16+

Баклажан үстерә беләсеңме?

Помидор белән баклажан бер семьялыкка керсә дә, түтәлгә янәшә утыртырга ярамый. Рассада вакытында бер тәрәзә төбендә дә үстермәгез.

Баклажан үстерә беләсеңме?

Помидор белән баклажан бер семьялыкка керсә дә, түтәлгә янәшә утыртырга ярамый. Рассада вакытында бер тәрәзә төбендә дә үстермәгез.

Суны дөрес сипмәү аның үсешенә генә түгел, уңышына да йогынты ясый. Ул артык дымга бик сизгер. Су күп булса, гөмбә авыруы барлыкка килергә мөмкин. Серкәләнү процессын да авырлаштыра. Су җитешмәгән очракта да начар, чөнки аның тамыр системасы туфракның өске катламында урнашкан. Сипкәндә, суны баклажанның яфракларына тидермәгез.

Баклажан ботак чыгарырга ярата. Аның өч-дүрт ботагын гына калдырыгыз.

Уңышын җыйганда, күпләр аны сындырып ала. Нәтиҗәдә сабакта яра калып, анда инфекцияләр эләгергә мөмкин. Кайчы яки секатор кулланырга тырышыгыз. Авыру эләктергән һәм җиргә ятып торган яфракларын да алыгыз.

Фото: teplica-exp.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading