әллә ничә аерылышып карадык. Ни бергә яши алмыйбыз, ни аерым яши алмыйбыз, кабат кушылабыз.
– Монысын токсичный мөнәсәбәтләр, ди психологлар. 

– Аңлыйм мин моны. Беренчесе белән шундый җайлы иде. Монысы үзе дә “кит, мине тынычлыкта калдыр, кабат килмә, мин дә тынычланырмын, син дә тынычланырсың” ди. Юк бит, булмый, нидер җитми башлый.
– Ни җитми соң? Тәннәр тартылуыдыр инде бу... – дим сак кына.
– Анысы да элеккечә түгел бит аның хәзер. Ачуланышкач, берничә атна бер-беребез белән йокламыйбыз. Аннары... минем нәфесем дә кабармый башлады инде аңа.
– Алайса ...дуслармы сез, фикердәшләрме? Бер-берегезгә авыр чакта терәкме? Эмоциональ якынлыкмы сезнең арада?
– Берсе дә юк... Берсе дә элеккечә түгел.

Ир тынып калды. Машина тәрәзәсе аша тоташ яшел сызык булып юл читеннән каен кызлары белән нарат егетләре артка таба йөгерәләр. Бераздан күренеш үзгәрде: көнбагыш кыры китте. Барысы да башларын кояшка таба борып, сабыр гына аның офыкка таба хәрәкәтен күзәтә.

– Психологка йөри башладым. Күптән түгел генә. Ул берүзең генә яшәп кара, уйла, сиңа кем кирәк, ди. Кемнең кем икәнлеген вакыт күрсәтер, ди.
Кемнең кем икәнлеген вакыт күрсәтә ул, дөрес. Бу иргә дә вакыт сынавын узасы бар әле. Гомер буе беренче хатынын юксынып, яратмыйча яшәрме, әллә кабат кушылырлармы алар? Хаталарын аңлап, башка берәү белән бәхетле булырга тырышырмы? Әле бер-ике бала үстерәсем килә, инде ун ел лаеклы ялда мин, илле яшемнән бу көчемне кая куеп бетерим, ди. Шул уйлары белән Питердан Чаллы ягына кайтып төшкән, күптән түгел генә бу тирәдә йорт сатып алган. Ике йөз квадрат метрлы, эчке эшләре күп әле, ди. Әллә эш белән онытылырга, әллә хатынын онытырга исәпли – кеше күңеле карурман, үзен үзе дә аңлап бетермәгәнне, чит кеше каян белсен. Таеп егылган таянып торыр, ди. Вакыт күрер, мин – юк. 
Без Вакытның бер сәгатьлек аралыгында гына очрашкан юлдашлар идек.

Лилия Фәттахова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

3

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading