16+

70 төрле һөнәр иясе Мәсхүт Мотыйгуллин: «Мондый оя Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юк»

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Нәкъ менә Мәсхүт абый Мотыйгуллин турында бу сүзләр.

70 төрле һөнәр иясе Мәсхүт Мотыйгуллин: «Мондый оя Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юк»

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Нәкъ менә Мәсхүт абый Мотыйгуллин турында бу сүзләр.

Кулыннан килмәгән эше юк аның: умартачы, тимерче, капкалар, чардуганнар, теплицалар ясый; балта остасы, агачтан төрле могҗизалар тудыра; техниканы да биш бармагы кебек белә,үзе җыйган тракторы белән җир сукалый; ташчы, йортлар сала. Үзе салган ике катлы йорты Мүлмә авылында иң матуры.

«Пластик тәрәзәле өйдә чебен дә тормый»

Йорт әллә каян үзенең үзенчәлекле арка сыман тәрәзәләре белән аерылып тора. Мәсхүт абый гына ясый алган агач рамлы бу тәрәзәләр элек бик популяр булган.

– Бүген генә кеше пластик тәрәзәләргә өстенлек бирә, әмма алар бик зыянлы, алар аша һава йөрми. Хәтта чебен дә пластик тәрәзәле өйдә тормый, үлә, диләр. Шулай ук линолеум, МДФ төзелеш материалыннан эшләнгән җиһазлар да сәламәтлек өчен файдалы түгел, – ди Мәсхүт абый.
Шул ук вакытта бүгенге көндә чын агач табарга да авыр икән. Сыйфатсыз агач рамнар тиз чери.


Өйләрендә бөтен нәрсәгә аның кул җылысы кергән: ишек яңакларына түшәлгән ташларны, тимердән чүкеп ясалган капкаларны, үзенчәлекле ике катлы түшәмне, оныгына урындыкны – барысын да үзе ясаган ул. Йортның икенче катында зур гына бильярд тора. Монысы да Мүлмә остасының иҗат җимеше. Аны Мәскәү кунаклары 100 меңгә сатып та алырга теләгән булганнар, ләкин бирмәгән, кайбер кул эшләре аеруча кадерле була, ди.

Остаханәдә – Мәсхүт абый үзе ясаган станоклар. Кибетләрдә 100әр мең торган җайланмаларны да үзе әмәлли ул. Без килгәндә, 25 литрлы агач мичкәләр ясау белән мәшгуль иде. Баксаң, кайбер бай кешеләр аны коньяк, шәрабләр өчен махсус сорый икән. Агач мичкәләр кәбестә, кыяр тозлау өчен яхшы. Кыяр дигәннән, Мотыйгуллиннар гаиләсе инде май аеннан ук теплицада үстергән кыярларын сата башлый. Хәер, үз кыярларын апрельдә үк ашый башлый алар. Анысын тәрәзә төбенә утырталар. Мәсхүт абый гөмбә җыярга да бик ярата әле. Көз җитсә, көненә хәтта 20шәр чиләк гөмбә җыя икән. Бу аның дүртенче сыйныфтан бирле яраткан шөгыле. Бер елны 30 мең сумлык гөмбә саткан булган.

Мәсхүт абыйның тагын бер шөгыле – умартачылык. Ул алар белән төрле тәҗрибәләр уздыра. Бал кортлары өчен үзенчәлекле умарта оясы ясаган. «Мондый оя Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юк», – ди үзе. Цилиндр рәвешендәге ояны кайчандыр борынгы бабайлар уйлап чыгарган булган. «Бу ояны туры гына куярга ярамый, ул махсус радиус билгеләнеп, чалыш итеп урнаштырылырга тиеш. Әлеге умарта оясында кәрәзне бал кортлары үзләре ясый, рамнар куясы, тимерчыбык тарттырасы да юк. Ояның өске капкачы ачыла, бу балны җыеп алырга уңайлы булсын өчен шулай эшләнә», – ди Мәсхүт абый. Күп нәрсәне әңгәмәдәшем үзе уйлап чыгара, кайбер идеяләрне интернеттан ала. Умартаны пенополистиролдан да ясап караган. Кыш көне мондый ояда салкын түгел икән. «Хәер, бал кортлары суыктан беркайчан да үлми, алар өчен бал бетсә куркыныч һәм җил тимәскә тиеш», – ди Мәсхүт абый. Тик пенополистирол ояларны казлар чукып бетергән. Анысына да әмәлен тапкан оста куллы әңгәмәдәшем. Ояны фанер белән тышлый башлаган.

Апийорт нәрсә ул?

Аның бүген 20 баш умартасы бар. Умарталары белән кешеләрне дә дәвалый әле ул. Мәрхүмә әнисе гомере буе медицина хезмәткәре булып эшләгән. 12 ел урын өстендә ятканнан соң, бакыйлыкка күчкән. Ә менә белгәннәрен улына өйрәтеп калдырган. Әңгәмәдәшем дару үләннәре дә җыеп киптерә. «Бал кортлары сәламәтлек өчен бик файдалы, алардан бүленеп чыккан биокыр кешенең кан басымын көйләргә сәләтле. Инсульт, инфарктларны булдырмый калуда да нык ярдәм итә», – ди Мәсхүт абый. Интернеттан карап, ул «апийорт» ясаган.

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/G7XET1OXCVU" frameborder="0" allow="autoplay; encrypted-media" allowfullscreen></iframe>

Мондый дәвалану ызбалары Украинада бик популяр икән. Агач йортта ике карават. Ятак астында бал кортлары. Алар махсус сетка белән капланган тишекле савытларда яшиләр. Шул тишекләр аша бүленеп чыккан биокыр тәэсирендә кеше ике сәгать йокларга тиеш.

Тулы дәвалану өчен ун курс кирәк, ди Мәсхүт абый. Үзе, хатыны Рәсимә апа да йортны сынап караганнар инде. Чынлап та булыша, диләр. Йортта йоклаганда, поездда барган кебек тавыш ишетелә икән. Бу – бал кортлары шулай гөжли. Алар ояларыннан чыкмый, кеше өчен куркыныч түгел, ди.

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/5xogpqxZJ-U" frameborder="0" allow="autoplay; encrypted-media" allowfullscreen></iframe>

Мотыйгуллиннарның нәсел дәвамчылары – уллары Салават белән Фирзәр. Мәсхүт абый кайчандыр үзе әтисеннән өйрәнгәннәрне балаларына тапшырып калдырырга тырыша. Нәселдән килгән осталыкны буыннан буынга күчерергә тели.

– Барысына да ничек өлгерәсез? – дим, 56 яшендә дә әле егетләр кебек, алтын куллы әңгәмәдәшемә сокланып.
– Йоклап ятсаң, берни булмый. Мин сәгать дүрттә торам. Барысын да үз вакытында эшләсәң, өлгерәсең. Иң мөһиме: теләк, сәламәтлек кирәк, – ди Мәсхүт абый.
Эшләрегез һәрчак уң булсын.

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/kuZRet7g0ko" frameborder="0" allow="autoplay; encrypted-media" allowfullscreen></iframe>

 

 Биектау, Мүлмә

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары һәм видеолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец!!!! Эфарин, искиткеч!!!

    Мөһим

    loading