16+

Абау! Татарстанда коронавирустан тагын берьюлы ике үлем!

Татарстанда коронавирустан ике үлем очрагы расланган.

Абау! Татарстанда коронавирустан тагын берьюлы ике үлем!

Татарстанда коронавирустан ике үлем очрагы расланган.

Нурлат районында яшәүче 1949 елгы ир-ат район үзәк хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Ковид чире аңарда лаборатория анализлары ярдәмендә ачыклана. Хәле авырайгач, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар. Кызганыч, терапия үз нәтиҗәсен бирми. Ул 23 июньдә вафат булган, үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

8 июльдә Чаллыда ир-ат үлгән. Аны коронавирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы аркасында Чаллының 5нче номерлы  шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар дәвалаучы госпиталенә китерәләр. Хастада авыр дәрәҗәдәге ике яклы полисегмантар пневмония раслана. Хәле берничә хроник чирләр булу аркасында, авырлаша. Дәвалау тиешле нәтиҗәне бирми. 

Туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз! 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading