“100 еллык ифтары”, 30 000 кешене җәлеп итеп, быел яңа рекорд куймакчы.
Коронавирус пандемиясе рамазан аенда уза торган республикакүләм ифтарга да үз төзәтмәләрен кертте. Зур масштаблы ифтарны быел оештыра алмаслар инде дигән шик тә юк түгел иде. Әмма ул үтә, фәкать башка форматта. Республикакүләм ифтар быел яңалыкларга бай. Аның беренчесе – быелгы ифтар ТАССРның 100 еллыгына багышлана һәм ул "100 еллык ифтары" исеме астында уза. Икенче яңалык – ифтар 30 000 кешене колачлаячак. Моның кадәр рекордлы санда бер тапкыр да үткәне булмаган иде әле. Узган ел авыз ачуда берьюлы 15 000 кеше катнашкан иде. Өченче яңалык – ифтар ризыкларын волонтерлар өйләргә таратачаклар.
Бүген әлеге игелекле эшкә старт бирелде. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин журналистларга хәбәр иткәнчә, ифтар ел да уздырылып килә һәм аңа һәрвакытта нинди дә булса үзгәрешләр кертелеп тора, елдан-ел аны оештыру да камилләшә.
- Үткән елны авыз ачу мәҗлесенә 15 мең кеше чакырылган иде, быел исә 20 мң кешене җәлеп итәрбез дип уйлаган идек. Әмма үзчикләнү режимы үз төзәтмәләрен кертте, шуңа бәйле рәвештә форматы да үзгәрде. Бу үзенә күрә онлайн-ифтар булып чыга, һәр көнне Казан һәм республика районнары мөхтәсибәтләренә меңәр кешелек ифтар ризыгы таратылачак. Һәр мөхтәсибәт үз мәхәлләләрендәге мохтаҗлар исемлеген булдыра һәм ризыкларны аларның өйләренә китереп бирә. Бу эштә безгә волонтерлар ярдәм итә. Үзебезнең бик зур волонтерлык хәрәкәте бар, Аллаһ ризалыгы өчен алар монда килеп эшли. Бу очрактан файдаланып, аларга рәхмәтемне җиткерәсем килә, - дип сөйләде ул.
“100 еллык ифтарын” оештыруда «Туган авылым» милли-туристлык комплексы да катнаша. Аны гамәлгә куючыларның берсе булган Радик Абдрахманов продуктлар салынган бер тартмада төп ризык булуын, аның янына өчпочмак, баллы пирог кисәге, су, чәк-чәк, токмач, хөрмә җимеше куелуын әйтте. Бер тартма 300 сумга төшә. Төп ризык көн дә үзгәреп торачак, ул йә пылау, яки бәрәңге белән тавык ите, йә булмаса тавык урынына сыер ите булачак ди. Балалар турында да онытмаганнар. Атнага бер тапкыр тартмаларга үзебезнең халык һөнәрчеләре ясаган эшләнмәләр дә куелачак.
Беренче продуктлар җыелмасын бүген “Ак Барс Арена” стадионыннан озаттылар. Мең кешегә исәпләнгән ифтар ризыгы көн дә стадион территориясендә, берникадәр өлеге “Туган авылым” комплексында әзерләнәчәк. Стадионның генераль директоры Радик Миңнәхмәтов әйтүенчә, ризык пешерү, аларны пакетларга салу процессы санитария таләпләрен үтәп башкарыла. Ифтарны оештыруда катнашучы партнерлар продуктлар җыелмасын тарату өчен Газель машиналарын биргән.
Бүген ифтар ризыкларын алырга Казанның “Гаилә” мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да килгән иде. Аның әйтүенчә, биредән 155 порция ризык алып китеп, мохтаҗларга таратачаклар. Мәчетнең үзендә дә рамазан аенда мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү чаралары оештырылган. Аларга ярмалар һәм башка әзер продуктлар таратачакбыз, ди Рөстәм хәзрәт. Арча районыннан да килгәннәр ииде. Районның мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин бүген 70 кешегә ифтар ризыгын алып кайтып бирәчәкләрен әйтте.
- Үзебездә дә “Яхшылык өләш” дигән акция оештырылды, өлкән кешеләргә йөзгә якын продуктлар җыелмасы тапшырдык. “Җылылык һәрбер йортка” дигән проектыбыз да бар, илле биш кешегә шулай ук продуктлар тараттык. Изге рамазан аенда яхшы гамәлләр кылырга ашыксак иде, бу айда аның әҗер-савабы күбрәк итеп языла, - дип сөйләде ул.
Әлеге игелекле эштән читтә калырга теләмәүчеләр бу социаль әһәмияткә ия проектны гамәлгә ашыруга үз өлешен кертә ала. Акчалата ярдәмне 7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән җибәреп була. Мисал өчен, ИФТАР 300.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар