16+

16 яшьлек Юлия Антонова: «Мин авылда калам»

Антоновлар гаиләсенә килгәч, капка төбеннән үк безне ипи, тоз, якты йөз белән, милли киемнәрдән, халык җырларын җырлап керәшеннәр каршы алды. «Хуш килдегез, рәхим итегез ямьле Зичәбашына»... Юра Антоновның үзе генә түгел, һәр гаилә әгъзасы – үзе бер язма герое. Якынрак танышкан саен, без аларга күбрәк сокландык.

16 яшьлек Юлия Антонова: «Мин авылда калам»

Антоновлар гаиләсенә килгәч, капка төбеннән үк безне ипи, тоз, якты йөз белән, милли киемнәрдән, халык җырларын җырлап керәшеннәр каршы алды. «Хуш килдегез, рәхим итегез ямьле Зичәбашына»... Юра Антоновның үзе генә түгел, һәр гаилә әгъзасы – үзе бер язма герое. Якынрак танышкан саен, без аларга күбрәк сокландык.

Гаилә башлыгы – тимерче. Тотса тимер уйный аның кулында, ди авылдашлары. Юраның сыйфатлы мунча мичләрен башка авылларда да беләләр. Тимердән тыш, агач эшләренә дә оста әле ул. Үзләренең агач ярдыру цехы да бар. Кечкенәдән әтисеннән өйрәнгәннәрне онытмый. Коймасын да бизәкли, капкасын да ясый. Үзе белгәннәрне улына да төшендерә. 14 яшьлек Юлиан инде агач урындыклар ясый белә.

Антоновлар мал-туар күп асрый. Өч үгезләре, сыерлары, атлары, 50 бройлер тавыклары бар. Әле менә улларына колын алып биргәннәр. Җиде баш умарта да тоталар. Бал сатып, акча эшлиләр.

Юрий да, хатыны Лариса да авылда агрофирмада эшли. Берсе – слесарь, эретеп ябыштыручы, икенчесе – бозау караучы.

– Акча түләсәләр, авылда бер дигән итеп яшәргә була. Ит, сөт, май, күкәй үзебезнеке. Шәһәргә кунакка гына барып кайтабыз, – ди Лариса.

Фермада эш бетми, иртәнге сәгать дүрттә чыгып китәләр, кичке тугызларда гына кайталар. «Өйдәге мал-туарны кем карый соң?» – дип кызыксынабыз. «Балалар», – ди алар. Кечкенәдән кызын да, улын да хезмәт аша тәрбияли Антоновлар. 16 яшьлек Юлия белән 14 яшьлек Юлиан, кирәк икән, сыер да сава, тирес тә түгә, умарталарны да карый, өйне дә тәртиптә тота, ашарга да пешерә, укуда да сынатмый, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Балалар икесе дә көрәшкә йөри. Без килгән көнне табынны Юлия әзерләгән булып чыкты, бәлеш тә салган, телеңне йотарлык торт та пешергән.

– Ашарга пешерә белү – хатын-кыз өчен гадәти хәл. Көрәшәм дә әле мин. Мәктәпкә күршедәге Түбән Биш авылына барып укыйбыз, көрәш түгәрәге эшли башлагач, кыз булсам да, кызыгып барып карадым. Аннары ошап китте. Хәзер төрле бәйгеләрдә катнашам, кышын чаңгыда йөрибез, – ди Юлия.
Кыз химия, математика фәннәрен ярата икән. Стенада эленеп торган бихисап диплом, грамоталар арасында Бөтенроссия күләмендә уздырылган олимпиадада катнашканга бирелгәннәре дә бар.

– Киләчәктә йә ветеринар, йә химия юнәлешендә белгечлек алырга телим. Яшәргә авылга кайтачакмын, – ди. Аның сүзләреннән барыбыз да гаҗәпләнеп калабыз. Юлия аптырап тормый, редакторыбызга төбәп: – Ник алай карап торасыз? Мин авылда калам. Исегез китмәсен, кыю кыз мин, ни дисәң дә, өч малай белән укыйм. Унынчы сыйныфка укырга калучылар сирәк.

Бакчада, өйдә – чиккән сөлгеләр, мендәр тышлары. Баксаң, әниле-кызлы чигәргә оста икән. Нинди генә бизәкләр тудырмаган алар.

– Чалыштырып (крестиклап) чигәргә әбием өйрәтте, әнием дә бәйли, чигә, мин дә нәселдән килгән кул эшенә өйрәндем. Чигү тынычландыра, рәхәтлек бирә, – ди Юлия.

Район үзәгеннән 50 чакрым ераклыкта үз күңелләрен үзләре күреп, тормыштан, хезмәттән тәм табып яши белә Антоновлар. Мондый кешеләр булганда, авылның киләчәге өметле әле.


Юлия Антоновадан тәмле торт рецепты

Бисквит өчен 5 йомырка, аз гына ванилин, ярты кап камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель), 1 стакан шикәр комы, он кирәк. Барысын бергә миксер белән болгатасың, духовкада пешерәсең. Коржны шакмаклап кисәсең дә, берсе өстенә берсен куеп, тәлинкәгә өясең. Аннары шул «пирамида» формасындагы торт өстенә кремны агызасың.

Крем өчен 20 процент майлылыктагы каймак, 1 стакан шикәр комы кирәк. Болгатканнан соң, бу катнашманы суыткычта тотып торсаң яхшырак.

Зәй, Зичәбаш.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading