Республиканың борынгы мәчетләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүгенге сәхифәбездә Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Әби патшадан шәхси рөхсәт алып төзелгән “Мәрҗани” мәчете белән таныштыра. “Мәрҗани” мәчетендә имам булып Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Госман хәзрәт Исхакый, Габделхак хәзрәт Саматов кебек күренекле дин әһелләре дә эшләде.
“Күкләр минем биләмә түгел”
Мәчетебезнең тарихы бик тирән һәм гыйбрәтле. Казан ханлыгын яулап алган Явыз Иван татарларга мәчетләрне фәкать агачтан гына салырга рөхсәт иткән. 1767 елда Казанга Екатерина II килә. Әби патшаны шәһәр халкы югары дәрәҗәдә каршы ала. Пароходка озата төшкән татар морзаларыннан ул, үзенә күрсәтелгән хөрмәткә күңеле булып, миңа үтенеч-теләкләрегез юкмы, дип сорый. Шуннан морзалар патшабикәдән таштан мәчет салырга рөхсәт сорый һәм ул шунда ук үз ризалыгын бирә.
Мәчет салу өчен татар байлары 5 мең сум акча җыя. Бу акча ул чор өчен шактый зур сумма саналган. Мәчетнең манарасы күтәрелә башлагач, Казан архиепискобы Екатерина IIгә, сез мөселманнарга мәчет салырга рөхсәт иттегез дә, алар аны бигрәк биек итеп төзи бит, дип хат яза. Әби патша исә, җирләр минеке санала, ә күкләр минем биләмәгә керми, нинди биеклектә телиләр, шуның кадәр төзесеннәр, дип җавап язып җибәрә. Тик бер ярусы төзелгәч, ул шул биеклектә генә кала, гәрчә проект буенча ул өч яруслы итеп каралган булса да.
Дүртәр ат җигеп ике арбада алып килгәннәр
Мәчет Ибраһим бай Юнысов карамагында була һәм аны халык үзара “Юныс мәчете” дип атап йөрткән. Ибраһим бай имамнарга хезмәт хакын да, мәчет чыгымнарын да үз хисабыннан түләгән. Мәчет тирәли таш койма да куйдырткан. Элек байлар үзләре тоткан мәчетләргә укымышлы, оста вәгазьче булган имамнарны куярга тырышкан, чөнки мәчетнең даны аның имамына да бәйле булган. Ибраһим бай Бохарада укып кайткан Шиhабетдин Мәрҗани турында ишетеп ала һәм аны үз мәчетенә имам-хатыйб итеп чакыра. Яшәргә йорт та булачак, дип вәгъдә итә. Бу тәкъдимгә каршы Шиһабетдин, башта әти белән киңәшләшәм, дип кайтып китә. Ә җавап юк та юк. Шуннан Ибраһим бай Ташкичү авылына дүртәр ат җигелгән ике арба юллый. Шиһабетдин килеп урнаша һәм Аллаһ йортының исеме дә халык арасында “Мәрҗани мәчете” дип йөртелә башлый.
Мәрҗани укыткан мәдрәсәдә Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов, Салих Сәйдәшев кебек танылган шәхесләрнең белем алганлыгы билгеле. Шиһабетдин Мәрҗанидән соң мәчеттә имам булып аның улы Борһанетдин кала.
Советлар чорында мәчетләрнең манаралары кисеп аударыла, мәдрәсәләр ябыла. Ә “Мәрҗани” мәчете исән кала. Сугыш вакытында аның беренче катында лаклар, буяулар җитештерелә торган цех эшләве билгеле. Әмма шулай да мәчет бер генә көнгә дә ябылмаган.
Сугышка китүчеләрнең дә шушы мәчеткә килеп, намаз укулары һәм имамнардан хәер-фатиха алып китүләре билгеле. Аларның күбесе сугыштан исән-сау кайтып, мәчеткә намазга йөри башлаган.
Коммунист бул, йөрмә монда
1980 елда мәчетнең яңа чоры башланып китә. Гает намазларына килгән халык мәчет эченә генә сыймый башлагач, янкорма төзү идеясе барлыкка килә, әмма аңа рөхсәт бирелми. Шуннан халык хәйлә кора: бу юлы хөкүмәткә административ бина сорап баралар. Анысына, әлбәттә, каршы килмиләр. Бинаны төзиләр, ә эчен диварлар белән бүлеп тормыйлар. Бу эшкә бөтен СССРга таралган милләттәшләребездән 300 мең сум акча җыела. Иң зур сумманы Себер якларыннан җибәрәләр.
2005 елда, Казанның меңьеллыгында, мәчеткә тагын бер янкорма төзелә. 2007 елда хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәсе барлыкка килә.
“Мәрҗани” мәчетендә имам булып Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Госман хәзрәт Исхакый, Габделхак хәзрәт Саматов кебек күренекле дин әһелләре дә эшләде. Үзем монда тәүге тапкыр 1980 елда килдем. Әмма мине кабул итмәделәр. Син әле яшь, укы, коммунист бул, бу бердәнбер мәчет бабайлар үлеп беткәч, барыбер ябыла, дип куып җибәрделәр. 1984 елда кабат килдем һәм эшли дә башладым. Аллаһка шөкер, мәчетебез ябылмады, Мәрҗанинең эшен дәвам итәбез. Мәрҗанидән алып монда төрле елларда эшләгән билгеле имамнарның шәхси әйберләреннән торган музей эшләргә ниятләп торабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар