16+

95 яшен тутырган армия генералы Мәхмүт Гәрәев: «Без юкка гына яшәмәдек һәм сугышмадык»

Бүген армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Мәхмүт Гәрәевкә 95 яшь тулды.

95 яшен тутырган армия генералы Мәхмүт Гәрәев: «Без юкка гына яшәмәдек һәм сугышмадык»

Бүген армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Мәхмүт Гәрәевкә 95 яшь тулды.

Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, Мәхмүт Гәрәев актив хәрәкәттә, ул төрле халыкара һәм бөтенроссия конференцияләрендә катнашып ил тарихын, аның бигрәк тә Бөек Ватан сугышы чорын каралтырга тырышучыларга каршы көрәшә, тарихи дөреслекне яклый. Ветеран ел саен Җиңү парадын Мәскәүдә каршылый, аны һәрчак ил Президенты Владимир Путин янәшәсендә күрергә була.
 
Биш ел элек, 90 яшьлек юбилеенда, Мәхмүт Гәрәев: "Әгәр дә миңа 1941 яки 1942 елларда 90 яшькә кадәр яшисең, дип әйткән булсалар, бу – мөмкин хәл түгел дип, көлгән булыр идем", – дигән. Әмма язмышына рәхмәтле ул. “Без юкка гына яшәмәдек, юкка гына сугышмадык”, – ди генерал.

Мәхмүт Гәрәев – 250дән артык фәнни һәм публицистик хезмәт авторы. Ул алты локаль сугышта һәм хәрби конфликтларда, шул исәптән Мисырда һәм Әфганстандагы хәрби конфликтларда катнашкан. Генераль штаб җитәкчесе урынбасары булган.

Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин армия генералы Мәхмүт Гәрәевне, “илнең оборона куәтен ныгытудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Александр Невский ордены белән бүләкләде.

 Фото: Яков Абрамов

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading