16+

Адилә Уточкина: «Кул эшләре безгә якынрак»

Адилә Уточкина такталар ясау белән шөгыльләнә. Тормыш иптәше белән берлектә башкарыла бу эш. Такталар дигәч, төзелештәге такталар турында уйламагыз тагы. Сүз аш бүлмәсендә файдаланыла торган кечкенә такталар хакында бара. 

Адилә Уточкина: «Кул эшләре безгә якынрак»

Адилә Уточкина такталар ясау белән шөгыльләнә. Тормыш иптәше белән берлектә башкарыла бу эш. Такталар дигәч, төзелештәге такталар турында уйламагыз тагы. Сүз аш бүлмәсендә файдаланыла торган кечкенә такталар хакында бара. 

У точкиннар бу бизнес белән инде ике елга якын шөгыльләнә. Керем алыр өчен бик тырышырга кирәк, ди алар. 

– Әлегә бу безнең төп керем чыганагыбыз түгел. Әмма кул эшләре безнең өчен якынрак, кызыграк, шуңа да әлеге юнәлешне күбрәк үстерәсебез килә. Эшләнмәләребезне сатудан тыш, кешеләрне кул эшенең кыйм­мәтен аңларга, осталарны хөрмәт итәргә дә өйрәтәсебез килә, – ди Адилә. 

Үзмәшгуль булып алар дүрт ай чамасы элек теркәлгән. Үзмәшгуль булганнан соң, интернет аша гына түгел, ә кешеләр арасына чыгып, ярминкәләрдә сату мөмкинлеге дә бар, дип саный оста. 

– Интернет аша сатуга караганда, сатып алучы товарны күреп, тотып карап алса, күпкә җиңелрәк. Агачны тотып караганнан соң ук нәрсә дә булса сатып аласы килә башлый. Продукциянең кайберләрен интернеттан карап ясыйбыз, үзебез дә уйлап чыгарабыз. Ярминкәләргә чыкканда, товарны төрлеләндерергә тырышабыз, – ди Адилә. 

Санкт-Петербург, Мәскәүдә мондый такталар бик популяр. Анда бәяләр дә башкачарак. Казанда да кызыксынучылар элегрәк күп булган, хәзер андыйлар бераз кимегән. Әмма осталар, клиентларны җәлеп итәр өчен, интернетта төрле бәйгеләр уздыра, сатып алучылары белән аралашу өчен, ярминкәләргә еш йөри. Даими клиентлары да шактый. 

Бәяләргә килгәндә, кечкенә такталар 650 сумнан башлана. Бу, билгеле, материалга да бәйле. Кыйммәтлерәк материалдан эшләнгәннәренең бәясе дә югары. Уртача чек исә 1000-1500 сум. 

– Мондый такталарны дөрес итеп кулланганда (савыт-саба юу машинасына тык­масаң, юешләтмәсәң) бик озак файдаланырга була. Такталарны эшкәртү өчен махсус сыеклык ясыйбыз. Ул җитен мае һәм кәрәздән эшләнелә. Моның өчен бары югары сыйфатлы чимал гына кулланыла. Тактаны шул сыеклык белән ике-өч айга бер тапкыр сылап, эшкәртеп тору кирәк. 

Эшен үстерергә теләгән кеше, клиентларга уңайлы булсын өчен, министрга кадәр бара. Белүебезчә, үзмәшгульләр терминалдан файдалана алмый, бу – банк карточкалары белән түләп булмый дигән сүз. Шуңа да Уточкиннар әлеге мәсьәлә буенча җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткән, алар исә проблеманы уңай хәл итәргә вәгъдә биргән. 

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading