16+

25 июньдә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча алдан тавыш бирүләр башлана

25 июнь көнне Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча алдан тавыш бирүләр башлана. Тәртибе ничек, кая барырга - безнең язмада.

25 июньдә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча алдан тавыш бирүләр башлана

25 июнь көнне Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча алдан тавыш бирүләр башлана. Тәртибе ничек, кая барырга - безнең язмада.

25 июньнән 30 июньгә кадәр, тавыш бирергә килергә теләүчеләр иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр сайлау участокларына килә ала.

Иртәнге сәгать 8 дән көндезге 1 гә кадәр өй янындагы территорияләрдә тавыш бирергә була (мондый мөмкинлек каралган территорияләрдә, билгеле). Шулай ук бу вакыт аралыгында тавыш бирү өчен аерым урыннар булмаган торак пунктларда  тавыш бирүләр оештырылачак.

Тавыш бирү өчен билгеләнгән биналарда сайлау участоклары сәгать 14.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк. Ягъни, күчмә сайлау участогы һәм стационар сайлау ноктасы параллель рәвештә эшләү күздә тотылмый.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, төгәлрәге 27 һәм 28 июнь көннәрендә тавыш бирү участоклары 8.00 дән 14.00 гә кадәр эшләячәк.

Бөтенроссия тавыш бирү көнендә, ягъни 1 июльдә сайлау участоклары сәгать 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

Лилия Локманова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading