16+

60 яшьлек Илдус Маликов тугызынчы тапкыр дөнья рекордын куярга әзерләнә

Бу язма бәлки кышкы чатнама суык көндә язылырга тиеш булгандыр. Салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы турында җәйге челләдә язу бераз сәеррәк тә кебек. Кемнәрдер, маңгай тирен сөртеп: «Хәзерге минутта салкын суга да керер идем әле», – дип куйгандыр. Язмамның герое шулкадәр кызыклы, күпкырлы шәхес – кыш җиткәнне көтеп тормыйча, аның турында тизрәк газета укучыларыбызга сөйлисем килә. Илдус Маликов – салкын суда йөзү буенча сигез тапкыр дөнья рекордын куйган кеше.

60 яшьлек Илдус Маликов тугызынчы тапкыр дөнья рекордын куярга әзерләнә

Бу язма бәлки кышкы чатнама суык көндә язылырга тиеш булгандыр. Салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы турында җәйге челләдә язу бераз сәеррәк тә кебек. Кемнәрдер, маңгай тирен сөртеп: «Хәзерге минутта салкын суга да керер идем әле», – дип куйгандыр. Язмамның герое шулкадәр кызыклы, күпкырлы шәхес – кыш җиткәнне көтеп тормыйча, аның турында тизрәк газета укучыларыбызга сөйлисем килә. Илдус Маликов – салкын суда йөзү буенча сигез тапкыр дөнья рекордын куйган кеше.

Салкын суның файдасы
Быел ул үзенең 60 яшен тутырды. Аның өчен вакыт тукталып калган дисәң дә була. Илдус әфәнде бүгенге көндә тугызынчы рекордын куярга әзерләнә. Исәбе – бер тәүлек буе салкын суда торып, 10 чакрым ара узу. Нәкъ менә бер тәүлек! Моның тагын бер авырлыгы бар. Ул 100 метр араны йөзә дә берничә минутка җылыга кереп чыга, аннан – янә боздай суга. Шулай итеп ул тәүлек буе җылылыгы ике градустан артмаган суда торачак. Бу ярышны Леонид Якубовичның «Я смогу» тапшыруының иҗат төркеме да күзәтергә тиеш дип көтелә. Моңарчы рекорд Төмән егетендә булган, ул салкын суда 7 чакрым йөзгән. Илдус Маликов йөзү ераклыгы белән генә түгел, вакыт белән дә алдырмакчы. 
Аның нәсел тамырлары Сарман районына барып тоташа. Әлбәттә инде, сарманлыларга хас булганча, җыр-моңга тартылып үсә, хезмәт юлын да сәнгать өлкәсендә сайлый. Укып бетергәннән соң, Әлмәтнең зур, мәһабәт мәдәният сараенда эшли башлый. 

– Нәкъ менә эшли башлаган елларымда кыш көне үткәрелә торган Нептун бәйрәмен күрергә туры килде. Кыш көне бозга уелган бәкедән шлемнар, сөңгеләр тоткан егетләр чыга. Гаҗәеп күренеш иде ул. Аңа сокланмаган кеше калмагандыр. Ничек дигән сорау тугандыр. Бер җөмлә белән генә әйтәм: алдарак тагын бер бәке тишелгән булган, су астыннан канат тарттырганнар, йөзүчеләр шуңа тотынып килеп, бу бәкедән килеп чыкканнар. Башкарган кешеләр өчен бу шактый куркыныч трюк, канат өзелеп китсә яки куллары ычкынса, боз астыннан ничек чыгарга кирәк, – дип сөйли ул. – Шулай да бу күренеш миңа бик ошады. Аннан соң, икенче тапкыр үземнең шул бәйрәмгә сценарий язып бирүемне сорадылар. Спортның әлеге төре белән шөгыльләнүчеләр белән кызыксынып киттем. Кыш иде. Көннәрдән бер көнне ике улымны алдым да урамга чыгып өстебезгә чиләк белән су койдык. Аннан соң, ишегалдында бераз йөгереп, өйгә кердек. Бар да әйбәт, суык тимәде, үзебезне яхшы хис итәбез. Икенче көнне дә кабатладык. Аннары су күләмен арттырдык, ул гына да җитмәгәч, шланг белән сибә, кыш көне елгада коена башладык. 

Илдус Маликов моның белән кызык өчен генә шөгыльләнә башламаган. Салкын суның кеше сәламәтлеге өчен файдасы зур. 
– Нәселебездә ирләр кыска гомерле. Иртә китеп баралар, шуны туктатасым килде, – ди ул. – Салкын су кан тамырларын киңәйтә, кан тизрәк йөри башлый һәм тамырларда җыелып торган канны куа. Кеше организмының мөмкинлекләре чиксез. Организм салкын суда җылыны саклау өчен, аны бик саклап тота башлый, бавыр, үт куыгы һәм тагын башка органнарга да җылы җибәрми. Хәтта аяк-кулларга җылы килү дә кими. Шуның хисабына кан әйләнеше көчәя. Кан тулы көченә йөрәккә һәм баш миенә генә килә. Үземнең танышлар арасында югары кан басымын салкын суда коенып дәвалаган кешеләрне беләм. Япониядә бу ысул киң кулланыла. Суда йөзгәндә, кеше горизонталь тора. Бу да йөрәк эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Күз алдына китерик: аяк очыннан канны куып башка менгергәнче, күп көч кирәк. Йөзгәндә, ул бер тигезлектә була.

Ничек башларга?
Әлбәттә, һәр эштә чама кирәк. Илдус Маликов та, елгадагы бәкегә чумганчы, чыныгуны салкын суда чылатылган сөлге белән сөртенүдән башларга куша. Аннан соң өстеңә су коярга, күпмедер вакыттан соң гына елгада коена башларга.
– Кыш көне елгадагы су урамдагы температурадан югарырак була. Югыйсә ул беткәнче туңар иде. Без кыш көне урамда да яланөс йөгерәбез. Монысы да зур чыныгу, – ди Илдус әфәнде.
Илдус Маликов – искиткеч кызыклы әңгәмәдәш. Кайсы гына илдә булмаган, ул йөзмәгән диңгез калмаган. Башкалардан аермалы буларак, аның өчен диңгез буйлары бәрхет сезонында түгел, салкын көннәрдә тансык. Катнашкан ярышларының да исәбе-саны юк. 
– Иң истә калган ярышларның берсе – 2009 елда Кытайның Харбин шәһәрендә узганы, – ди. – Урамда 35 градус салкын. Ярышларда катнашу өчен Кытай, Россия, Финляндия, Австралия, Көньяк Корея, Таиландтан 450 спортчы килгән иде. Башта ярышлар узды, аннан соң программада триатлон уздыру да каралган. Иң элек трусикчан килеш километр ярым ат өстендә барасы, аннан соң биш чакрым йөгерәсе, өченче этап – 500 метр суда йөзәсе. Бу ярышта санаулы кешеләр генә катнашты. Әле ике этапны узгач, суга керер алдыннан, керми торыгыз инде дип, шул салкында урамда 40 минут телевидение килгәнне көттереп тордылар.
Татарстаннан килгән егетләр әнә шулай итеп кытайлыларны шаккатыралар. Хөрмәте дә зур булган. Зурлап кунак итеп йөрткәннәр. 
Илдус Маликов кыш көне Байкал күлендә дә йөзгән кеше. Ул вакытта, суда 60 минут торып, чираттагы рекордын куя. 

«Ит зарарлы»
Илдус Маликовның туклануы да гадәти түгел. Ит тә ашамый. Ит ашамыйм дигән кешедән дә бигрәк, аңа ризык әзерләүче кешеләрне жәллим мин үзем. Менә күз алдына китерегез әле: спорт белән шөгыльләнүче Илдус кебек таза ирне нәрсә ашатып кына тамагын туйдырырга кирәк? Ә ул ит ашамауның плюсларын саный:
– Итсез ризык әзерләү күпкә җиңелрәк. Биш минутта ризык әзер. Итне эшкәртү өчен организм бик күп көч сарыф итә. Безнең очракта ул көч үзебездә кала. Җиләк-җимеш, яшелчә бик тиз эшкәртелә, организмда тоткарланмый. Ит ашаган кешеләр инсульт һәм йөрәк чирләрен күбрәк кичерә. Ит 20шәр ел организмда токсиннар чыгарып ятарга мөмкин. Икътисади яктан да ит җитештерү отышлы түгел. Бер сыерга азык әзерләү өчен күпме җир кирәк?! Шул җирдә яшелчә, җиләк-җимеш үстерү күпкә табышлырак. Хәзер җәй көне бөтен халык шашлык ашый. Бу да кеше организмы өчен бик күркыныч. 200 грамм шашлык ашау 500 данә сигарет тарткан белән бер. Ит пешкәндә аның мае утка төшеп яна һәм ул төтен белән кире иткә ябыша. Фәнни тел белән әйтсәк, ул бик тә зыянлы бензпирен дип атала.
Илдус Маликов үзенең туган авылы Салкын Аланда мәчет тә салдырган кеше. Торган җире Әлмәттә булса да, ул күп вакытын Салкын Аланда уздыра. Мәчетне исә үз куллары белән салган. Анда еш кына дини бәйрәмнәр уздыралар. 
Мәчет авыл халкы өчен җыелу, аралашу урыны да булып тора. Салкын Алан авылы үзе дә үзенчәлекле, биредә һава температурасы һәрвакыт күрше авылларга караганда түбәнрәк була. Авылда озак яшәүчеләр дә күп.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading