16+

22 апрель ял көне булачак. Конституциядә туган телләр дә якланачак

Илбашы Владимир Путин җитәкчелегендә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне әзерләү буенча эшче комиссия утырышының бүген чираттагысы үтте.

22 апрель ял көне булачак. Конституциядә туган телләр дә якланачак

Илбашы Владимир Путин җитәкчелегендә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне әзерләү буенча эшче комиссия утырышының бүген чираттагысы үтте.

Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Илбашы Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирүне 22 апрельдә үткәрү һәм әлеге көнне ял көне дип игълан итү идеясе белән килешкән. Ял көне булса да, ул түләүле көн булачак.

Утырыш барышында Фәрит Мөхәммәтшин да аерым мәсьәләләр буенча үз фикерен җиткерде. Аерым алганда, ул Эрмитаж директоры Михаил Пиатровскийның Конституциядә рус теле – дәүләтне оештыручы халык теле икәнен беркетеп куярга дигән фикеренә сакчыл карарга кирәк дип белдерде. Татарстан парламенты җитәкчесе милли республикаларда милли телләрне укытучыларның киләчәктә туган телләрне өйрәнү мөмкинлеге булырмы дигән шикләрен дә җиткерде. 

Фәрит Мөхәммәтшинга җавап итеп, Владимир Путин «безнең көчебез – безнең төрле булуыбызда» дигән фикерне күп тапкыр кабатлавы хакында белдерде. «Россиядә яшәүче һәр халыкның уңай сыйфатлары кушылмасы илебезне ныгыта», диде Президент. Аныңча, Пиатровский моңарчы Төп законда булмаган фикерне җиткергән: «Дәүләт этнокультур һәм телләр күптөрлелеген саклауны гарантияли».

Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин Илбашына телевидениедән дә зарланып алды. Шул ук укытучылар белән очрашу вакытында ул белем бирү турында гына кайгыртып, тәрбия мәсьәләләрен онытасыз дигәнрәк фикер әйткән икән. Мөгаллимнәр исә дәүләт тә, аерым алганда, телеэкраннардан теләсә нәрсәләр күрсәтеп, алар эшләгән эшнең мәгънәсен дә бетерәләр дип җавап биргән. Һәм әлеге фикерне Президентка җиткерүне дә сораган.

В.Путин укытучыларның әлеге фикере белән килешкән һәм ни дә булса эшләргә вәгъдә биргән.

Фото: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading