16+

102 яшьлек Хәкимә Закирова: "Лаеклы кешеләр сайлансын"

Саба районының иң өлкән кешесе – Оет авылында яшәүче Хәкимә Закирова да ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты.

102 яшьлек Хәкимә Закирова: "Лаеклы кешеләр сайлансын"

Саба районының иң өлкән кешесе – Оет авылында яшәүче Хәкимә Закирова да ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты.

Хәкимә әбигә быелның 16 гыйнварында 102 яшь тулды. Аның янына, соңгы елларда үзе бара алмау сәбәпле, 2465 нче сайлау участогыннан комиссия әгъзалары килде. 

Бүгенге көндә кызы Зөлхәбирә белән Оет авылында сугыш ветеранының тол хатыны буларак хөкүмәт салып биргән яңа өйдә яшиләр. Хәкимә апаның барлыгы 7 баласы, 15 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

Үз тавышын биргәндә ул: "Мине зурлап килгәнегезгә рәхмәт яусын, шулай ук җитәкчеләребезгә дә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә, илләребез тыныч булсын, сугышлар чыга күрмәсен, лаеклы кешеләр сайлансын", – дип теләп калды.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading