16+

Рәзил Камалов ни өчен гастрольләрдән баш тарткан: «Кредиттан кредитка концерт куясы килми»

Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы, җырчы Рәзил Камаловның тормыш һәм иҗат юлы турында әңгәмә кордык.

Рәзил Камалов ни өчен гастрольләрдән баш тарткан: «Кредиттан кредитка концерт куясы килми»

Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы, җырчы Рәзил Камаловның тормыш һәм иҗат юлы турында әңгәмә кордык.

Рәзилне бер сүз белән тасвирларга кушсалар, оптимист дияр идем. Гәрчә, хәзер оптимист булу җиңелләрдән түгел.

«Мин — җырчы, кул чабыгыз»

— Рәзил, әңгәмә башында ук ачыклык кертик әле. Сез кем: җырчымы әллә баянчымы?

— Үземне җырчы дип әйтә алмыйм, мин, беренче чиратта, баянчы. Тулаем, 15 ел баянда уйнарга өйрәндем, укыдым. Баянчы булуым — бәхәссез. Җырга килгәндә исә, мин балачактан җырлыйм. Авылда күрше-тирә: «Мәктәпкә җырлап бара, җырлап кайта, Рәзил. Үзен күргәнче башта тавышын ишетәбез», — дип шаярта иде. Әлбәттә, минем өчен баян — беренче урында. Җырчылар күп, ә баянчыларны бармак белән санарлык. Җырлы гаиләләр арасында да ире — баянчы, хатыны — җырчы булганнар сирәк. 

— Күп кенә артистларның төркемендә баянчы булып эшләдегез. Үпкәләтмәделәрме?

— Үпкәм юк, Аллаһка шөкер. Төркемдә эшләү, гастрольдә йөрү — үзе бер мәктәп. Барыбер эстраданың кагыйдәләрен аңлау, тәҗрибә туплау өчен бу этапны үтәргә кирәк. «Мин — җырчы, кул чабыгыз», — дип әйтеп кенә булмый. Әти-әни дә артистлар түгел, шуңа күрә төптән барысын үземә төзергә туры килде. Хәзер инде үзебезнең гаилә дуэтына күбрәк игътибар бирәм. 5 ел диярлек башка артистлар белән гастрольләрдә йөрмим. Һәрнәрсәнең үз вакыты икән.

Рәзил. Фото с личного архива

— Димәк, җырчы булырга сезне гаилә тормышы этәрде?

— Бер җыр дисәк, дөресрәк булыр. Рәфинә белән гаилә коргач, ике уртак җыр яздырган идек. Әмма аңа артык басым ясамадык. Барысы «Язылмаган хатым» җырыннан башланды. Бу җырны Рәфинәгә тәкъдим иткәннәр иде. Рәфинә тыңлап карады да: «Җырга нәрсәдер җитми кебек. Җырлап кара әле», — диде. Бергә җырлагач, җыр тулыланып киткән төсле тоелды. Тамашачы да дуэтны җылы кабул итте, бу да безне канатландырып җибәрде.

Әле Рәфинәгә: «Нишләп Рәзилне җырлатмыйсың?» — дигән кызык кайтавазлар да яздылар (көлә). Тулаем, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Аңлыйм, безнең тамашачы бер өлкәгә генә басым ясауны кулай күрә. Чит ил артистлары, мәсәлән, бии дә, җырлый да, музыка коралында да уйный, җырларын үзе яза. Әгәр сәләтең бар икән, аны күрсәтергә кирәктер. Алай начар килеп тә чыкмый бугай, шәт (көлә). 

«Әби-бабай»лы җырчылар бик бәхетле

— Бервакыт эстрадага бик күп парлы җырчылар килде. Сез дә андый дуэтларның берсе идегез. Кайбер хезмәттәшләрегез бүген дә гастрольләрдә йөри. Ни өчен сез бу юлдан китмәдегез? Нәрсә комачаулады?

— Аның сәбәпләре берничә. Беренчедән, без — күпбалалы гаилә. Өч улыбыз бар. Рәфинә берникадәр вакыт бала табу буенча ялда булды. Бала тудыру йортыннан кайткач, 3-4 айдан якын-тирә районнарга гастрольләргә чыгар идек, әмма балаларыбызны ышанып калдырырга кешебез юк. Минем әти 2010 елда вафат булды, әнием Башкортстанда яши. Рәфинәнең әти-әнисе күптән бергә түгел. Әнигә (Рәфинәнең әнисе турында сүз) инсульт булганын да беләсез, аны ялгыз калдырып, дөньябызны онытып өйдән чыгып китә алмыйбыз.

Гаилә хәле планнарны кичектерде. Шуңа «әби-бабай»лы җырчылар бик бәхетле. Икенчедән, пандемия вакытларын да үттек бит. Ул чорда гастрольгә чыгуның мәгънәсе юк иде диярлек. Өченчедән, кыюлык та җитмәгәндер. Концерт тормышын башлап җибәрергә без әле җитлегеп бетмәгән кебек тоелды. Бәлки, тимерне кызу чагында сугасы да калгандыр. Тик гастрольгә чыгу өчен акча, капитал кирәк. Ул вакытта финанс яктан без моны үз көчебез белән генә «тарта» алмас идек. 

— Димәк, бүгенге көн белән генә яшәмисез?

— Мин — җир кешесе шул. Рәфинә — иҗади, ул хискә бирелеп тиз арада ниндидер карар кабул итә ала. Бу очракта, мин аны бераз туктатам. Бүген рәхәт күреп, иртәгә үкенерлек булмасын дим. Дөрес, елдан-ел иртәгәге көнгә планнар кору кыенлаша. Тотрыклылык юк, бәлки, шуңа да кешеләр «бер көн» белән яшидер. Кредиттан кредитка җыр яздырып, концерт куеп та була. Әмма мин андый тәрбия алмадым. Концерт оештырасы килә, әлбәттә. Хәзер инде балаларыбыз да үсеп килә, Аллаһы Тәгалә хәерле вакытын бирсен.

Рәзил. Фото с личного архива

Дәвамы бар

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading