16+

50ләп егетнең "сходкага" җыелганын күрсә, "МВДшниклар" койма ярыгыннан гына карап тора

Безнең яшьлек хәтәр 90 елларга туры килде бит, җәмәгать! Урам тулы кара бишмәтле яки киң балаклы, сигез кырлы кепкалы егетләр...

50ләп егетнең "сходкага" җыелганын күрсә, "МВДшниклар" койма ярыгыннан гына карап тора

Безнең яшьлек хәтәр 90 елларга туры килде бит, җәмәгать! Урам тулы кара бишмәтле яки киң балаклы, сигез кырлы кепкалы егетләр...

Группировкага керәсең икән, син "сходнякларга" йөрергә һәм "общакка" акча атарга тиеш...
Бу язмада Казанның "Тяп-Ляп", "Һади Такташ", "Жилка" группировщиклары, егетләрнең "скорлупа" яки "шелуха" (кечкенәләр), "супера" (бераз зурраклар) һәм "старшаки"лар (зурлар)га бүленүе, төркемгә кермәгән "чушпаннар" турында да язмыйм, билгеле. Үзем күргән, үзем белгәннәрне генә бәян итәм.
Без бу чорда Казанда укыган, лекцияләрдән соң караңгы урамнардан тулай торакка кайткан, авылларга теркелдәгән... Ходай рәхмәте, тиюче, кагылучы кеше булмаган... Ә менә егетләр (җаныкайларым) күрмәгәннәрен күрде ул заманнарда!

Минем күрше егетләрем районда СПТУда укып йөриләр. Иртән дәрескә дип китәләр, кич арып-талып кайтып керәләр болар. Армый ни! Авыл белән район арасы 35 чакырым ләбаса! Әле кайткач та ял итәм димә! Маллар карыйсы: асларын чистартасы, печән төшерәсе... Әти-әниләр дә:  "И, улым, аргансың, бераз ял ит" – дип утырмыйлар! "Тиз генә ашап ал да, маллар карарга!" – дип, кыска гына приказ бирәләр. "Балам, укуың ничек соң? Авыр түгелме?" – дип сорап торулар юк та юк инде...

Шулай бер көнне СПТУның директор урынбасары авылга "кунакка" килеп төшмәсенме! "Шулай да, шулай ди, малаегыз инде бер айдан артык укырга йөрми, училищедан куабыз!" – ди!
Әти-әниләр: "Әстагыфируллаһ!" – дип бот чабып утыралар. Соң... Әле бүген дә иртән матур киенеп, сумкаларын асып: "Әни, мин киттем", –  дип укырга чыгып киттеләр бит! Көн саен шулай! Бер көн дәрес калдырганнары юк, иртән китәләр, кич кайталар!

Урынбасар китте. Өйдәгеләр улларын көтте...
Менә кичке 6ларда ишектә СПТУ студенты күренде. Авызып ерып: "Әни, мин кайттым!" – дип әйтеп бетерергә дә өлгермәде, аралыктагы умывальник янына дөбердәп барып төште бу... (Әниләрнең кулы йомшак кына түгел, саллы да була ала икән...)
Зарлану юк, урамдагы хәлләрне сөйләү, өйдәгеләргә каршы әйтү юк...
Баксаң, районга укырга барып кайту – фронтның алгы сызыгына барып кайту белән бер икән! Шуңа болар айлар буе  урман эчендә иртәдән кичкә кадәр "засадада" ятарга мәҗбүр.

Укырга барганда да, кайтканда да сине район рэкеты сагалый. Акча бирми генә кара! Тешләреңне кесәңә тутырып кайтып китәсең...
Укучылар, студентлар ерунда, әнә анда урамдагы алыпсатарларга да көн беткән. Акча бирмәгән өчен товарларына кислота сибеп киткәннәр ди!
Кичләрен урамнарга чыгам димә! Кем әйтмешли, лутчы чушпан булып әбиең янында носки бәйләп утыр!
Кара бишмәт кигән 50ләп егетнең "сходкага" җыелганын күрсә, "МВДшниклар" да шыр җибәреп койма ярыгыннан гына карап торалар икән...
Иии ул чордагы вакыйгаларны сөйләп, тасвирлап утырырга бер язма, бер кич кенә җитмәс...
Менә шундый "кызык, күңелле" заманалар, җәмәгать…

Такташ әйтмешли
“…Һәр заманның үзенең чире була,
Һәрбер чирнең була докторы.
Һәр заманның була үзенә күрә,
Сволочы, каһәр суккыры…”
Хәзер менә кара бишмәтләр күренмәсә дә, барыбызны да башка төрле курку сагалый...

Искәрмә.
Язып бетерүгә бу язмамны “ата группировщик” дустыма җибәргән идем, тулы анализ ясады, акыллы фикерләрен җиткерде.
 "Для меня это боль в сердце", "кызык хәлләр" түгел дип башлады ул... "Караңгы вакытлар. Безнең хата, җәмгыятьнең хатасы. Кемдер (беркүзәнәкле бәндәләр!)  бу чорны горурланып искә ала, ә мин моны хәтта Ватан сугышы, ГУЛАГ белән чагыштырам. Тыныч тормышта шуның кадәр кеше үлсен, кырылсын инде! Социаль тигезсезлек, балаларның, үсмерләрнең эшсезлеге, кызыксынулары өчен мөмкинлекләр булмау, малайларны, егетләрне урамга чыгарды, харап итте...
Аллаһы Тәгалә тыныч тормышта тыйганнардан тыелып яшәргә насыйп итсен", – дип сүзен тәмамлады ул.
..

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading