16+

10 октябрь – Бөтендөнья психик сәламәтлек көне: алар “башкамы”? безме?

Дөнья бик тигезсез шул. Кул бармакларын гына алыгыз: берсе – озын, икенчесе кыска. Кайсы – юан, кайсы нечкә аларның. Кешеләр дә төрле. Берәүләрнең сәламәтлеге ташып торса, гомер буе саулыкка туймаучылары да бар.

Дөнья бик тигезсез шул. Кул бармакларын гына алыгыз: берсе – озын, икенчесе кыска. Кайсы – юан, кайсы нечкә аларның. Кешеләр дә төрле. Берәүләрнең сәламәтлеге ташып торса, гомер буе саулыкка туймаучылары да бар.

Тән чире бер савыга ул, ә менә җан чиреннән – психик авырулардан интеккәннәргә Алла ярдәм бирсен. Хәер, без “тиле, дивана, акылсыз” дигән ярлык таккан табигатькә якын, ихлас-самими ул җаннар безгә караганда күпкә акыллырактыр да? Акылны үлчи торган бизмән табылмаган бит әле.

Башкалабызда “Башкалар?” фестивале нәкъ менә шуны ачыклар өчен уздырылды да инде. Аның тагын бер игелекле максаты бар: “башкалар” проблемасы белән бөтен җәмгыятьне таныштыру, алар язмышына битараф булмаучылар санын арттыру. Әлеге чара 9 октябрь психик сәламәтлекне саклауның Халыкара көне алдыннан үткәрелә.

 Бу проблеманы күз йомып кына уздырып җибәреп булмый. Бүген Татарстанда 80 мең психик авыру исәптә тора. Аларның яртысыннан якыны – 36 меңенең мөмкинлекләре чикләнгән. Ел саен табиблар 8 меңләп яңа авыручыны ачыклап, исәпкә ала. Ләкин алар да бер генә тапкыр яши һәм аларның да тулы канлы тормыш итәселәре килә. Моның өчен аларга тирә-юньдәгеләре дә, якыннары да, табиблар да, хәтта таныш булмаганнар да булышырга тиеш.

“Псих” дигән сүздән халык уттан курыккандай курка. Ә бит ул латин теленнән “душа” (җан) дигән сүз генә. Ә җан ул һәр кешедә бар. Тик кемнеке – сау, ә кемнеке авыру, ярдәмгә мохтаҗ.

Фестиваль ил буенча инде бишенче тапкыр уздырыла. 9 октябрьдә “Казан ярминкәсе” мәйданчыгында 14 төбәктән килгән 300ләп медицина һәм медицина булмаган хезмәткәрләр дә, психологлар, авырулар үзләре дә катнашты. Түгәрәк өстәлләр, төрле иҗат мәйданчыклары гөрләде. Бу авыруларга үзләрен башка кешеләр шикелле тоярга, ә белгечләргә җаннары авыру кешеләргә ярдәм итү юлларын уртага салып сөйләшергә мөмкинлек бирде.

 PS: Матбугат конференциясенә килгән Мәскәү белгече бер яңалык белән дә уртаклашты. Россия табиблары “Антидепрессия” дигән мобиль кушымта булдырган. Анда диагностик сораштыру бар. Аның буенча җавап биреп кеше үзендә депрессия бармы-юкмы, ни дәрәҗәдә икәнен ачыклый ала. Депрессиягә һәм паникага каршы тренинглар да тәкъдим ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading