16+

1 июльдән яңача: Бердәм хисаплау үзәкләре «Татэнергосбыт» карамагына күчә

1 июльдән республика халкына коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү квитанцияләре киләчәк.

1 июльдән республика халкына коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү квитанцияләре киләчәк.

Яңа төр түләү системасы Яшел Үзәндә инде узган елның августыннан бирле эшли. Беренче коймак төерле булса да, борчыган сораулар кимегән. Халык канәгать. “Иң мөһиме – коммуналь хезмәтләргә түләүдә барысы да ачык, гадел”, – диләр.

Яңа түләү системасының асылы – элек түләүләр коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүче оешмаларга идарәче компанияләр аша күчсә, хәзер бу турыдан-туры башкарылачак. Хәзер без газ өчен шулай түлибез. Тиздән, су, ут, җылылык өчен дә аерым түли башлаячакбыз. Дөрес, кешегә һәр оешма белән аерым килешү төзергә туры килмәячәк, коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә аерым квитанцияләрдә түгел, бер счет-фактура белән киләчәк. Халыктан кергән миллиардлаган сумның хезмәтләр белән тәэмин итүче оешмаларга күчү процессы гына үзгәрә, аны “Татэнергосбыт” җәмгыяте контрольдә тотачак. Бердәм хисаплау үзәге алар карамагына күчә. Бу хакта Татарстан Президенты былтыр ук күрсәтмә биргән иде. Чит илләрдә мондый система уңышлы кулланыла икән.

 Тәҗрибә күрсәткәнчә, зур акчаларны идарәче компанияләрдә туплау бик үк дөрес түгел. “Акча бер урында күпләп җыелса, могҗизалар туа, акча үз законнары белән яши башлый”, – ди Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галеев.

 Коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр, халык арасында гаделсезлектән зарланучылар шактый булган. Йә акчалар оешмаларга вакытында күчми, бер хезмәт өчен җыелган акчаны идарәче компанияләр башка максатларда кулланырга мөмкиннәр, счет фактурада өстәмә графалар барлыкка килә, түләү бәяләре үзгәреп тора, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр очрый. Яңа түләү системасы нәтиҗәсендә бу тәртипсезлекләргә чик куелыр, дигән өмет бар. Бердәм түләү квитанцияләрен берәү дә үзгәртә алмаячак. Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр дә тиз ачыкланачак. Андыйларга бурычларын суд аша түләттерерү мөмкинлеге бар.

Бүген “Татэнергосбыт” карамагындагы бердәм хисаплау үзәге белән республиканың идарәче компанияләре 818 килешү төзегән, диде Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә “ЕРЦ - Татэнергосбыт“ җәмгыятенең директоры Марат Минибаев. 

Дәүләт Советы депутаты, “Татэнергосбыт“ җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов исә июль аеннан Казанда бердәм хисаплау үзәге тулысынча “Татэнегосбыт”ка күчеп бетәчәк, ди. Чаллыда бу эшне сентябрь аена төгәлләргә уйлыйлар. Республиканың 43 муниципаль районы инде яңа система буенча эшли. Гади халык бу үзгәрешләрне әллә ни тоймас та, ди җитәкчеләр. “Хәер бу шулай булырга тиеш тә. Коммуналь хезмәтләргә намус белән түләүче кешегә барысы да дөрес, аңлаешлы икәнне белү мөһим. Дәүләт порталы аша коммуналь хезмәтләргә түләүчеләр өчен дә яңа системага күчкәннән соң, артык үзгәрешләр сизелмәс, бары бу өлкәдә ачыклык, гаделлек кенә артыр, торак милекчеләре үзләренең акчаларын кемгә, кайчан барып ирешкәннәрен белеп торырлар. Ә идарәче компанияләр җаваплылыкның бер өлешеннән котыла”, – дип аңлатты “ШК”га Марат Минибаев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading