16+

"Атагыз өч ел инде күрше авылдагы кибетче хатын янында өстерәлә..."

Бу хәл турында күрше хатыны сөйләгән иде. Кызык та, кызганыч та тарих. Бераз уйландыра да торган. Кыскасы, тыңлагыз! Дөресрәге, укыгыз! 

"Атагыз өч ел инде күрше авылдагы кибетче хатын янында өстерәлә..."

Бу хәл турында күрше хатыны сөйләгән иде. Кызык та, кызганыч та тарих. Бераз уйландыра да торган. Кыскасы, тыңлагыз! Дөресрәге, укыгыз! 

...Әтинең 70 яшьлеген бәйрәм итәргә барлык балалары, оныклары, якын туганнары җыелачак көн алдыннан башланды бу хәл. Безгә әни сиздермәгән генә инде, эчтән янып йөргән, мескенем. Тик ул көнне түзмәде... Эш болайрак булды.

Мин юбилейга әзерләнергә дип, өч көн алдан, эштән сорап кайткан идем. Азык-төлекне дә, үзем рульдә булгач, төяп кайттым. Әмма торт кремына сала торган бер әйбер онытылган бит. Иртән шул искә төште дә, әнигә моның турында сөйләп торганны әти ишетеп алды. Үзем хәзер район үзәгеннән алып кайтам, кызым, ди. Син бит аны белмисең нәрсә икәнен, мин әйтәм. Юк инде, әти өзми дә, куймый да: үзем барам,бетте китте! Ярар, мин әйтәм, әйдә язып бирәм, сатучыларга күрсәтерсең. Әти киенде, ясанды, хушбуйлар сибенде дә, машинасына утырып, чыгып та китте. Тортны пешерә торыйм, ул әйбер барыбер кремга гына кирәк дип, эшкә керештем. Ике сәгать үтте, өч... Төш җитте, көн кичкә авыша башлады. Ә әти юк. Әнинең йөзендә бер генә борчылу әсәре дә сизелми. Әти күренми әле мин әйтәм. Берәр әйбер булмаса ярар иде инде үзенә. “Эткә ни булсын аңа! Кар дими, яңгыр дими, бозыклыгы кылып тик йөрер!” – димәсенме әни?! Анннан мондый сүзне ишетү бер яктан сәер булса, әти хакында әйтелгәч тагын да йөрәккә кадалды. Ник алай дисең әни, әти нинди эт булсын инде, мин әйтәм. Шуннан әни кызып китмәсенме?! “Әтиегезгә хөрмәтегез кимемәсен, картлык көнендә ялгызы калмасын дип кенә сөйләгәнем булмады. Атагыз өч ел инде күрше авылдагы кибетче хатын янында өстерәлә”, - дип әйтеп салды. “Шап” итеп утырганымны сизми дә калдым. Нинди хатын инде, әни, ул кибетчегә 40 яшь бармы соң? Әти бит инде безнең бабай! 

- Булса ни?! Ул себеркесенә дә ир беткәндер инде, мескен! Ышанмасаң, бар, авыл халкыннан сора! Аларны чәйнәмәгән кеше калмады инде! – диде әни җавапка. 

Нәкъ шул мизгелдә генә әти кайтып керде. Мин аңа эшнең нидә икәнен сиздермәскә тырыштым. Янәсе, барысын да үзем күрми торып, ничек әтине гаеплим ди инде?! Әмма эчкә “корт төште”. Ни эшләргә, кемнән белергә? Әтинең үзенең кылларын тарткалап карарга булдым. 

- Ник шулай соң кайттың, әти? Район үзәгенә 20 минутлык юл гына бит, мин әйтәм. 

- Әй, күрше авылга кереп чыгасы бар иде. Анда озак торылды, әле берсе очрый, әле икенчесе килеп чыга танышларың, - ди бу миңа. 

Әни дә, күрдеңме инде атаңның күз дә йоммый алдашканын дигән сыман караш ташлады. 

- Юбилей узгач мине дә алып барып кайтырсың әле ул авылга, әти. Кибетләре яңа бит аларның. Күреп кайтасым килә, мин әйтәм. 

“Ярар, барырбыз кызым”, - диде дә, башка сүз әйтми генә әти бакчага чыгып китте.  

Әнинең күңеленә тимим дип, башка сүз кузгатмадым. Кич апалар, абыйлар да кайтып җитте. Мин мунча ягып куйган идем. Җизнигә дә мин синнән бүген апаны урлыйм әле бер кичкә, дидем дә, мунча керергә апа белән киттем. Апага сөйләгән идем, ул башта минем сүзләргә ышанмый торды. Кит, юләр сатма инде, бабайларга сөяркә кирәкме инде аларга, дип көлде генә башта. Ә аннары без моны үзебез тикшереп карарга булдык. 

... Икенче көнне көндез Коръән ашы уздырдык, кичен үзебез утырып бәйрәм иттек. Өченче көнгә исә без торганда әти өйдә юк иде. Апаны утырттым да, машина белән киттек күрше авылга, теге хатынны эзләргә. Кибет бикле иде. Кешеләрдән сораштырып, кибетченең торган йортын эзләп киттек. Барсак, капка төбендә әтинең машинасы тора. Булды бу, мин әйтәм. Хәзер иманын алам мин бу хатынның! Апа тынычландырмаса, икесен дә нишләткән булыр идем икән – белмим. Керсәк, әти өйдә нәрсәдер ремонтлап йөри, теге хатын җырлый-җырлый коймак пешерә, чәе кайнап утыра. 

Әти безне күргәч, аптырап калды башта. Аннары, менә, телевизорлары ватылган, ясарга чакырдылар дигән булып, акланып маташты. Апа исә әтигә бөтенләй әллә нинди сүзләр әйтеп ташлады да, машинага чыгып утырды. Мин генә, оятың булса, болай йөрмә кеше көлдереп, дидем. Теге хатынга да эләкте. Аздырырга ирләр беткәнме әллә, карт бабайларга бәйләнәсәң, мин әйтәм. “Мин чакырмыйм, ул үзе килә. Әле ул бер дә бабай түгел”, - дип тора бу миңа. “Тьфү”, – дидем дә, чыгып киттем. 

Өйгә ничек кайтып кергәнне дә хәтерләмим. Әнигә кая барганны әйтмәгән идек, үзе аңлаган булса кирәк. Сарай артына чыгып, өчәүләшеп еладык башта. Аннан мин бу хакта ике абыйга да сөйләдем. Алар да ышанмаган булырлар иде, ападан сорагыз, үзебез барып күрдек дигәч кенә ышандылар. Абыйлар әти белән китәр алдыннан бу хакта сөйләшкән дә. Әнине дә, безне дә оятка калдырып йөрмә картайган көнеңдә, дип сүккәннәр дә үзен. 

Бу хәлләрдән соң әти бераз “тынычланды”, ике-өч атналап өйдән чыгып югалганы булмады. 

Әмма аннан кабат күрше авылга йөри башлады. Әнинең йөрәге түзмәде. Башта инсульт кичерде, аннан – инфаркт. Инде шул хәлләрдән соң булса да әти акылына килер дип уйладык. Алай да булмады. 70 яше туларга ике көн кала әни үлеп китте. 

...Әнине җирләгәннән алып авылга сирәк кайтабыз. Бик зур эшләр башкарасы булганда гына. Анда да әти белән элеккеге кебек сөйләшеп утырулар юк инде хәзер. Әгәр бәгырен алай телгәләмәсә, әни әле исән булыр иде. 

Әти үзе әле дә кибетче янына барып йөри. Анда гына кал инде, нигә азапланасың 20 яшьлек егетләр кебек дигәч, йортка керергә мин хатынша түгел, ә әниегез белән бергә җиткергән йортка башка хатын аяк басмаячак, диде. Үзе үкенә дә кебек, тик ни файда? Инде ике ел үзе генә яшәп ята... 

 

Йолдызлар да “авырый” 

Иҗат кешеләре арасында да мондый “ут” бабайлар җитәрлек. 

“Красотка” фильмының төп рольне башкарган актёры Ричард Гир 70 яшендә өченче тапкыр әти булырга әзерләнә икән. 36 яшьлек хатыны Алехандра Сильва аңа әле быелның февраль аенда гына малай алып кайткан иде. Ул кабат авырлы дип яза чит ил мәгълүмат чаралары. 

Мондый мисаллар Россия артистлары арасында да бар. Мәсәлән, Олег Табаков 71 яшендә, Иван Краско 74 яшендә, ә Эммануил Виторган – 78 яшендә әти булган. 

Аңлавыгызга, бу артистларның хатыннары үзләреннән күпкә яшьрәк һәм беренче түгел. Кайберләре хәтта дүртәр тапкыр гаилә корырга өлгергән. 

Гөлназ Һадиева. 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сволочь

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яшьләр белән яшәреп йөреп, хатынын тәмам картайтып вакытыннан алда гүр иясе ясаган бер хәшәрәт инде бу...җир җирәнгән җан

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ирлэргэ ышанма, Иделгэ таянма. Кабэхэт! Балалар тапкан, устергэн, гомер иткэн хатынын саткан. Хаман шулай чабып йори алмас эле, донья ана да арт ягын курсэтер бер.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кабахэт ?тишеккэ туймаган карт шайтан

          Мөһим

          loading
          2
          X