16+

75 яшьлек Сания Тумакаева ипотекасын 90 яшендә түләп бетерәчәк?!

Сания Тумакаевага – 75 яшь. Ул социаль ипотека программасы белән алынган бер бүлмәле фатиры өчен ай саен 5 мең сум түләп бара. Әле тагын 15 ел түләргә кирәк. 90 яшь тулганда, айлык түләве 8 мең сумга җитәчәк. 11 мең пенсия алып яшәүче укучыбыз аптырашта: 3 мең сум тирәсе коммуналь хезмәтләр, биш мең сум фатир кредитын түләгәннән соң калган акчага ничек яшәргә?

75 яшьлек Сания Тумакаева ипотекасын 90 яшендә түләп бетерәчәк?!

Сания Тумакаевага – 75 яшь. Ул социаль ипотека программасы белән алынган бер бүлмәле фатиры өчен ай саен 5 мең сум түләп бара. Әле тагын 15 ел түләргә кирәк. 90 яшь тулганда, айлык түләве 8 мең сумга җитәчәк. 11 мең пенсия алып яшәүче укучыбыз аптырашта: 3 мең сум тирәсе коммуналь хезмәтләр, биш мең сум фатир кредитын түләгәннән соң калган акчага ничек яшәргә?

Сания Тумакаева – укучыбыз гына түгел, редакциядә сигез ел компьютерда җыючы булып эшләгән элеккеге хезмәттәшебез дә. Аның Киров районы Кызыл Химиклар урамында җимерек йортта яшәгән чагын да яхшы хәтерлибез. «Идәндә үрмәләп йөргән әкәм-төкәмнәрне банкага җыеп, тоз сибәм дә базга төшереп куям. Тоз сипсәң, алар үлә», – дип сөйли иде ул. 1960 елга кадәр өйне мич ягып җылытканнар, бәдрәф юк. Кайнар су беркайчан да булмаган. Тычканнар, тараканнар арасында тузган торакта гомер иткән Сания апага ярдәм итәргә теләп, «Шәһри Казан» журналистлары шактый оешмаларга хатлар юллады. Укучыбыз үзе дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Җитәкчелек бусагасын еш таптады. Һәм, ниһаять, бер ел элек, бар уңайлыклары булган якты фатирга күченде.

Казан хакимияте ул элек яшәгән Кызыл Химиклар урамындагы 24нче йортны 2009 елда авария хәлендә дип таныган. Анда яшәүчеләрне тузган торактан шул чакта ук күчерергә тиеш булганнар, тик вәгъдә ителгәнне озак көтәргә туры килгән. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин аңлатуынча, тузган торак программасы гамәлдә булган 1995 елдан 2004 елга кадәр 50 меңгә якын гаилә иске йортларын яңага алыштырырга өлгергән. Ул чакта тораклар бушлай бирелгән. Ләкин 2004 елдан соң авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә бары социаль ипотека программасын гына тәкъдим итә башлаганнар. Сания Тумакаеваның да иске торагын 311 мең сум дип бәяләп, ул сумманы фатирның беренчел кертеме дип исәпләп, социаль ипотека программасы буенча фатир биргәннәр.

Хезмәттәшебезнең балалары, ярдәм итәр кешесе юк. Пенсиядәге туганнарыннан да әллә ни өмет итеп булмый. Яңа фатирны җиһазларга болай да алар нык ярдәм иткән. Күршеләренең яхшы күңелле булуларына да сөенеп бетә алмый Сания апа: итен дә, бәрәңгесен дә бирәләр, ди. Үзе, булдыра алганча, утны, суны экономияләргә тырыша. Җылырак көннәрдә торбалардагы ягулыкны киметеп куя, суны артык агызмый, утны гел сүндереп йөри. Унар көнгә туганнарына китеп яши.
Мидхәт Шәрифуллин Сания Тумакаевага, матди хәлен, ай саен андый сумманы түләп бара алмавын аңлатып, үзе яши торган район хакимияте башлыгы исеменә хат юлларга киңәш итте.

– Социаль ипотека программасы белән алынган торакны социаль найм килешүенә үзгәртүне сорарга кирәк. Бу очракта фатирда яшәүче коммуналь хезмәтләргә генә түләп барачак, ә торакның квадрат метры өчен айлык кеременә бәйле рәвештә ташламалы бәядән түләячәк. Социаль найм килешүе нигезендә алынган фатирдан кешене куып чыгармая­чаклар, ул анда соңгы көненә кадәр яшәргә хаклы, ләкин фатир аныкы булмый. Туганнарына, балаларына да мирас булып калмаячак, дәүләт торак фонды карамагына күчә. Ялгыз яшәүче, пенсиясе аз булган өлкән яшьтәгеләргә торак алуда иганәчеләр ярдәм итәргә мөмкин. Бу хакта район хакимияте башлыгы белән сөйләшеп карарга кирәк, – диде Мид­хәт Шәрифуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading