16+

“15 көн йоклагач “распределение” була”

Безнең бик якын гаилә дустыбыз бар иде. Ул бездән шактый өлкән, инде күптән пенсиядәге абзый. Иремнең күпчелек дуслары үзеннән өлкәнрәк булгангамы, Вася дәдәй белән дә алар яңа эшкә урнашкач бик тиз уртак тел тапты.

“15 көн йоклагач “распределение” була”

Безнең бик якын гаилә дустыбыз бар иде. Ул бездән шактый өлкән, инде күптән пенсиядәге абзый. Иремнең күпчелек дуслары үзеннән өлкәнрәк булгангамы, Вася дәдәй белән дә алар яңа эшкә урнашкач бик тиз уртак тел тапты.

Аннан соң Вася абый безнең өйгә килеп йөри башлады. Үзенең балалары чит илдә яшәгәнлектән ярдәм кирәк булганда да иремә мөрәҗәгать итә иде. Ә үзе кызларына Франциягә кунакка барса, кызыбызга беркайчан да бүләксез кайтканы булмады. Берсендә кызыбызга дип алып кайткан күлмәге кечерәк булды. Шуңа да кызына заказ биреп, зуррак күлмәк кайтарттырган иде. Кыскасы, Вася дәдәйне без үзебезнең бабай урынына күрдек, ә ул безне балалары, оныклары кебек яратты.

Узган ел дәдәебез көтмәгәндә арабыздан китте. Башта хатыны коронавирус белән авырды. Катя апа хастаханәдә ятып чыкты. Ә Вася абыйда ковид юк дип дәваларга салмадылар да, өйдә дә дарулар бирмәделәр. Имеш, тесты тискәре нәтиҗә күрсәткән. Бер өйдә торып, бер кашыктан ашаган ике кешенең берсендә вирус булып, икенчесендә ничек булмый каладыр инде ул... Гомере беткән, күрәсең. 

Кыскасы, Вася дәдәебез август башында вафат булды. Бик авыр кичердек без бу югалтуны. Аеруча да ирем. “Эх, Вася дәдәйгә шалтыратып сөйләшәсе иде хәзер! Юк-бар хакында рәхәтләнеп сөйләшерлек бердәнбер дустым иде бит ул минем”, – дип еш уфтана.

Үзем дә ул биргән гөлгә су сипсәм дә, алып килгән әйберләрен күрсәм дә юксынып куям. Әле узган ялларда гына бер чиләк чия чистартып, кайнатма ясадым. Чия чистарта торган җайланманы ул бүләк иткән иде. Кичен чәй эчкәндә дә ирем белән Вася дәдәйне искә төшереп утырдык.

Шул төнне Вася дәдәй иремнең төшенә кергән. Имештер теге дөньядан иремә шалтырата икән. “Вася дәдәй, син юк бит инде, киттең”, – дигән аңа ирем. “Киттем. Киткәннән соң 15 көн йокладым әле мин монда. Аннары гына торгызалар икән. Халык күп монда. Шул 15 көнсез “распределение” ясамыйлар. Кемне кая җибәргәнче менә шалтыратырга рөхсәт иттеләр”, – дигән аңа Вася дәдәй.

Шундый рәхәтләнеп сөйләштек, дип төшен сөенә-сөенә сөйләде иртән ирем. Моны нәрсәгә юрарга да белмәдем. Үлгәненә бер ел тулып килә, дога кирәкме икән әллә дип тә уйладым. Ул – христиан, без мөселман. Ничек дога кылырга да белмәссең үзенә. Чиркәүгә барып, шәм куя алмыйм бит инде...
Төшләр безнең баш миендәге яшерен уйлар, теләкләребез, ди психологлар. Иремнең Вася дәдәй белән сөйләшү теләге шул кадәр зур булганга кердеме икән?
Мәрхүмнәрнең еш кына төшкә кереп, нидер әйтергә, нәрсәдер хәбәр итәргә теләү очраклары хакында да еш ишеткәнем булды. Әмма теге дөньядан әле берәүнең дә шалтыратканы булмады.

P.S. “Распределение” дигәне нәрсә булды икән инде? Менә хәзер анысын беләсе килә бит. Вася дәдәй, тагын “шалтыратсаң”, анысын да әйтергә онытма әле!

Фото: https://pxhere.com/
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading