16+

105 яшьлек Минҗиһан Әкбарова: «Мин әле яшәп туймадым, тагын йөз ел яшәр идем»

Башкортстанның Дүртөйле районы Имай-Утар авылында туып-үсеп, бүген кызларының берсенең гаиләсендә Самарада яшәүче Минҗиһан Әкбарова 105 яшен тутырган.

Бу хакта  “Кызыл таң” хәбәр итә.

Мин әле яшәп туймадым, тагын йөз ел яшәр идем, ди ул. Ире Мөгаллим белән алты бала үстергән, бүгенге көндә дүртесе исән. Гомере буена ул, ал-ял белмичә, туган колхозында, Имай-Утар авылында эшләгән. Миңҗиһан әбинең 11 оныгы, 21 оныкчыгы, янә 2 кече оныкчыгы бар. Мәктәптә уку эләкмәсә дә, вакыйгаларның уртасында булу өчен ул заманында үзлегеннән башта гарәп әлифбасын, аннары латинны (үткән гасырның 30-40нчы елларында татарлар латин хәрефләре белән язган) өйрәнгән, аннары кириллицаны да үзләштергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading