16+

40 елдан артык тракторда эшләгән Вәсилә Шәмсетдинова: «Көлеп караучылар да булды»

Тенеки авылында 40 елдан артык тракторда эшләгән Вәсилә Шәмсетдинова яши дигәч, аның белән танышырга теләп, өйләрен эзләп киттем. Әллә кайдан күренеп торган матур йортка күз төшүгә үк, тырыш, булдыклы кеше шушы йортта яшәргә тиеш дип, ишекләрен кактым.

40 елдан артык тракторда эшләгән Вәсилә Шәмсетдинова: «Көлеп караучылар да булды»

Тенеки авылында 40 елдан артык тракторда эшләгән Вәсилә Шәмсетдинова яши дигәч, аның белән танышырга теләп, өйләрен эзләп киттем. Әллә кайдан күренеп торган матур йортка күз төшүгә үк, тырыш, булдыклы кеше шушы йортта яшәргә тиеш дип, ишекләрен кактым.

Дөрес уйлаганмын, Шәмсетдиновлар шушы өйдә яши икән. Тракторчы дигәч, ишекне калын тавышлы, җиргә нык итеп басып йөри торган зур гәүдәле, таза беләкле ханым ачар дип көткән идем. Вәсилә апа – шуның киресе. Йомшак тавышлы, җиңел гәүдәле, сабыр, тыйнак ханым булып чыкты ул.

Вәсилә апа тракторга 18 яшендә үк утырган. Кызының бала вакыттан ук трактор йөртүче булу хыялын белгән әтисе аны, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогия училищесына барырга күндерә. Янәсе, ничек инде кыз бала ирләр кебек трактор иярләп йөрсен, хатын-кызга тимер-томыр арасында йөрү килешми. Әмма имтихан баллары җитмәгәч, Вәсилә кире авылга кайтырга мәҗбүр була. Җәй көне фермада эшләп ала. Механизатор булу теләге кызга барыбер тынгылык бирми, тәвәккәлләп, Кукмараның автомәктәбенә барып карый. Яшең җитми, дип алмыйлар. Көз көне Янил һөнәри техник училищесының Саба филиалында тракторчылар әзерләү курслары ачылганын ишетеп, шунда юл тота. Бу юлы бәхет елмая, май аенда тракторчы таныклыгы аның кесәсендә була.
– Тракторчы эшенең нинди кызыгырлык ягын таптыгыз? – дип аптырап сорыйм мин аңардан.
Ә ул елмая гына.

– Яшь кеше булгач, сез 60-70нче елларны белеп тә бетермисездер. Ул вакытта тракторчы һөнәре популяр иде. Кулыңда техника булгач, бөтен эшең бара. Печән, утын алып кайтырга да, бакчаны сөрдерергә дә трактор кирәк. Кемгәдер ялынырга да кирәкми. Мин кечкенәдән шуны күреп үстем. Ничек тә әти-әнигә булышасым килгәндер. Әтинең «уфалла» арбасын тартып йөрүен күреп, тизрәк тракторга утырасы килде. Күңелем дә яткандыр бу эшкә, алай булмаса, эшли дә алмаган булыр идем, мөгаен, – ди әңгәмәдәшем.

Таныклыгы бар дип кенә, Вәсилә апага трактор бирергә ашыкмыйлар. Бер ел ул мастерскойда слесарь булып эшли. Бу эшкә чынлап алынуын, күңелен биреп эшләвен күргәч кенә, армиягә киткән бер егетнең тракторын бирәләр. Трактор белән ул орлык, торф, ашлама, күмер, чөгендер ташый, басудан салам да кайтара. Тырыш кызның үҗәтлеген күреп, колхоз рәисе аңа «Т-40» тракторын бирә. 41 ел эчендә Вәсилә апа алты трактор алыштыра. 2004 елда исә тырыш ханымга «Татарстанның атказанган механизаторы» исемен бирәләр.

– Өр-яңа тракторларда да эшләргә туры килде. Тантаналы бер җыелышта «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева «МТЗ-55» тракторы ачкычын тапшырды. 2006 елда 8 Март бәйрәме алдыннан Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә яңа трактор бүләк итте. Бу бүләкләрне алганда, мин үземнең дөрес юл сайлаганымны, хезмәтем белән авылдашларга кирәклегемне аңладым. Тракторга яңарак кына утырган вакытта көлеп караучылар да булды, әлбәттә. Бераз гына читенсенү дә булмады түгел. Тора-бара ияләндем, халык та ияләште, моңа игътибар да итми башладылар. Республика җитәкчелеге кулыннан шундый бүләкләр алганда, һөнәрем белән чынлап торып горурландым, – ди ул.

Вәсилә апаның тормыш иптәше Раиф абый да трактор йөрткән. Икесе дә көннәр буе колхозда эштә булганда, балаларны каенанасы карап торган. Шәмсетдиновлар Радик, Рафаэль, Раил исемле өч ул һәм Рәзилә исемле кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бала тәрбияләү дигәннән, Вәсилә апа бер баласы белән декрет ялында бөтенләй утырмаган. Калган икесе белән яртышар ел өйдә булган, соңгысы белән ике елга якын утырырга туры килгән.

«Искра» күмәк хуҗалыгында озак еллар механизатор булып эшләгәннән соң да, Вәсилә апа берничә ел шәхси хуҗалыклардан сөт җыйган. Бүген исә ул чынлап торып лаеклы ялда.

– Хыялыма да, һөнәремә дә тугры калдым. Күңелеңне биреп эшләгәндә, авыр эш җиңел бирелә. Эшем ансат булды дип әйтә алмыйм, батып калган чаклар да, күпердән төшеп киткән вакытлар да булды. Ходай саклады үземне. Хезмәтемне күрделәр, бәяләделәр. Үземнең кирәклегемне тоеп эшләдем, – ди ирләр эшендә эшләп тә, хатын-кыз нәфислеген югалтмаган Вәсилә апа.

 Саба, Тенеки

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading