16+

Адаш сыер

– Индира, кая барасың? Бас урыныңа дидем мин сиңа! – дигән тавышка бер алга, бер артка атларга мәҗбүр булдым һәм урынымда тораташ булып катып калдым. 

Адаш сыер

– Индира, кая барасың? Бас урыныңа дидем мин сиңа! – дигән тавышка бер алга, бер артка атларга мәҗбүр булдым һәм урынымда тораташ булып катып калдым. 

Күпме вакыт үткәндер, белмим, артымнан камера күтәреп барган хезмәттәшем – видеооператор Русланның кычкырып көлеп җибәрүе мине айнытып җибәрде. Артыма борылып карасам, Руслан сүзен дә сөйли алмыйча буылып-буылып көлә иде. Бераздан ферма ихатасында «миңа кычкыручы» хатын-кыз үзе дә күренде. Ул ферма мөдире Зөлфия апа булырга тиеш. Безне чыгып каршы алды. Руслан тыела алмый көлә, мин ни өчен бу фермага килгәнемне исемә төшерә алмыйча интектем. Ә колакта һаман «Индира, бас урыныңа!» дигән боерык яңгырый. Үземнең эчтән генә ачуым да килеп куйды, тапканнар инде сыерга исем, бүтән кушамат беткәнме инде? 

– Әйдәгез, керә торыгыз. Әле сыерлар яңа гына җәйләүдән кайттылар. Шуларны урыннарына кертә алмый азапланабыз, көннәре дә эссе бит аның, – дип сөйләнә-сөйләнә, тагын сыерлар куарга кереп югалды ул. 

– Нәрсә, адашың турында сюжет түгел, фильм төшерәбезме әллә? – ди бу, ярым шаяртып.
Безнең эштә төрле кызык хәлләр була, тик болай ук булганы юк иде әле. Үзем дә көн азагында мондый борылышны, әлбәттә, көтмәгән идем. Ә бит эш иртәсе шундый күңелле әңгәмә белән башланган иде. Районда сәеррәк яңгыраган кеше исемнәре турында материал әзерләп утырам. Баш мөхәррир белән дә шул темага сөйләшеп алдык. Минәйтәм, ничек инде балаңа тузга язмаган исем кушарга була? Шулай җиңелчә генә, халыкны сүгеп тә, икәү киңәшләшеп тә алдык. Сүз иярә сүз чыгып, ул да миңа исемемнең татарныкы булмавына төрттереп алды. Сер бирәсем килми.

– Ярый әле әти-әнием шундый исем сайлаган! Мин гомерем буе аларга рәхмәтлемен. Исемемне яратып, горурланып яшәдем! Матур, яңгырап тора, иң мөһиме – башкаларныкына охшамаган, сирәк исем! – дип бераз мактанып та алдым һәм исем кушылуның кыскача тарихын да сөйләп күрсәттем аңа.

Мин туган көнне Һиндстанның премьер-министры Индира Ганди Мәскәүгә килгән булган, шул хөрмәткә әти белән әни миңа аның исемен кушканнар. Гомумән, үземне белә-белгәннән бирле әтинең һинд киноларын карап, аларның җырларын мөкиббән китеп тыңлап утыруын хәтерлим. Шулай ук бәрәңге бакчасында да, урманда печән чапкан вакытта да ул калын, яңгырап торган моңлы тавышы белән һинд җырларын көйләп, җырлап йөри иде. Кыскасы, минем исемем шулай итеп беренче тапкыр авылда, бәлки районда барлыкка килде.

Менә шундый матур сөйләшү белән башланган эш көнем адаш сыер – Индираның ничә литр сөт бирүе, аның рационында ниләр булуы, нәрсә ашавы турында интервью белән тәмамланды.

Минем белән танышып, эшнең нидә икәнен сизеп алган ферма мөдире әйтерсең лә мине юатырга тели.

– Шулай инде, каян барысына да исем табып бетерәсең? Үзем кебек Зөлфия кушаматлы сыер да, хәтта Руслан дигән үгез дә бар әле бездә! – дип әйтеп салмасынмы. 

Бу юлы инде хезмәттәшем Русланнан мин көлә идем:
– Кара инде, ике серияле фильм төшерергә була икән бит...

Индира СӘЙФУЛЛИНА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading