16+

Ач сереңне, илаһият!

Әгәр Алла булмаса, аны уйлап табарлар иде. Лев Толстой.

Ач сереңне, илаһият!

Әгәр Алла булмаса, аны уйлап табарлар иде. Лев Толстой.

Коръәндә сүзнең килеп чыгышы турындагы сүрә яки фикерләрне очратканым булмады минем. Ә менә «Әнгам» («Терлек») сүрәсе, «Тәүбә сүрәсе», «Нух» сүрәсе, хәтта «Ай» һәм «Кырмыска» («Нә­мел») сүрәләре һәм башкалар – барлыгы 114 сүрә бар...

Библия исә (Инҗил): «Иң әүвәле сүз булган...» – дип аң­лата. Бу җөмлә мине тәмам әсир итте. Чөнки ул минем, Галәмдә Сүз планетасы булган, дигән фаразыма шактый туры килә. Ә инде җөмләнең дәвамын укыгач, күңелдә күп кенә сораулар, икеләнү-шикләнүләр туды. Әйе, «Бу сүз – Алла», – диелгән иде аның дәвамы.

Мин сүзләр мириадасының эволюцион яралышын исбатларга омтылдым. Юк, минем һич кенә дә диннәргә, Аллаһыга тел-теш тидерер­гә уйлаганым булмады. Сүзгә, аның килеп чыгышына карата үз фикерем оешкан икән, минем бу хакта язып чыгарга, шәт, хакым бардыр.

Диннәрнең начары юк (тә­ре походларын искә алмаганда). Безнең Ислам дине дә, башка традицион диннәр кебек үк, элек-электән кешеләргә диндарлык рухын сеңдерә һәм якыннарга булган хөрмәтнең, әхлакның мәңгелек кыйммәтләрен ирештерә. Әлеге кыйммәтләр төрле милләтләр һәм башка халык вәкилләре белән уртак тел табарга, бер-берсен аңларга ярдәм иткән.

Үзебезнең Коръәнгә, аның сүрә һәм аятьләренә игътибар итик әле. Сез анда бер-бер начарлык яисә тәкъвадан тайпылу сүзләре табарсыз микән?.. Киресенчә, Коръәннең барлык битләре гуманизм һәм яхшылык, яктылык нурлары белән сугарылган. Ислам дине безгә, мөселман өммәтендәгеләрнең күңеленә, фәкать яхшылык орлыклары чәчәр өчен дөньяга килгән. Аерым алганда, ул безне гадел һәм шәфкатьле булыр­га, урлашмаска, көнләшмәскә, гайбәт сөйләмәскә, байлыкка табынмаска, кешеләрне һәм якыннарыңны түбәнсетмәскә, хәмер эчмәскә, күңел сафлыгына, тагын-тагын әнә шундый бик күп уңай сыйфатларга ия булырга өнди һәм чакыра. Вәгазь сөйләүче дин әһелләре безгә боларны бик тә үтемле, тәфсилле итеп аңлата.

Кыскасы, Ислам дине халкыбыз өчен элек-электән әхлак һәм тәрбия мәктәбе булган. Татар халкын, тарихта ул ничак­лы тетрәнүләр һәм һәлакәткә дучар ителмәсен, милләт буларак аны туган телебез һәм дин сак­лап калган – бу хакта һәммәбезнең күп тапкырлар ишеткәне һәм укыганы бар.

Менә шуңа күрә дә сакалбай Марксның: «Дин – халык өчен әфьюн ул», – дигән сүз­ләре белән берничек тә килешә алмыйм. Бу – хата фикер. Хәтерлим: без мәктәптә укыганда, коридорның бер почмагындагы плакатка бу җөмлә эре хәрефләр белән язып куелган иде. Без ул чакта бу сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшенерлек дәрәҗәдә түгел идек, билгеле.

Инде алдагы фикер сөрешен дәвам итсәк, «Сүзме беренче, әллә Алламы беренче булган?» дигән сорауның тууы бик табигый.

Бу уңайдан үзеннән-үзе «Тавыкмы, әллә йомыркамы беренче туган?» дигән теге яманаты чыккан сорау искә төшә. Дөньяда мәңгелек бәхәс бара, әмма... әлеге четерекле сорау­га ни галимнәрдән, ни динчеләрдән берәүнең дә җавап бирә алганы юк әле.

Аллага ышану яки ышанмау бик борынгыдан, элек-электән килә. Динчеләр катгыян (догма) рәвешендә Алла бар дип аңлата. Иллюзионистлар һәм фокусникларның, хәтта вулканнарның да серенә төшенеп була, ә менә кешелек аңында могҗиза булып яшәп килгән илаһи Алланың серенә төшенү һич мөмкин түгелдер. Чөнки дин тәгълиматы аңлатуынча, ул – кеше кыяфәтендә түгел, аны күрергә бернинди күзнең көче-колачы җитмәс, ул абсолют яшәешкә ия, шунлыктан һәрдаим бар, булачактыр...

Бабам Низаметдин авылыбыз мулласы иде. Әбием Гайшәбикә, абыстай булмаса да, дини китапларны үзендә сак­лаган һәм укыган булса кирәк. Аның болай дип әйткәннәре хәтеремдә: «Бу дөньядагы барлык нәрсәләрне Ходай Тәгалә яраткан. Ходай үзе уңда да, сулда да түгел, аста да, өстә дә түгел, ул тирә-юньгә, һәр тарафка бөртекләп, күзгә күренмәслек булып чәчелгән...»

Хәзер уйлыйм: авылда яшәп ятса да, минем әби үзенә күрә бер философ булган!

Бөек акыл ияләреннән Платон, Сократ, Әбугалисина, Ньютон, Гегель Алланың барлыгына ышанганнар – язылган-әйткән уй-фикерләре шуны раслый. Ләкин фантаст язучы Адлер Тимергалин аңлатканча, «галимнәрнең фәнни тикшеренүләре аларның иманы һәм ышануларыннан аерым яши». Ягъни аларның фәнни шөгылендә дин йогынтысы чагылмый...

Материалистлар исә Алланың барлыгын танымый. Дөньяның башы һәм ахыры юк дип, үзләренең гипотеза һәм фаразларын алга сөрәләр. Аларның үз аршины. Фән «дөньяның Алла тарафыннан яратылуын» кабул итәргә теләми. Кыскасы, ике якның ызгышларсыз, тын гына барган көрәше-тартышы бүгенгәчә дәвам итә.

Аллага ышану яки ышанмау һәркемнең үзеннән, ­шәхси карашыннан тора диярлек. Мохитнең, тәрбиянең һәм социаль-иҗтимагый фикерләр ташкынының йогынтысы да юк түгел. Совет за­манында уртакул һәм өстәгеләр җырын җыр­лаучы галимнәр, тырышып-тырышып, Тукайдан атеист ясарга керештеләр... үзгәртеп кору җилләре исә башлагач кына «бәләкәй Апуш»ның тыелган күп кенә шигырьләренә юл ачылды:

«Әй бәһале, әй кадерле,
әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның,
һәрдаим таян син Аллага!»

Шагыйрьләрнең дә төрлесе бар. Илһамланудан үзен күккә чөеп, үзенең гайрәтен күрсәтергә теләптер, «Мин» дигән шигырендә Сәгыйть Рәмиев әнә нинди дәһри юлларга хәтле «барып» җитә:

«... «Мин!» дидисәм,
Миңа зур бер көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә!»

Мәҗит Гафури үзенең бер шигырендә «Юктырсың ла, Алла!» – дип, аның барлыгын шик астына алмакчы була. Эчтәлек белән тулаем танышканнан соң аңлашыла: әдипнең канкойгыч сугышларга, тормыштагы гаделсезлекләргә кискен протест белдерүе бу...

Тагын бер гаҗәп мисал – буддачылар, гомумән, Алланы танымый икән.

Узган ел дөньякүләм танылган язучы һәм философ Чыңгыз Айтматовның Норвегиядә язылган «Таулар авышканда» («Когда падают горы») дигән өр-яңа романын укып чыккан идем. Андагы баш герой, журналист Арсен Саман үзенең бер мәкаләсендә менә ниләр яза. Мәгънәсе бозылмасын, төгәл бирелсен дип, аны оригинал телендә бирәм:

«Слово выпасает Бога на небесах, Слово доит молоко Вселенной и кормит нас тем молоком из рода в род, из века в век. И потому за пределами Слова нет ни Бога, ни Вселенной и нет в мире силы, превосходящей силу Слова, и нет в мире пламени, превосходящего жаром пламя и мощь Слова».

Мин бу сүзләрне сокланып, көнләшеп, гаҗәпләнеп һәм шатланып укыдым! Көнләшеп дигәнем – «Без бу кадәр дә колачлы, образлы, фәлсәфи тирәнлек, нәфис тел белән яза алыр идек микән?» сорауга бәйле рәвештә, билгеле. Шатланып дигәнем – биредәге төп фикер, әлеге дә баягы, минем «Галәмдә Сүз планетасы булган» дигән фаразыма тәңгәл килә диярлек. Мактану дип кабул итмәсәгез иде: әмма татар канлы өлкән әдипнең әлеге фикере (теория дияргә дә була) татар канлы оныгы фикере белән мәгънәсе ягыннан якынча туры килә икән – моңа ничек шатланмыйсың ди! Моны үзеңнең татар булуың белән ихластан горурлану дип тә аңларга кирәк.

Журналист Арсен мәка­лә­сеннән өзек, дидек. Ә дөрес­рәге, Айтматов үзенең бу персонажын өлешчә резонёр сыйфатында файдаланган. Ягъни роман авторы үз фикерләрен, әйтергә теләгән сүзләрен укучыга аның аша җиткерә... әдәбият тарихында моның мисалларын күп­ләп табарга мөмкин. Ә бу отышлы алым. Әгәр персонаж аша түгел, автор үз теле белән әйтеп-сөйләп бирсә, әлеге сүзләрнең асыл мәгъ­нәсе ничектер бүтәнчәрәк кабул ителер иде.

Минем үземә студент чак­лардан ук инде пантеистлар тәгълиматы якын. Алар өчен барча табигать – үзе Алла. Аларның принцибы буенча, «Дөньяда бар булган бөтен нәрсә – Алла үзе». Димәк, җир, Кояш, Галәм – могҗизага тиң илаһи күренеш, ә галиҗәнап Вакыт өчен – кичә, бүген, иртәгә дигән төшенчәләр юк...

Дин тәгълиматы өйрәткәнчә, әгәр Алла бөтенесен эшли ала икән, нигә ул сугыш һәм кан коюларга юл куя, кешеләргә – үзенең газиз балаларына җир тетрәүләр, су басулар, җимергеч өермәләр юллый?.. Бу сорауларга төпле җавап бирүче әүлия заты бар икән, күрсәтегез миңа ул кешене...

Язмыш, тәкъдир, ләүхелмәхфүз тактасы, дибез. Бу серле-тылсымлы тактага очрак­лы (!) хәлләр дә теркәләме? Әгәр чынлап та бар икән, ләүхелмәфхүз тактасын кирәк кадәренчә гуманистик рухта язып-үзгәртеп булмый микән? Бик текә, четерекле сораулар. Җавапларын үземнең дә табып бетергәнем юк әле.

Рашат Низами.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик эчтәлекле мәкалә! Тик менә эпиграф бик төгәл түгел, чөнки бу афоризмның авторы- Вольтер.

    Мөһим

    loading