16+

11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр

Август аена халык сынамышлары. Сезнең күзәтүләр туры килгәне бармы?

11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр

Август аена халык сынамышлары. Сезнең күзәтүләр туры килгәне бармы?

8 августта имән чикләвеге күп икән, ел уңышлы булыр.

9 августта тирес коңгызы кичен җиргә якын оча икән, көннәр матур торыр. 

10 августта кырмыскалар үз ояларын зурайта икән, иртә, суык кыш көт. 

11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр. 

12 августта һава бөркү, чебен-черки усал булса - яңгырга. 

13 августта яңгыр алдыннан салават күпере чыкса, начар һава торышы озакка дип җыенып килер. 

14 август нинди булса, 28е дә нәкъ шундый. 

15 август - әгәр җил төшкә кадәр кояш уңаена әйләнеп, төштән соң, киресенчә борылса - аяз көннәргә ишарә. 

16 август нинди, 19 декабрь шундый. 

17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр.

18 августта көндез аяз булып, кичкә таба болытлар куера башласа, һава торышы бозыла. 

19 августта нинди һава торышы булса, Покрау (14 октябрь) һәм гыйнвар да шундый килер. 

20 августта кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр. 

21 августта җил көчле була икән, атна-ун көн җилле булыр. 

22 августта чык никадәр күп төшсә, иртәгесе көн шуның кадәр эссерәк булыр. 

23 августта елга-күлләр өстендәге су тын икән, кыш тыныч, бурансыз булыр. Көн уртасында дулкыннар күренсә, кыш суык килер. 

24 августта кояш чыкканда яңгыр яуса, ул берничә көнгә сузылыр.

25 августта яңгыр яуса, "әбиләр чуагы" кыска булыр. Җылы һәм аяз булса - ак гөмбә уңар. 

26 августта төне буе ябалак кычкырса, һава торышы үзгәрә. 

27 августта йомшак җил - аяз көзгә. Җил дуласа, сентябрь салкын һәм елак булыр. 28 августта көн матур булса, 13-21 сентябрь көннәре яңгырлы булыр. 

29 августта торналар китеп бетсә, Покрауга (14 октябрь) салкын булыр. 

30 август - чикләвек уңышы мул булса, киләсе елга арыш уңар. 

31 август аяз булса, сентябрьнең беренче атнасы яңгырлы булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading