16+

Ачыктан-ачык сөйләшү: хат ташучы чәй сата...

Газетагызны вакытында китермәделәр. Хат ташучы газетаны атнага бер тапкыр гына тарата. Бездә почтальон юк, матбугатны кибеттән барып алабыз. Газетагызга язылмыйбыз, барыбер килеп җитми. Без журналистларга әлеге сүзләрне бик еш ишетергә туры килә.

Ачыктан-ачык сөйләшү: хат ташучы чәй сата...

Газетагызны вакытында китермәделәр. Хат ташучы газетаны атнага бер тапкыр гына тарата. Бездә почтальон юк, матбугатны кибеттән барып алабыз. Газетагызга язылмыйбыз, барыбер килеп җитми. Без журналистларга әлеге сүзләрне бик еш ишетергә туры килә.

Бу проблемаларның сәбәбен барыбыз да аңлый һәм белә. Әмма нишләптер шуны хәл итеп бетереп булмый. Ниһаять, алга таба бер чишелеше булыр да кебек.

Татарстан почтасы вәкилләре, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчелеге һәм газета-журналларның баш мөхәррирләре беренче тапкыр түгәрәк өстәлгә җыелып, борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Татарстан вакытлы матбугатны укучылар саны буенча Россиядә лидер төбәк булып кала бирә. “Татарстан почтасы” идарәсе җитәкчесенең урынбасары Светлана Гришина сүзләренчә, 1000 кешегә 225 матбугат туры килә. Әмма шул ук вакытта тираж кимү күзәтелә. Быелның икенче ярты елында район газеталары тиражы – 11, ә республика газеталарыныкы 6 процентка кимегән. Тиражлар гына түгел, почта бүлекләре белән хат ташучыларның саны да кимеп бара. Бүген респуликада 1 100 почта бүлеге эшли, быел гына да республикада 80 почта бүлекчәсе ябылган. Лаеш районында барысы 26 почта бүлекчәсе бар, шуларның тугызына почта хезмәткәрләре җитми. Алты меңнән артык кеше яши торган Столбищеда өч кенә кеше эшли, ә штатта биш кеше каралган. Әле биш кеше өчен дә эш күләме бик зур.

Бөтен республика буенча хат ташучыларның саны – 3,5 мең. Хезмәт хаклары күтәрелмәсә, эш күләме кимемәсә, алары да эштән китеп бармагае.

Питрәч районы Татар Казысы авылындагы хәл күбебезне шаккатырган иде. Анда газета-журналларны, хатлар, түләү кәгазьләрен чирәмлеккә алып кайтып бушаталар яки авыл советы бинасына кертеп калдыралар. Һәр кеше килеп, үзенә тиешлесен аралап ала. “ШК”га хәбәр итүләренчә, Әтнә районының Ташкичү авылында клубка китерәләр икән. Арчадан почта вәкиле атнага ике тапкыр килә, халык шул көннәрне клубка барып, газетасын да, түләү кәгазен дә аңардан алып кайтып китә. Хат ташучылары булган, ул да эштән киткән. Кемнең биш-алты мең сум хезмәт хакына эшлисе килсен инде, өстәвенә товар да сатарга кирәк. Газета салып йөртә торган букчага ярмасы да, чәе дә, консервасы да кереп утыра. Аларны сатарга кирәк, чөнки план үтисе бар. “Безнең гәҗит” баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов авылларындагы хат ташучыны мисалга китерде.
– Алты мең хезмәт хакы ала. Газета таратудан тыш, ул пенсионерларга бәясе кибеттәгедән югарырак булган товар да сата. Пенсионер, әлбәттә, үз кешесенә каршы килми, товарны сатып ала. Аннары хат ташучының иминиятләштерү планы да бар. Пенсия таратасы бар. Эше бик җаваплы, хезмәт хакы бик түбән. Әле тагын аларга Сабан туена чыгып товарлар сатарга да кушылган булган, – ди ул.   

“Сираҗи сүзе” баш мөхәррире Искәндәр Сираҗиев әйтүенчә, пенсия китергән хат ташучы, газетага яздырганчы, иң элек пенсионердан товар алуын үтенә, чөнки план үтәргә кирәк. Мең сумлык товарын саткач, нинди йөз белән тагын газетага яздырырга сорый алсын инде, тираж кимү шуның белән дә бәйле, ди ул.
Светлана Гришина, үз чиратында, чәй сатуга көндәшлек итеп карамаска өндәп, хат ташучылар чәйне сатачак, дип катгый гына җавап бирде. Хезмәт хакына да ачыклык кертте. Алты мең сум ул ярты ставкада булган өчен икән. Авылдагы эш күләменнән чыгып, хезмәткәрне тулы ставкага алып булмый, диде ул. Газетага яздыруга килгәндә, һәр газета өчен аның бәясенең 4 проценты премия буларак бирелә. Татарстан почтасы филиалы кеременең 10 проценты, акчага әйләндереп караганда, елына 568 млн сум матбугатка яздырудан керә икән. Тиражларның кимемәве өчен без үзебез дә тырышабыз һәм аңа битараф була алмыйбыз, диде спикер.

“Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова атнага дүрт тапкыр чыга торган газетаның язылучылар кулына вакытында барып җитмәвенә һәм шуның белән аның оперативлыгы югалуына борчылуын белдерде.
– Кайбер авылларда газеталар атнага бер, ә Азнакай районының Беренче Май авылында ике атнага бер генә таратыла икән. Хат ташучыларның эш режимын яңадан карап булмасмы икән? – диде ул.

Светлана Гришина 1100 почта бүлекчәсенең яртысы табыш китермәвен, хат ташучыларны эш көннәрен дүрткә арттыруның максатка ярашлы булмавын, шуңа да аның турында бөтенләй сүз бара алмавын әйтте.

“Сувар” газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова газетага язылу чорында волонтерлар җәлеп иткән. Алар бер авылдан унике кешене яздырган. Хат ташучы да эшли ала моны, әмма аның эшләргә стимулы юк, чөнки лаеклы хезмәт хакы түләнми, ди ул.

“Республика Татарстан” баш мөхәррире Александр Латышев мондый чараларны район җирлекләрендә уздырырга кирәк дигән фикердә. Матбугатка яздыру буенча, үзләренең эш тәҗрибәсе белән дә таныштырды. Чистай районында газетаның үз менеджеры бар икән. Районда “Республика Татарстан”ны ике мең кеше алдыра. Бу әлеге дә баягы менеджер тырышлыгы. Үз кешеләре аша, төрле алымнар кулланып эшли белә, диде баш мөхәррир.   

“Мәгариф” журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева да берничә фикер җиткерде.
– Почта эшендә “Озон” интернет-кибетенең эшләү системасын куллану отышлы булыр иде. Ул бик җайлы, барысы да гади. Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, яшүсемрләрне җәлеп итеп булыр иде. 14 яшьлек яшүсмерләр көненә берничә сәгать почтада эшли ала. “Самокат” кебек өйгә китереп бирә торган интернет-кибетләрнең эш формасы да кызыклы. Продуктлар гына түгел, басма матбугатны да өйгә китертеп булыр иде. Журналларның бәяләре төрле булу да аңлашылмый. Күрше киоскта бер журнал 55 сум, ә почтада шул ук журнал 130 сум тора. Шулай булгач, аны сатып алырга кеше почтага бармый да. Почтада чират проблемасын да хәл итәргә кирәк, күпләр шуның өчен дә анда йөрми, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading