16+

Дуслар өчен безнең капкалар ачык

Казандагы бизнес-форум Россия белән Һиндстан халыкларын тагын да якынайта.

Дуслар өчен безнең капкалар ачык

Казандагы бизнес-форум Россия белән Һиндстан халыкларын тагын да якынайта.

Казанда 14-17 октябрьләрдә II нче Россия — Һиндстан «ТАЙМ» бизнес-форумы эшли. 

Хезмәттәшлек колачы киңәйсен

— Форумда катнашучыларга Казан инде икенче мәртәбә капкаларын ача. Чараның географиясе дә киңәя бара. Быел безгә эшкуарлар гына түгел, рәссамнар, һөнәрчеләр дә килде. Узган ел Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 10 тапкырга артты, — диде Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Абдулганиев форумны ачу тантанасында. 

Индия. фото Бадриева

Һиндстан инвесторлары Татарстанны сайлый

Һиндстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Винай Кумар үзенең чыгышында Татарстанның Һиндстан белән багъланышларга зур әһәмият биргәнлеген искәртте.

— Һиндстанның инвесторлары һәм студентлары Татарстанны торган саен күбрәк сайлый. Ике якның да бизнесы һәм сәүдә элемтәләре безнең халыклар арасындагы дуслыкка корылган. Бизнес-форум турында сөйләгәндә, без финанслар мәсьәләсендә генә түгел, илләрнең һәм халыкларның мәдәният өлкәсендә якынаюы турында да сөйлибез, — диде Винай Кумар.

Индия. фото Бадриева

«Курыксак, килмәс идек»

Казандагы форумның 15 октябрьдәге утырышларында сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати технологияләр, спорт, туристлык, сәламәтлек саклау, транспорт темаларына сөйләшүләр барды. Россия белән Һиндстанның текстиль альянслары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үткәрелде. Сүз уңаенда, Һиндстаннан Казандагы форумга 18 журналист килгән.

— Һиндстанның 100 компаниясенә инде икенчел санкция кертелде. Бу безнең хезмәттәшлекне туктата алмый. Санкцияләрдән курыксак, без Татарстанга килмәс тә идек. Россия без җибәргән товарларны иминиятләштерә, бу бизнеста ышаныч тудыра.

Казанда текстиль склады төзеп кую яхшы булыр иде, ул Һиндстан предприятиеләренең халыкка һәм сәнәгатькә киемнәр тегүнең тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итәчәк. Товар әйләнеше ике илнең валютасы: «рубль» һәм «рупий» белән башкарыла, — диде Һиндстанның текстиль компаниясе вәкиле Маниш Кумар «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading