16+

Ачык авызга вирус та һәм штраф та очып керә

Казан мэры Илсур Метшин коронавируска каршы шәһәр штабының чираттагы утырышында казанлыларны үзбикләнү режимын һәм санитар таләпләрне үтәүне дәвам итәргә чакырды. Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү челтәрләре дә санитар-эпидемия таләпләрен үтәргә бурычлы.

Ачык авызга вирус та һәм штраф та очып керә

Казан мэры Илсур Метшин коронавируска каршы шәһәр штабының чираттагы утырышында казанлыларны үзбикләнү режимын һәм санитар таләпләрне үтәүне дәвам итәргә чакырды. Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү челтәрләре дә санитар-эпидемия таләпләрен үтәргә бурычлы.

Кешегә иярмә
Башкалада транспорт хәрәкәте сизелерлек артты - бу эшчәнлеккә рөхсәт алган предприятиеләрнең күбәюе белән бәйле. Әмма үзбикләнү режимын сәбәпсез бозучы предприятиеләр һәм гражданнар да бар. Полиция хезмәткәрләре җәяүлеләрнең һәм транспорт чараларын идарә итүчеләрнең урамда йөрергә рөхсәте булу-булмавын тикшерә.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков сөйләгәнчә, узган атнада 150 мең граждан һәм 120 машина тикшерелгән, 150 машина кире борып җибәрелгән. 1 мең 237 беркетмә тутырылган. Үзбикләнү режимы барышында барлыгы 2 мең 300 беркетмә язылган, шулардан 1 мең 200е инде суд тарафыннан каралган. Үзбикләнү өлкәннәргә һәм барлык яшьләрдәге балаларга да кагыла. Атна дәвамында балигъ булмаган яшьтәге 59 үсмер туктатылган, 26 ата-ана административ җавапка тартылган. Казанга Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм чит илләрдән кайткан 272 кешенең карантинда утырулары күзәтчелектә тотыла.

- Тәүге курку узды, хәзер кайбер кешеләргә шәһәрдә күрелгән иминлек чаралары артык кырыс гамәл кебек тоела. Кешеләр өйләреннән чыга башлады. Алар моның белән үзләрен дә һәм тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куя. Без бүген тиңдәшсез чараларның шахитлары: Пасха гыйбадәтләре чиркәүләрдә дин тотучылардан башка гына узды, инде ифтарлар тарихта беренче мәртәбә дистанцион рәвештә үткәрелә. Тынычланырга иртә генә түгел, бик хәвефле дә әле, - дип искәртте мэр Илсур Метшин.

Төнге гаеп якты күренә
Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү челтәрләре дә санитар-эпидемия таләпләрен үтәргә бурычлы. Таләпне бозган оргтехника кибете җитәкчесенә Вахитов районы суды карары нигезендә 100 мең сум штраф салынган. 

Сәүдә челтәрләренең 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр эшләмәскә тиешлеге турындагы республика Хөкүмәте карары үтәлеге 23 апрельдән башлап тикшерелә. Карарны үтәмәүнең 3 очрагы ачыкланган инде. Бу таләп даруханәләргә кагылмый.

Сүзең - ялган, ә штраф - чын
- Узган атнада массакүләм мәгълүмат чараларында авыру турында дөрес булмаган эчтәлектәге хәбәр тараткан 2 очрак ачыкланды. Казанда сүз ирегеннән явызларча файдаланган 9 кеше административ җавапка тартылды, шулардан 6 кешегә 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф салынды, - дип кисәтте Валерий Саматошенков.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading