16+

20 ел иске китапханә бинасында яшәгән Любовь Платонова: «Яңа фатир арзан булмый, бик күп акчалар таләп итә»

Спас районыннан Любовь Платонова 20 ел иске китапханә бинасында яшәгән. Районга килгән яшь белгеч мәдәният йортында эшли башлаган. Эш урыныннан аны фатир итеп үзгәртелгән китапханәгә урнаштырганнар.

20 ел иске китапханә бинасында яшәгән Любовь Платонова: «Яңа фатир арзан булмый, бик күп акчалар таләп итә»

Спас районыннан Любовь Платонова 20 ел иске китапханә бинасында яшәгән. Районга килгән яшь белгеч мәдәният йортында эшли башлаган. Эш урыныннан аны фатир итеп үзгәртелгән китапханәгә урнаштырганнар.

– Яши торган бүлмәбез кечкенә иде, 24 квадрат метр гына. Ике кызымны шунда үстердем. Мич яга идек, быелның гыйнварына кадәр шулай яшәдек әле. Кайнар су юк, хәер, салкын суын өйгә кертә алдык. Торагыбызны авария хәлендә дип танысалар да, яңа фатирны сигез ел көттек. Шөкер, иркен, җылы, яңа фатирыбызда яши башлавыбызга киләсе елга бер ел була, – ди Любовь Платонова.
Яңа фатиры Аллага шөкер. Өч катлы, 18 фатирга исәпләнгән торак. Платоновларның фатирлары зур, 40 квадрат метрга якын мәйданны тәшкил итә, суы кергән, индивидуаль җылыту системасы белән җиһазландырылган.

– Бу торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне экономияләргә ярдәм итә. Октябрь аеннан май аена кадәр җылылык җибәрәбез дә җылы көннәрдә туктатып торабыз. Бүлмәбез җылы, тәрәзәдән кояш нурлары кереп өйне тиз җылыта, – ди әңгәмәдәшем.
Фатирны алар социаль найм нигезендә сатып алганнар.
– Ипотека алырга курыктык, мин пенсионер, кызларымның үз гаиләләре. Социаль найм килешүенең үз өстенлекләре бар, фатир өчен 2 мең сум тирәсе акча гына түләргә кирәк. Әлегә ул беренчел кертем буларак кабул ителгән иске торагыбыз акчасыннан түләнеп бара. Өстәвенә фатир, килешү нигезендә, балаларыма мирас итеп күчә икән. Булган акчабызга җиһазлар алдык, яңа фатир арзан булмый, бик күп акчалар таләп итә, ә монда барысы да җайлы гына килеп чыкты. Ни дисәң дә, сигез ел көткән шатлык, – ди Любовь ханым.

Республикада гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары арасында «Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү» республикакүләм программасы инде күптәннән эшли. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин аңлатуынча, Тузган торак программасы 1995 елда ук бар иде. 2004 елга кадәр, әлеге программа кысаларында, 50 меңгә якын гаилә иске йортларын яңага алыштырган. Ул чакта тораклар бушлай бирелгән. Ләкин 2004 елдан соң авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә бары социаль ипотека программасын гына тәкъдим итә башлаганнар.

Хәзер аварияле торакта яшәүчеләргә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хисабына төзелгән йортлардан фатир алу мөмкинлеге бирелә. Фатирларны ташлама белән, базар бәясеннән азрак суммага – 7 процент еллык ставка белән генә дә алырга була. Программада катнашучыларның элек торган тузган торагының квадрат метры якынча 11 мең сумнан сатып алына.

Наталья Казакова, Спас районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары:

– Спас районында 2012 елның 1 гыйнварына кадәр 29 күпкатлы торак аварияле хәлдә дип табылды. Барлыгы 5 035,4 квадрат метр мәйданны биләгән торакны сүтәргә дип карар кылынды. Бу 120 фатирның 17се – муниципаль карамакта, 103е гражданнарның милке булып исәпләнә. Гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы кысаларында, «Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә, дүрт күпкатлы йорт төзелде. Аларның кайберләре 12шәр фатирлы, 18, 36 фатирлысы да бар. Былтыр дәүләт программасы буенча яңа фатирларга 24 гаилә күченде, быел тугыз гаилә яңа фатир ачкычларын алды.

 

Фото: rbk.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading