Элек кенә ул музейларда кычкырып сөйләшергә дә, экспонатларга кул белән орынырга да ярамаган. Замана музейларында тәртип башка хәзер.
Бүгенге музейлар – тарих өе генә түгел, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать үзәге дә. Безнең Татарстан Милли музее да шулай үрнәк булырлык эшләр башкара. Бездә инде менә шактый еллар рәттән Әдәби салон эшләп килә. Ул күп кенә классик язучыларның, милли сәнгатебездә зур роль уйнаган шәхесләребезнең тормыш юллары һәм иҗатларына багышланды. Исәннәре белән бергә инде бакыйлыкка күчкәннәрен дә онытмаска тырышабыз. Музеебызның Әдәби салон утырышлары уза торган икенче катындагы конференц-зал диварлары Фәнис Яруллинны тәгәрмәчле арбасы белән күтәреп менгезгәнне дә хәтерлиләр әле. Разил Вәлиев, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Фатих Кәримгә багышланган Әдәби салон утырышлары да тамашачы күңелендә озак сакланыр. Әле менә күптән түгел генә быел 80 яшен тутырган аксакал әдибебез, халык язучысы,Тукай премиясе лауреаты Батулланың юбилеен да музеебызда зурлап уздырдык.
Батулла ага безнең музейга, аеруча Әдәби салоннарга кунак булып еш килә. Аның каләмдәшләре иҗатына җентекле бәя биргән саллы чыгышлары мондый кичәләрнең дәрәҗәсен күтәрә, үтемле итә. Бигрәк тә Кәрим Тинчурин, Әлфия Авзалова, Һади Такташларга багышланган кичәләр әзерләгәндә, аның ярдәме зур булды. Яше шактый олы булса да, ул беркайчан да чакырулардан баш тартмый, әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә тугры хезмәт итә.
Шуңа да, олы рәхмәт йөзеннән, аның үзенең кичәсен дә күңелләрдә калырлык итеп үткәрергә тырыштык. «Без барыбыз да балачактан» дигән әлеге кичәгә әдипнең каләмдәшләре дә, аның иҗатын яратучы гади укучылары да килде. Әлеге чараны кереш сүз белән музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова башлап җибәрде һәм юбилярга чәчәк бәйләме бүләк итте. Филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин Рабит Батулланы төрле жанрларда иҗат итүче әдип буларак ачты, Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина аның укучысы буларак, Рабит аганың педагоглык эшчәнлегенә тукталды. Шагыйрь, халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев Батулла белән булган кызыклы хәлләрне искә төшереп, кичәне җанландырды. Шагыйрь, Тукай бүләге иясе Илфак Ибраһим Батулла аганың тормыш дәресләре турында сөйләде. Шагыйрь, Тукай бүләге иясе Газинур Морат аны милләтебезгә хезмәт итүче буларак танытты һәм аңа багышланган шигырен укыды. Әлеге кичәдә Батулла яхшы ата буларак та ачылды. Аның уллары Нурбәк белән Байбулатның уңышларын тамашачы экраннан күрде.
Әдәби салон утырышы, гадәттәгечә, җыр-моң белән бергә үрелеп барды.
Кичәнең иң истә калган өлеше Батулла агай үзе сүз алгач булгандыр. Аксакал әдип кеше күңеленә бөтен матурлык, бар байлык: дин дә, тел дә, иман да ана сөте, бишек җырлары белән балачактан салынганын, шуңа да балаларга бик игътибарлы булырга кирәклекне искәртте. 90нчы дистәне ваклаучы әдипнең бу сүзләре киләчәк буынга васыять булып яңгырады сыман.
Флүрә Каюмова, Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар