16+

30 сутыйда кабак үстерүче Вакыйф Мингалиев: «Кабак ашаган сыерның ите дә, сөте дә тәмле була»

Соңгы елларда халык бәрәңге урынына кабак үстерә башлады. Балык Бистәсе районына баргач, бездә хәтта өч бакча кабак үстерүче дә бар, дип, Олы Елга авылыннан Вакыйф Мингалиев белән таныштырдылар.

30 сутыйда кабак үстерүче Вакыйф Мингалиев: «Кабак ашаган сыерның ите дә, сөте дә тәмле була»

Соңгы елларда халык бәрәңге урынына кабак үстерә башлады. Балык Бистәсе районына баргач, бездә хәтта өч бакча кабак үстерүче дә бар, дип, Олы Елга авылыннан Вакыйф Мингалиев белән таныштырдылар.

Безне ул бакчада каршы алды. Кабак җыеп йөри иде. Ишеге ачык сарайда да өем-өем кабак күзгә ташланды. Барысы 30 сотый мәйданда кабак үстерә икән Мингалиевләр. «Моның кадәр кабакны кая куеп бетерәсез?» – дип сорыйм, аптырап.

– Терлеккә ашатабыз. Авылда яшәгәч, маллар да асрамыйча булмый. Бу алар өчен менә дигән файдалы ризык. Кабак белән тукланган сыерның – сөте, чалынасы терлекнең ите тәмле була. Аңарда файдалы микроэлементлар, витаминнар күп. Симертә торган малга ашатсаң, авырлыгын тиз җыя, – ди Вакыйф абый.
Иң матур, иң эре кабакларны Казанга кафе-рестораннарга алып барып сата. Ун ел буена берничә туклану оешмасы белән элемтәләр урнаштырдым, дип, серле генә елмая бакчачы. Килограммын 15-20 сумнан сата икән. Аның белән балаларга бераз булса да булышып торабыз, ди ул. Үзенекен сатып бетергәч, авылдашлары китергән кабак, ташкабакларны да сату җаен таба. Аңардан күреп, күршеләре дә күп итеп кабак утырта башлаган.

Көзгә кергәч, атна саен ярминкәләргә дә бара икән.
– Шәһәр халкы кабакны яратып ала. Вакыйфны тапмасалар, гармун уйнап кабак сата торган абзый кайда ул дип эзләп тә йөриләр, – дип сүзгә кушыла аның хатыны Фәния апа.

Гармун уйный дигәннән, Вакыйф абый авылда 40 ел мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли икән.
– Яшебез дә бара, кимүгә түгел, олыгаюга таба шул. Бәрәңгене үз вакытында үстердек, җиткән инде. Хәзер аны үзебезгә җитәрлек итеп кенә утыртабыз. Ә кабакның бернинди мәшәкате юк. Утыртып, баштагы мәлендә су сибәсең дә, бер кат чүбен утыйсың да онытасың. Төбен дә өясе, агу да сибәсе, тырмалыйсы да юк. Иң рәхәт яшелчә – шул, – ди Вакыйф абый.

Былтыр алар өч бакчадан 3 тонна кабак җыеп алган. Апрельгә кадәр сатканнар. Кабак подвалда, өй астында саклана, диләр. Берничәсен кабыгыннан чистартып, турап, суыткычта саклыйлар икән.
– Кышын ботка пешерәбез. Оныклар сары ботка дип шуны гына сорый, – ди Фәния апа.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading