16+

90 яшьлек Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков: «Безнең битарафлыгыбыздан башкалар файдаланмасын»

Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков та сайлауларга барган.

90 яшьлек Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков: «Безнең битарафлыгыбыздан башкалар файдаланмасын»

Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков та сайлауларга барган.

- Сайлау участогына бардым, тавыш бирдем. Мине иң сөендергәне – сайлауга халык күп килә. Миңа калса, сайлауда катнашучылар саны шактый булачак. Ярминкә дә эшли, югары дәрәҗәдә оештырылган. Безгә актив булырга кирәк. 90 нчы елларда бик пассив идек, сайлауларга начар йөрдек. Ә безнең шул битарафлыгыбыздан башкалар файдаланды. Шөкер, илебез аякка басты, үсә, ныгый. Алга таба да көчле булсын иде. Моның өчен без көчле президент сайларга тиеш, - ди ул.

Илдус Мостюков илнең инженериясен, оборонасын, конструкторлар мәктәбен ныгытуга, илкүләм куркынычсызлыкка зур өлеш керткән, татарлар арасында иң беренче генераль конструктор булган кеше. Ул техник фәннәр кандидаты, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Ил күләмендә гомумсоюз дәрәҗәсендәге генераль конструктор һәм «свой – чужой» («үзеңнеке – читнеке») дәүләти тану системасы буенча илдәге баш институтның шәрәфле директоры. Генераль конструктор вазифасында И.Мостюков илнең яңа тану системасын һәм аның чараларын барлыкка китерү юлында турыдан-туры фәнни-техник җитәкчелек иткән. Яше шактый булуга карамастан, Илдус Мостюков әле дә сафта. “Татарстан геройлары” иҗтимагый хәйрия оешмасының җитәкчесе ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading