16+

25 август – җәлилчеләрне искә алу көне

Бүген җәлилчеләрне искә алу көне

25 август – җәлилчеләрне искә алу көне

Бүген җәлилчеләрне искә алу көне

Муса ҖӘЛИЛ

Җырларым
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю –
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
*
Хәнәфи БӘДИГЫЙ

АВГУСТ ШАВЫ
Август шавы кабат алып килә
Якынлашкан көзнең сулышын.
Яфракларның уйчан җилфердәве
Хәтерләтә Ватан сугышын.
Хәтерләтә аны иң дәһшәтле
Кырык дүртнең август иртәсе.
Шунда җәлилчеләр юлын кисә
Фашистларның канлы киртәсе.
Яфракларның шавы алып килгән
Якынлашкан җиңү сулышын.
Җәлилчеләр горур атлаганнар
Шул сулышның алып соңгысын.
Шул сагыштан кабынадыр төсле
Алтын-сары ялкынлы көзләр.
Җәлилчеләр булып карый сыман
Ул мәхшәрне күрмәгән күзләр.
Яфракларның шавы алып килә
Якынлашкан көзнең сулышын.
Җәлилчеләр булып сулый кебек
Дөнья халкы җиңү сулышын.
Көрәшләргә яңа җәлилчеләр
Кирәк, дисә әгәр киләчәк,
Халык арасыннан күтәрелеп,
Ирек даулап яшьләр киләчәк!..
*
Йолдыз
Хыял

Өйрәндек без шулай китаплардан –
Батырларга тиеш хөрмәт һәм дан!
Кайда соң ул чакта башкалада
Алиш исемен йөрткән
берәр мәйдан?!
Алиш та ич курку белмәс батыр,
Кабатлыймын инде ничә тапкыр –
Бу мәйданда кайчан Алиш сыны
Кыя таштан һәйкәл булып калкыр?
Мәйдан түгел, юк бит хәтта урам
Онык белән бергә йөри торган.

Урамы да табыла, һәйкәле дә
салына,
Тик Алишка түгел, ятларга.
Битарафлыкмы бу, гамьсезлекме,
Белмим, моны ничек атарга.
Әллә инде хәзер батырлар да
Кирәк түгелме бу татарга?!
Алиш-батыр да ич хаклы лаек
Онтылмаска, хөрмәт һәм данга.
Бик киләсем килә чәчәк тотып,
Аның исемен йөрткән мәйданга. 

Хыялымда яши мондый урын
Күзем йомсам, йөгерә балалар.
«Әкиятче-батыр абый!» – диеп,
Һәйкәленә чәчәк салалар. 

 

фото - maptab.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading