16+

5 бала анасы: «Ник тиешлесен бирмиләр?»

Без ирем белән биш бала үстерәбез. Бала табарга да, үстерергә дә курыкмыйм. Башкаларның кырын карашы гына күңелгә тия.

Без ирем белән биш бала үстерәбез. Бала табарга да, үстерергә дә курыкмыйм. Башкаларның кырын карашы гына күңелгә тия.

Бишенчегә авырлы икәнемне белгәч, автобуска өмет итәсеңме, фатир алырга телисеңме диючеләр дә булды. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Миңа кешенеке кирәк түгел, үземә тиешлесен генә алырга телим. Анысын да бирмиләр әле. «Шәһри Казан» газетасында күп балалы аналарга тиешле пособиеләр турында мәгълүмат басылып чыккач, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Ләкин алар миңа, бу ярдәм сезгә каралмаган, диделәр. Имеш, минем бала тәрбияләгән өчен пособие алырга гына хокукым бар. Кечкенә балама сөт ризыклары алу да үзе бер бәла. Өченче бала өчен җир кишәрлеген дә үзебез теләгән урыннан алып булмады. Җитәкчеләр гел, демография начар, бала табучылар кими, диләр, ә монда бала тапкан кешегә хөрмәт юк.

Ләйсән Әхмәтҗанова, Алексеевск районы.

Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, күп балалы гаиләләргә балага алты яшь тулганчы дарулар алу өчен 125 сум субсидия, коммуналь хезмәтләр, фатир өчен түләүдә 30 процент ташлама, мәктәп укучыларына, студентларга юлда йөрү өчен 282 сум пособие каралган. Болар балага 18 яшь тулганчы бирелә. Шулай ук балалар бакчасына түләгәндә дә ташламалар каралган. Беренче бала өчен түләгән сумманың – 20, икенчесенә – 50, өченче бала өчен түләүнең 70 проценты кире кайтарыла. Алексеевск социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, сезгә, Ләйсән ханым, бу дәүләт ярдәмнәре каралган һәм алар бирелеп бара. Яшь ярымга кадәр баланы караган өчен айлык пособие дә түләнә.
 Биш һәм аннан да күбрәк баласы булганнарның «Герой ана» медале белән бүләкләнү мөмкинлеге дә бар. Бу очракта анага бер тапкыр һәр бала исәбеннән 5 мең сум акчалата ярдәм каралган. Алексеевск социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, ул дәүләт бүләге һәр биш балалы гаиләгә дә бирелә дигән сүз түгел. «Герой ана» медаленә гаиләне тәкъдим итәргә кирәк. Моны социаль яклау бүлеге, авыл үзидарәсе, эш урынынан да эшли алалар. Моннан тыш гаилә тәртип бозып, хокук саклау органнарында теркәлмәгән, тәртипле, үрнәк булырга тиеш. Медаль бары тик ананың иң кечкенә сабыена өч яшь тулгач кына каралган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading