16+

20 ел элек үлгән ана турында ХАТ

Бу язмамны «Балаларым» дип кенә яшәгән, бер генә онык та күрә алмыйча, өч баласын, инвалид ирен калдырып, 20 ел элек гүр иясе булган газиз әнкәемә багышлыйм.

Бу язмамны «Балаларым» дип кенә яшәгән, бер генә онык та күрә алмыйча, өч баласын, инвалид ирен калдырып, 20 ел элек гүр иясе булган газиз әнкәемә багышлыйм.

Инәкәй, әнкәй, әнием...
Нинди ягымлы, матур сүзләр... Анага бу сүзләр шулкадәр якын, кадерле, ишеткән саен ишетәсе килеп кенә тора. Шатлыктан Ананың йөрәге ярсып тибә башлый. «Балаларым, җан кисәкләрем, бәгырь җимешләрем...» дип кабатлаганда, йөрәк үзен бик нык сиздереп ала да, вакытында сакламадың дип хәлсез шелтәләп, сыкрап кына, сүлпән генә тибә тора. Менә-менә туктар да кебек. Йөрәге белән килешергә теләми Ана. Сабыйлары бар ич аның...

«Әнием, әнием», – дип иркәләнеп, сөелеп торучы кызына – 12 яшь; икенче кызына – 14 яшь. Бала гына булса да, анысы өчен аның йөрәге тынычрак кебек. Кыю, үз-үзенә таләпчән, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Улы – таянычы. Авыру икәнен белгәч тә, зурларча фикер йөртеп, 15 яшендә олыгаеп, күзләре моңсуланып китте. Ире нишләр? Ул да авыру бит...
Бармаган табиб, йөрмәгән таныш-белеш калмады, файдасы булмады Анага. Миңа яшәргә кирәк! Тырышып-тырмашып булса да яшәргә дип уйлый үзе.
Балаларының бәхетенәме, күк капусы ачылды: бу якларга мәшһүр профессор килә дигән сөенечле хәбәр таралды. Ананың күңел күгендә өмет йолдызы калыкты.

Атаклы табиб башта бик озаклап Ананың сырхау кенәгәсен актарды, йөрәген тыңлады, торган саен, йөзе караңгылана барды. Аннары танылган белгеч, чал башын чайкап: «Якыннарына җиткерегез: күп булса, алты ай гомере калган бу авыруның», – дип хөкем чыгарып та куйды.

Аяк астымда җир убылды, ахры, дип уйлап куйды Ана. Юк, җир түгел, мондый дәһшәтле хәбәрне күтәрә алмыйча, йөрәге вакытлыча туктап калган икән. Табибның «сөенеченнән» тетрәп, берөзлексез «инәкәй, инәкәем!» дип күз яше койган үсмер – өлкән улының чигә чәчләрен шул сәгатьтә чал сукты. Малаеның яшьле күзендә Ана үзләре белән бергә яши торган сигезенче дистәне тутыручы каенанасын, инвалид әтисен һәм сеңелләрен күрде...

Аяк терәп тартышты Ана аяусыз язмыш белән. Бакча башындагы мунчадан чистарып, пакьләнеп кайтканда елый-елый теләгән теләкләредерме, кайсыларыдыр, ләкин алар кабул булды. Үз язмышына үзе хуҗа булган Ананың йөрәге тагын берничә ел типте әле. Хәтта җаны кебек күргән малаен армиягә (ике елга бит ул!) озатып, кайтуын сабыр гына көтте.

Кызлары да, белем алып, үз юлларын тапты. Аннары ул оныкларын күрү турында хыяллана башлады. Ләкин болай да шактый буйсынган йөрәкнең Ананың бу сүзләрен кабул итәсе килмәде инде... Түшәге янында утырган балаларына, 25 ел бергә матур гаилә булып яшәгән иренә сүз әйтерлек хәле булмаса да, Ходайга рәхмәт укыды: алты ай түгел, сигез ел (!) яшәп, балаларын ятим итмәде, якыннарын куандыра алды бит ул!
Балаларының тормыш дигән дәрьяда батып югалмаячакларын белеп, Ана беренче тапкыр үз йөрәгенә буйсынды һәм тынып калды...


 
Румия Хафизова, Бөгелмә шәһәре

 

Язмага реакция белдерегез

26

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading