16+

2021 елда Татарстан парламенты кабул иткән өч төп закон нинди?

Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы елга йомгак ясады. “Президент кул куя алмыйча, киредән Дәүләт Советына кайтарган бер генә закон проекты да булмады. Бер яктан бу профессиональлек булса, икенче яктан хакимият тармакларының бердәм эшчәнлек нәтиҗәсен күрсәтә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

2021 елда Татарстан парламенты кабул иткән өч төп закон нинди?

Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы елга йомгак ясады. “Президент кул куя алмыйча, киредән Дәүләт Советына кайтарган бер генә закон проекты да булмады. Бер яктан бу профессиональлек булса, икенче яктан хакимият тармакларының бердәм эшчәнлек нәтиҗәсен күрсәтә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы елга йомгак ясады. Ел дәвамында республиканың закон чыгару органы депутатлары 10 тапкыр очрашкан һәм барлыгы 284 закон проекты каралган. Шуларның 94 се Президент тарафыннан имзаланган.

“Президент кул куя алмыйча, киредән Дәүләт Советына кайтарган бер генә закон проекты да булмады. Бер яктан бу профессиональлек булса, икенче яктан хакимият тармакларының бердәм эшчәнлек нәтиҗәсен күрсәтә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Кабул ителгән законнар арасында парламент җитәкчесе аеруча да өчесен билгеләп үтте. Моның береченчесе промышленность паркларында эшчәнлек алып бара торган кече һәм урта бизнес вәкилләренә салымнар буенча ташламалар бирүгә кагыла.

“Татарстан технопарклар, сәнәгать парклары буенча алдынгы урында. Алар инвесторларны җәлеп итә, кешеләрне эш белән тәэмин итә. Хәзерге вакытта сәнәгать парклары территорияләрендә 1,5 резидент эшли һәм 39 меңнән артык эш урыннары булдырылган”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Эшмәкәрләр законның “әҗерен” инде киләсе елда, декларацияләр тапшырганнан соң тоячак.

Тагын бер мөһим закон — гараж амнистиясе хакында.

“Бу бик күп кешегә кагыла. Үз вакытанда, машина сатып ала алган һәрбер кеше легаль һәм легаль булмаган ысул белән гаражлар төзеде. Бу җәмгыятьтә, салым системасында күп сораулар тудыра иде. Без бу юнәлештә быел эш алып бардык һәм күпләр гражларын рәсмиләштерде”, - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Депутатлар караган иң зур закон проектлары исемлегендә киләсе елга бюджет проекты да бар. 2022 елда Татарстан казнасының керем өлеше 300 млрд, чыгымнар 324 млрд сум, дефицит 24 млрд сум булачак.

“Бу районнарда, шәәһрләрдә хакимиятнең барлык өлкәләре дә ныклап эшләүне таләп итә. Акчалар вакытында килеп җитәргә һәм вакытында файдаланылырга тиеш”, - дип искәртте закон чыгару органы җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading