– Балам, син яшь кеше әле. Яшьлек кызулыгы белән кайчак әллә ниләр әйткән чаклар була, берүк, уйлап сөйләш. Бигрәк тә балаларыңа ямьсез сүзләр әйтә күрмә, алар каргыш булып әйләнеп кайтачак. Ана рәнҗешеннән, ана каргышыннан да куркыныч нәрсә юк, - диде Пенсия фондында чиратта торганда сүз алышып киткән Эльмира апа.
Татарчалап та, русчалап та бертуктаусыз Аллага ялварып, авыз эченнән дога укып утыруына башка игътибар итүче булмаса да, никтер ул мине үзенә җәлеп итте. Биредәге беркемгә дә охшамаган, үзеннән әллә нинди җылылык бөркелүче бу ханымга сүз катарга булдым. Күңеле мөлдерәмә бер көнлек танышыма әллә ни ярдәм итә алмасам да, бәлки, бөтенләй таныш булмаган кешегә эчен бушатып, бераз җиңеләеп китәр.
- Монда туып үскән идем мин, - дип сүзен дәвам итте ул. - Балачагым да әллә ни бәхетле булмады, яраткан кешемә кияүгә чыгып та рәхәттә йөзмәдем. Ун ел бергә яшәгән ирем беркөнне муеныма пычак терәде. Күзләремне чытырдатып йомдым да белгәннәремне укыдым. Шулчак звонокка кемдер ялгыш кына булса да бастымы шунда - ирем айнып киткәндәй булды, ә мин бикләргә онытылган ишектән урамга ыргылдым. Үзем елыйм, үзем йөгерәм. Кешеләр: «Тиледер бу», - дип, миңа аптырап карап китә. Ә мин бу җәзаның ни гөнаһларым өчен җибәрелгәнлеге хакында уйлыйм. Дөрес яшәргә тырыштым, кеше өлешенә кермәдем, беркемгә зыян салмадым... Шулчак кылт итеп әниемнең балачакта: «Тамагыңа пычак кергере!» - дип әрләве исемә төште. Биш яшькә кадәр гел шыңшып, елап йөргәнгәме, әнием шулай дип тирги иде. Менә сиңа мә, ничә еллардан соң ул сүзләре кабул була язды бит. Шулай булсын дип тә әйтмәгән инде, менә бит ничек килеп чыкты. Ирем кул күтәргәннән соң, мин аның белән яшәргә куркып аерылыштым да, улымны җитәкләп, Кыргызстанның элеккеге Фрунзе (хәзер Бишкек) шәһәренә күченеп киттем.
Игътибар итсәң, мисаллар күп инде ул. Әнә бер танышымның, улы салгалап та, соң кайткалап та йөри башлагач, бер сөйләшеп утырганда: «Туйдым, үлсә дә, кайгырмас идем», - дип әйткәне исемдә. Бер атна да үтмәде, улы машинада бәрелеп үлде. Ул ананың бердәнбер малаен күмгәндәге хәлен әйтеп-аңлатып бетереп булмас, әлеге хәлләрдән соң хәтта акылы да авышты мескенкәемнең. Ә бит ул аны үлсен дип түгел, баласының юлсызлыктан бәргәләнүен күреп гаҗизләнгәннән генә әйткән иде.
Мин гомер иткән ул якларда әниләр һәм әбиләр, балалары, оныклары шукланганда, сүзләрне бәйләү өчен, бик еш кына: «Үлгәнеңне күрсәм иде», -дигән сүзләр тезмәсен кулланалар. Шул сүзләрнең нәтиҗәседерме, анда яшьләр бик күп кырыла...
Пенсиягә чыкканчы шунда гомер иттем. Килеп яши башлаганда хәйран бай, яшәрлек җирләр иде әле. Хәзер тормышлар да авырлашты, аннары туган җир дә тарта икән. Әле эштә мәш килеп, бала үстергән чакларда сизелми. Ә менә пенсиягә чыгып, үз-үзең белән бергә-бер калгач, төзәлгән күк тоелган йөрәк ярасыннан әле һаман да сагыну, туган якка сусау булып кан саркыганын тоясың икән.
- Йортыгызны сатып бирегә күчендегезме? - дим.
- Юк, сеңлем, анда алай бик тиз генә алам дип торучысы юк, әле һаман сатылмаган. Аннары аның акчасына Казаннан түгел, берәр авыл тирәсеннән кечкенәрәк йорт кына алып була.
- Пенсиягезне монда күчертергә йөрисездер инде алайса...
Пенсия диярлеге дә юк инде аның читтән кайтканнарның, анда нинди шәп акчалар алып эшләсәләр дә, шул дүрт-биш меңнән артмый инде ул. Улым белән берәр авылга кайтып төпләнеп, мал-туар асрап яшәп карарбыз, дип торам, Алла боерса. Иң мөһиме - мин хәзер, өем булмаса да, үз өемдә кебек. Улым да берәр татар кызына өйләнеп куйса, миңа шуннан да зуррак бәхет булмаячак. Минем язмыш балачакта әниемнең ачуы килгәндә әйткән сүзләренең нәтиҗәсе булып чыкты бугай. «Күзем күрмәсә иде сине!» - дигәне дә кабул булды әниемнең. Уйламаганда чит җирләргә чыгып китеп, сукыраеп үлгән әниемне җирләргә дә кайта алмадым: операциядән соң йөрерлек хәлдә түгел идем... Үзем әниемнең сүзләреннән күп пешкәнгә күрә кабатлап әйтәм, кызым, әниеңне рәнҗетмә, балаларыңа кадерсез сүзләр әйтмә, берүк. Барысы да үзеңә кире әйләнеп кайтачак...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Мин шулай ук балаларына- хайван ,булдыксыз , бандит .....дип начар сузлэр эйтучелэргэ сузлэр белэн сак булыгыз дияр идем. Яратып та ,андый сузлэр эйтмэскэ.
0
0
0
0
Ничек уз Балан,а начар суз эйтеп,начар телэк телисен, инде... Башка сыймаслык хэл,тэубэ,пычак кергере дип хайванга да эйтеп булмый...
0
0
0
0
Элекке эбилэр без кечкенэ булганда, иии, Аллахнын рэхмэте дип безне эрлилжр иде. Шул вакытта да Аллахка рэхмэт эйтеп эрлэгэннэр ьит
0
0