16+

2020 елда балалары туганнарга өч ел дәвамында 9 меңнән артык пособие түләнәчәк

2020 елдан башлап Татарстанда беренче балалары булган гаиләләр бала өч яшькә җиткәнче һәр ай саен 9 мең 373 сум акча алачак.

Әлеге ярдәм чарасы җан башына уртача керем өч кешедән торган гаиләгә 60 510 сумнан артмаган очракта каралган.

“2018 елдан башлап республикада һәм тулаем илдә беренче балалары туганда гаиләләргә айлык пособие түләү буенча зур программа гамәлгә ашырыла. 2020 елгы яңалык шунда – керемнәре ике яшәү минимумына яки өч кешедән торган гаилә кереме 60 мең 510 сумга җитмәсә, акча түләнәчәк”, - ди Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading