Сүз ара сүз китеп, үзләренең күп итеп чебеш үстереп сатулары турында белеп алабыз. Башта эре терлек үстергәннәр. Шул акчага яңа йорт төзеп чыкканнар. Аннары меңәр баш каз үстергәннәр, соңгы өч елда чебешкә күчкәннәр. Быел аларның санын 3200 башка кадәр җиткергәннәр. Бер көнлекләрен алып үстерәләр икән.
– Барысын берьюлы алып кайтмыйбыз, 200әр итеп партияләп алабыз. 1000 чебешне бер айга җиткереп саттык, калган 2000нән артыгын үстереп сатабыз. Көненә 80 чебеш тә суйганыбыз бар. Өмәгә туганнарым килә, без бик тату гаилә. Алты килендәшем генә бар минем, – дип горурланып әйтеп куя ул.
Үз урамнары аша үткәндә, өйләрен күрсәтергә дә алып керде. Шуның кадәр чебешне ничек үстереп бетерәләр икән дип шаккаткан идек, Шәвәлиевләрнең эше ул гына түгел икән. Фәридә үзе клубта, ире Илдар май комбинатында эшли. Җәй көне күп итеп виктория җиләге үстереп саталар, аннары кура җиләге өлгерә. Анысын да рәт-рәт күп итеп утыртканнар. Быел гына да 120 кг виктория, 200 кг кура җиләге сатканнар. Бакчада 30 төп алмагач, берничә сорт виноград үсеп утыра. Ә капка төпләре чәчәккә күмелгән.
Ял итәргә дә вакыт табалар. Кыш көне атна саен чаңгыда йөриләр, Казанга концерт-театрларга, спорт ярышларын карарга да килеп китәләр.
– Эре терлекне тотмавыбызның төп сәбәбе – кыш көне аларны калдырып, ял итәргә китеп булмый. Без ял итәргә чит илләргә дә йөреп торабыз бит, – ди Фәридә.
Өйләрендә берничә баян тора, синтезаторлары да бар. Әкренләп шуларда уйнарга өйрәнәм әле, ди.
Илдар белән Фәридә сыйныфташлар булып чыкты. Илдар – югары белемле мал табибы, Фәридә зоотехниклыкка укыган. Икесе дә бер колхозда эшләгәннәр.
Комментарийлар